МАТТАЙ
Аңлатмалар. 1 нче бүлек
Маттай: «Маттай» дип тәрҗемә ителгән грек исеме, күрәсең, «Маттафия» (1Ел 15:18) дигән еврей исеменең кыска формасы; аның мәгънәсе «Йәһвә бүләге».
Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр үзләрен үз хәбәрләренең язучысы дип күрсәтмәгән, һәм андый исемнәрнең төп нөсхәдә булмаганы ап-ачык. Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең кайбер кулъязмаларында Эуанге́лион ката́ Маттаи́он («Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр [яки «Инҗил»]») дигән исем очрый, ә башкаларында Ката́ Маттаи́он («Маттай бәян иткән») дигән кыска исем кулланыла. Андый исемнәрнең кайчан өстәлгәнен я кайчан куллана башлаганнарын төгәл әйтеп булмый. Кайберәүләр уйлаганча, бу б. э. икенче гасырында булган, чөнки озын исем кулланылган Яхшы хәбәр кулъязмалары икенче гасырның азагына я өченче гасырның башына карый. Өстәвенә, Марк китабы «Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы турындагы яхшы хәбәрнең башы» дигән сүзләр белән башлана. Кайбер галимнәр әйтүенчә, шушы сүзләр, бәлки, бу хәбәрләрне сурәтләр өчен, ни өчен «инҗил» (сүзгә-сүз «яхшы хәбәр») дигән төшенчә кулланылганына сәбәп булгандыр. Андый исемнәрне язучының исеме белән бергә, бәлки, гамәли сәбәпләр аркасында куллана башлаганнардыр. Шулай итеп китапларны төгәл билгеләп булган.
Ибраһим улы: Яһүдләрне күздә тотып, Маттай Гайсәнең шәҗәрәсен Ибраһимнан башлый һәм Гайсәнең Аллаһы Ибраһимга вәгъдә иткән хокуклы токым, ягъни варис, икәнен ассызыклый. Шул токым аша җирдәге барлык халыклар фатиха ала ала.
улы: Бу шәҗәрәдә «угыл» угылны, оныкны һәм токымны күрсәтергә мөмкин.
Давыт токымыннан: Гайсәнең Патшалык килешүе буенча варис икәнен күрсәтә, ә бу килешү Давыт белән төзелгән һәм аны Давыт токымыннан берәрсе үтәргә тиеш булган (2Иш 7:11—16; Зб 89:3, 4).
Гайсә Мәсихнең тормышы: Маттай шәҗәрәне Давыт улы Сөләйман аша, Лүк исә Давыт улы Натан аша китерә (Мт 1:6, 7; Лк 3:31). Маттай Гайсәнең, аның законлы әтисе Йосыфның шәҗәрәсен китереп, Давыт тәхетенә, Сөләйман токымы буларак, утырырга хакын раслый. Лүк, күрәсең, Мәрьям шәҗәрәсен китереп, Гайсәнең тумышы белән Давытның токымы булганын исбатлый.
Мәсихнең: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.
тормышы турында китап: Маттайның бу сүзләрен, грекча Би́блос гене́сеос (ге́несис сүзенең бер формасы), шулай ук «тарихи хәбәр» яки «язма шәҗәрә» дип тәрҗемә итеп була. Грек сүзе ге́несис сүзгә-сүз «чыгыш; туу; барлыкка килү» дигәнне аңлата. Ул Септуагинтада толедо́т дигән еврей төшенчәсен белдерер өчен кулланыла. Ул шул ук мәгънәгә ия һәм гадәттә Яратылыш китабында «хәбәр» дип тәрҗемә ителә (Яр 2:4; 5:1; 6:9; 10:1; 11:10, 27; 25:12, 19; 36:1, 9; 37:2).
атасы: -ның/-нең атасы (сүзгә-сүз «тудыру») дигән сүзтезмәдә «ата» атага, бабайга я ераграк ата-бабага күрсәтергә мөмкин (Мт 1:8, 11).
Тамардан: Маттай Мәсихнең шәҗәрәсенә керткән биш хатынның беренчесе. Калган дүртесе: Рәхәб һәм Рут, икесе дә исраилле булмаган хатыннар (5 нче шиг.); Битсәбия, «Ури хатыны» (6 нчы шиг.); һәм Мәрьям (16 нчы шиг.). Бу хатыннарның һәрберсе ниндидер гаҗәеп нәрсә эшләгән һәм Гайсәнең нәсел җебенә кергән. Күрәсең, шуңа күрә алар гадәттә ир-атлардан гына торган шәҗәрәгә кертелгән булган.
Давыт патшаның: Бу шәҗәрәдә берничә патша искә алынган булса да, Давыт кына «патша» дип атала. Исраилнең патшалар нәселе «Давыт йорты» дип аталган (1Пат 12:19, 20). Гайсәне 1 нче шигырьдә «Давыт токымы» дип атап, Маттай Патшалык темасына басым ясый һәм Гайсәне Давыт белән төзелгән килешүдә вәгъдә ителгән патшалыкның варисы итеп күрсәтә (2Иш 7:11—16).
Ури хатыныннан: Ягъни Битсәбия, хитле Уриның хатыны; Ури — Давытның чит ил сугышчыларының берсе (2Иш 11:3; 23:8, 39).
Яһурам Узиянең атасы: «Ата» монда, язма шәҗәрәдә еш кына кулланылганча, ата-бабаны күрсәтә. 1Ел 3:11, 12 дән күренгәнчә, Давытның нәсел җебеннән өч явыз патша (Әһәзия, Йәһуәш һәм Амазия) алып куелган. Алар Яһурам һәм Узия (Азария дип тә атала) арасында булырга тиеш булган.
атасы: Монда «бабай» мәгънәсендә кулланыла, чөнки Йошия чынлыкта Йәһуәкимнең атасы булган, ә Йәһуәким Йәкуниянең (Йәһуәкин һәм Кәниях дип тә атала) атасы булган (2Пат 24:6; 1Ел 3:15—17; Әс 2:6; Ир 22:24).
Шилтиил Зәрубабылның атасы: Күп очракларда Зәрубабылның атасы дип Шилтиил атала (Ез 3:2, 8; 5:2; Нк 12:1; Һг 1:1, 12, 14; 2:2, 23; Лк 3:27), әмма бер тапкыр аның атасы Шилтиилның бертуганы Фидай булган диелә (1Ел 3:19). Зәрубабыл, күрәсең, Фидайның улы булган, ләкин, мөгаен, закон буенча, ул Шилтиилның улы булып саналган. (Лк 3:27 гә аңлатмаларны кара.)
Йосыфның: Маттай хәбәрендә Йосыфның Гайсәгә карата бәйләнеше сурәтләнгәндә «-нең атасы» (Мт 1:2 гә аңлатманы кара.) дигән сүзтезмә кулланылмый. Анда нибары Йосыф Мәрьям ире булган, ә Мәрьямнән... Гайсә туды диелә. Шулай итеп Маттай китергән шәҗәрә шуны ассызыклый: Гайсә — Йосыфның турындан-туры улы булмаса да, аның үги улы һәм шуңа күрә Давытның хокуклы варисы. Лүк китергән шәҗәрә исә Гайсәнең үз анасы Мәрьям аша Давытның варисы икәненә басым ясый.
Мәсих: Мт 1:1 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.
ярәшелгән: Яһүдләр өчен «ярәшелгән» булу җитди нәрсә булган. Ярәшелгән пар инде никахлашкан дип саналган, әмма бергә ир һәм хатын буларак алар туй йолалары үтәлгәч кенә яши башлаган.
рухтан: Пне́ума дигән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында беренче мәртәбә монда очрый. Ул Аллаһының эш итүче көчен күрсәтә. (Сүзлекне кара.)
ире... аерылышырга: Ярәшелгән кешеләр никахлашкан булып саналганга, Йосыф тиешенчә Мәрьямнең ире, ә Мәрьям Йосыфның хатыны дип аталган (Мт 1:20). Ярәшүне бозар өчен аерылышу кирәк булган.
Йәһвә: Мәсихче Грек Язмаларының төп текстында Аллаһының исеме «Йәһвә» 237 тапкыр очрый. Бу шигырь андый очракларның беренчесе. (Б кушымт. кара.)
Йәһвә фәрештәсе: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның беренче кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да язылган; ул Израильдә Нахаль Хеверда табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. (Б кушымт. кара.) Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьдәге «Йәһвә фәрештәсе» сүзтезмәсендә Аллаһы исеме сакланган. (А5 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 1:20 кара.)
Давыт улы: Йосыфны үзе әйтәчәк хәбәргә әзерләр өчен, фәрештә аны «Давыт улы» дип атаган һәм шулай итеп аңа Давыт белән төзелгән килешүдәге вәгъдәне исенә төшергән. (Мт 1:1, 6 га аңлатмаларны кара.)
Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга: Яһүдләрнең йоласы буенча, берәр пар ярәшелсә, алар никахлашкан булып саналган. Ир үз кәләшен өенә яшәргә алып кайткач, туй йолалары үтәлеп беткән. Бу вакыйга гадәттә билгеләнгән бер көнне үткән һәм бәйрәм ителгән. Шулай итеп бу ир кеше халык алдында бу хатынны үзенең тормыш иптәше итеп алганын игълан иткән. Шунда бөтен кеше моның турында белгән, яңа никахны таныган, никах теркәлгән һәм гамәлгә кергән. (Яр 24:67; Мт 1:18, 19 га аңлатмаларны кара.)
карынындагы бала: Сүзгә-сүз «тудыру». Шул ук грек сүзе 16 нчы шигырьдә «туды» дип тәрҗемә ителә; аның төп юнәлеш формасы 2—16 нчы шигырьләрдә «-ның/-нең атасы» дип тәрҗемә ителә. (Мт 1:2 гә аңлатманы кара.)
Гайсә: Еврей телендә Йошуа, Йехошуа исеменең кыска формасы. Мәгънәсе «Йәһвә — Коткаручы».
Йәһвәнең: Шунда ук 23 нче шигырьдә китерелгән өзек Иш 7:14 тән алынган; анда Йәһвә үзе бу билгене бирә диелә. (Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 1:22 кара.) Бу Маттайның Еврей Язмаларыннан китергән беренче өзеге.
Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен: Бу һәм охшаш сүзтезмәләр Маттайның Яхшы хәбәрендә күп мәртәбә очрый. Алар, күрәсең, яһүдләрнең игътибарын Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих буларак роленә юнәлтә (Мт 2:15, 23; 4:14; 8:17; 12:17; 13:35; 21:4; 26:56; 27:9).
Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.
Гыйффәтле кыз: Маттай монда Септуагинтадан Иш 7:14 не китерә; анда алма́ дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен, «җенси мөнәсәбәтләргә бер дә кермәгән кеше» дигән мәгънә йөрткән парте́нос сүзе кулланыла. Алма́ сүзе исә киңрәк мәгънәгә ия һәм «гыйффәтле кыз» я «яшь хатын» дигәнне аңлатырга мөмкин. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Маттай Гайсәнең әнисенә карата «гыйффәтле кыз» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллана.
Иммануил: Иш 7:14; 8:8, 10 да очраган еврей исеме. Иммануил — Мәсихне таныта торган пәйгамбәрлек исем-титулларның берсе.
Йәһвә: Мт 1:20 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 1:24 кара.
белән якынлык кылмады: Сүзгә-сүз «белмәде». Изге Язмаларда кулланылган грек телендә «белергә» дигән фигыль җенси мөнәсәбәтләрне белдерер өчен эвфемизм буларак кулланылырга мөмкин. Шуны ук «белергә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе турында да әйтеп була; ул Яр 4:1, 1Иш 1:19 да һәм башка шигырьләрдә «белән якынлык кылды» дип тәрҗемә ителгән.