ИНДОНЕЗИЯ
Афәтләр вакытында мәсихче ярату
ҖИР ТЕТРӘҮЛӘР, цунамилар һәм янартаулар аркасында Индонезиядә яшәүчеләр еш кына зыян күрә. Андый афәтләр булганда, Йәһвә халкы зыян күргәннәргә, аеруча кардәшләребезгә, тиз арада ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 2005 елда көчле җир тетрәү аркасында Ниас утравында (Төньяк Суматра) иң зур шәһәр Гунунгситоли җир белән тигезләнгән булган. Филиал һәм Суматра утравындагы җыелышлар, шунда ук ярдәм күрсәтеп, кирәк-яраклар җибәргән. Район күзәтчесе һәм филиалның вәкиле, кардәшләрне юатып дәртләндерер өчен, бу утрауга самолет белән очып килгән булган. Йун-иман Харефа исемле өлкән болай дип сөйли: «Утраудагы кешеләрнең котлары алынды. Ләкин Аллаһы оешмасының тиз арада ярдәм күрсәткәне безне шуңа ышандырды: без ялгыз түгел».