Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt 1894-1895 б.
  • Ә1 Изге Язмалардагы хәбәр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ә1 Изге Язмалардагы хәбәр
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Б. э. к. 4026 елдан соң
  • Б. э. к. 1943 ел
  • Б. э. к. 1070 елдан соң
  • Б. э. 29 елы
  • Б. э. 33 елы
  • Б. э. як. 1914 елы
  • Киләчәктә
  • Ә1 Изге Язмалардагы хәбәр
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Бер борынгы пәйгамбәрлек сезгә ничек кагыла?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Йәһвә үз ниятен ачыклый
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
Күбрәк карарга
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Ә1 Изге Язмалардагы хәбәр

Ә1

Изге Язмалардагы хәбәр

Бастырылган версия

Йәһвә Аллаһы гадел идарәче. Аның идарә итү ысуллары — иң яхшысы. Аллаһының җиргә һәм кешелеккә карата нияте, һичшиксез, тормышка ашачак.

Гадән бакчасында Адәм белән Хаува елан янында тора

Б. э. к. 4026 елдан соң

«Елан», ягъни Шайтан, Йәһвәнең идарә итәргә хокукын һәм идарә итү юлын шик астына ала. Йәһвәнең вәгъдәсе буенча, «токым», ягъни «орлык», ахыр чиктә Шайтанны юкка чыгарачак (Яратылыш 3:1—5, 15, искәрмә). Әмма Йәһвә кешеләргә вакытлыча Шайтан тәэсире астында булып, үзләренә идарә итәргә рөхсәт итә.

Ибраһим Аллаһының вәгъдәсен тыңлап тора

Б. э. к. 1943 ел

Йәһвә Ибраһимга, вәгъдә ителгән «токым» синең токымнарыңның берсе булачак, дип әйтә (Яратылыш 22:18).

Давыт патша

Б. э. к. 1070 елдан соң

Йәһвә Давыт патшаны һәм соңрак аның улы Сөләйманны вәгъдә ителгән «токым» аларның нәселеннән киләчәгенә ышандыра (2 Ишмуил 7:12, 16; 1 Патшалар 9:3—5; Ишагыя 9:6, 7).

Гайсәнең суга чумдырылуы

Б. э. 29 елы

Йәһвә Гайсәнең вәгъдә ителгән «токым» һәм Давыт тәхетенең варисы икәнен ачыклый (Гәләтиялеләргә 3:16; Лүк 1:31—33; 3:21, 22).

Гайсәнең үлеме

Б. э. 33 елы

Гайсәне үтереп, «елан» — Шайтан — вәгъдә ителгән «токымны» берникадәр вакытка имгәтә. Йәһвә Гайсәне күктә яшәү өчен терелтеп, аның камил тормышының бәясен кабул итә. Шулай итеп бу гөнаһларның кичерелүенә нигез булып тора һәм Адәмнең бөтен токымнарына мәңге яшәү өмете бирә (Яратылыш 3:15; Рәсүлләр 2:32—36; 1 Көринтлеләргә 15:21, 22).

Елан — Шайтан — Ачылыш китабында алдан әйтелгәнчә, җиргә бәреп төшерелә

Б. э. як. 1914 елы

Гайсә еланны — Шайтанны кыска вакытка җиргә бәреп төшерә (Ачылыш 12:7—9, 12).

Ачылыш китабында алдан әйтелгәнчә, Гайсә күктәге тәхәттә утырып, җир өстеннән идарә итә

Киләчәктә

Гайсә Шайтанны 1 000 елга «упкынга» ташлаячак, ә аннары, образлы итеп әйткәндә, аның башын ярып юк итәчәк. Йәһвәнең җиргә һәм кешелеккә карата башлангыч нияте тормышка ашачак, исеме хурлыктан сафландырылачак һәм идарәсенең иң яхшы икәнлеге исбат ителәчәк (Ачылыш 20:1—3, 10; 21:3, 4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу