МАТТАЙ
Аңлатмалар. 3 нче бүлек
Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». Күрәсең, кушамат итеп кулланыла һәм Яхъяның башкаларны суга чумдырганын күрсәтә. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий «кушаматы Чумдыручы булган Яхъя» турында язган.
Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды».
Яһүдия чүленә: Яһүд тауларының гадәттә кеше яшәми торган буш көнчыгыш битләре. Алар якынча 1 200 м биеклектән Үрдүн елгасының һәм Үле диңгезнең көнбатыш яр ягына таба сузылып төшә. Яхъя үз хезмәтен бу өлкәнең Үле диңгезнең төньягында урнашкан бер өлешендә башлаган.
вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.
Тәүбә итегез: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «элекке фикердән кайту» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу фикер йөртүне, карашны я ниятне үзгәртү дигәнне аңлата. Бу контекстта «тәүбә итегез» дигән сүзтезмә шуны күрсәтә: кеше Аллаһыга яраклы һәм аның белән мөнәсәбәтләргә ия булыр өчен үзгәрешләр ясарга тиеш. (Мт 3:8, 11 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Тәүбә итү» кара.)
күкләр Патшалыгы: Бу сүзтезмә якынча 30 тапкыр һәм Маттайның Яхшы хәбәрендә генә очрый. Марк белән Лүкнең Яхшы хәбәрләрендә «Аллаһы Патшалыгы» дигән параллель сүзтезмә кулланыла. Бу «Аллаһы Патшалыгының» рухи күкләрдә урнашканын һәм шуннан идарә иткәнен күрсәтә (Мт 21:43; Мк 1:15; Лк 4:43; Дн 2:44; 2Тм 4:18).
Патшалыгы: Басиле́йа дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул берәр патша идарә иткән хөкүмәтне, шулай ук патша идарәсендәге территорияне һәм кешеләрне белдерә. Мәсихче Грек Язмаларында бу грек сүзе 162 мәртәбә очрый. Аларның 55 ен Маттайның Яхшы хәбәрендә табып була һәм аларның күбесе Аллаһының күктәге идарәсен күрсәтә. Маттай бу сүзне шулкадәр еш куллана ки, аның Яхшы хәбәрен Патшалык турындагы Яхшы хәбәр дип атап була. (Сүзлектән «Аллаһы Патшалыгы» кара.)
якынлашты: Монда бу сүз күктәге Патшалыкның киләчәк Хакиме менә-менә килергә тиеш мәгънәсендә кулланылган.
Йәһвә: Иш 40:3 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.) Маттай бу пәйгамбәрлекне Чумдыручы Яхъяның Гайсәгә юл әзерләр өчен башкарган эшенә карата куллана. Яхъяның Яхшы хәбәрендә Чумдыручы Яхъя бу пәйгамбәрлекне үзенә куллана (Ях 1:23).
Аның юлларын тигезләгез: Бәлки, борынгы патшаларның йоласына күрсәтәдер. Бу йола буенча, патша арбасы алдыннан аның кешеләре юл әзерләргә тиеш булган: зур ташларны алып куйган һәм хәтта юл салган, шулай ук калкулыкларны тигезләгән.
дөя йоныннан кием киеп: Яхъяның дөя йоныннан тукылган киеме һәм күн каешы Ильяс пәйгамбәрнең киемен хәтерләткән (2Пат 1:8; Ях 1:21).
саранча: Аксымга бай бу бөҗәкләр, Канун буенча, ашар өчен чиста булып саналган (Лв 11:21, 22).
кыр балы: Ягъни кешеләр тоткан умарталардан түгел, ә чүлдә табылган умарталардан бал. Чүлдә яшәгән кешеләр өчен саранча белән кыр балы ашау гадәти булган.
үз гөнаһларын ачык таныдылар: Бу Канун килешүенә каршы кылган гөнаһларын халык алдында таныган я ачык итеп икърар иткән кешеләргә кагыла.
суга чумдырып алды: Яки «суга чумдырды; суга батырып алды». (Мт 3:11 гә аңлатманы кара.)
фарисейларның: Сүзлекне кара.
саддукейларның: Сүзлекне кара.
Агулы елан токымы: Аларның явызлыгы аркасында һәм алар тиз ышанучан кешеләргә китергән җитди рухи зыян агу кебек булганга, алар шулай аталган.
Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр [«җимеш», иск.]: Яхъяны тыңлаган кешеләрнең фикер йөртүе я карашының үзгәрүен күрсәтүче дәлилләр һәм эшләрне аңлата (Лк 3:8; Рс 26:20; Мт 3:2, 11 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Тәүбә итү» кара.)
тәүбә иткәнгә: Сүзгә-сүз «элекке фикердән кайтканга». (Мт 3:2, 8 гә аңлатмаларны һәм сүзлекне кара.)
сезне суга чумдырам: Грек сүзе бапти́зо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалардагы башка өзекләр күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Бер очракта Яхъя Үрдүн үзәнендәге бер урында Сәлим янында суга чумдырылу үткәргән, «чөнки анда зур сулык бар иде» (Ях 3:23). Филип хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар икесе дә суга кергәннәр (Рс 8:38). Шул ук грек сүзе Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә.
көчлерәк: «Күбрәк хакимлеккә» ия булуны күрсәтә.
аяк киемен: Башка кешенең аяк киемен салдыру я башка кешенең аяк киеменең каешын чишү түбән эш дип саналган (Мк 1:7; Лк 3:16; Ях 1:27); аны гадәттә берәр кол башкарган.
изге рухка һәм утка чумдырыр: Изге рух белән майлауны һәм утта юк итүне аңлата. Изге рухка чумдыру б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә башланган. Утка чумдыру б. э. 70 елында булган; ул вакытта Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергән һәм аның гыйбадәтханәсен яндырган.
җилгәргечен: Күрәсең, агачтан ясалган. Ул сугылган ашлыкның саламын һәм кибәген җилгә җилгәрү өчен кулланылган.
кибәкне: Ашлык орлыгын, мәсәлән, арпа һәм бодайны, саклый торган юка кабык. Кибәкне, гадәттә, ашлык өемнәре яңадан чүпләнмәсен өчен, җыеп яндырганнар. Яхъя җилгәрү ысулын Мәсихнең символик бодайны кибәктән аерачагын сурәтләр өчен куллана.
сүнмәс утта: Яһүдләр дөньясы төзелешенең тулысынча юк ителергә тиеш булганын күрсәтә.
Аллаһы теләгәннең барысын: Гайсәнең суга чумдырылуы аның үз гөнаһларыннан тәүбә итүен күрсәтмәгән, чөнки ул гөнаһсыз булган һәм Аллаһының гадел кануннарын кимчелексез үтәгән; аның суга чумдырылуы аның багышлануын да күрсәтмәгән, чөнки ул инде багышланган халыктан булган. Гайсәнең суга чумдырылуы аның үзен Атасының гадел ихтыярын үтәргә тәкъдим итүен күрсәткән. Аллаһының ихтыяры исә шуннан гыйбарәт булган: Гайсә үзенең Мәсих буларак ролен үтәргә, шул исәптән үз гомерен йолым итеп бирергә тиеш булган. Гайсә үзе турында Зб 40:7, 8 дә язылган һәм Ев 10:5—9 да аңлатылган пәйгамбәрлек буенча эш иткән.
күкләр: Физик күкләрне, ягъни күк йөзен, я рухи күкләрне аңлатырга мөмкин.
күкләр ачылды: Аллаһы, күрәсең, Гайсәгә күктәге нәрсәләр турында белергә һәм аларны аңларга мөмкинлек биргән. Һәм шул исәптән Гайсә үзенең күктәге, җиргә килгәнчегә кадәрге тормышын исенә төшергәндер.
күгәрчен рәвешендә: Күгәрченнәрне изге хезмәттә дә кулланганнар, һәм алар символик мәгънә дә белдергән. Аларны корбаннар итеп китергәннәр (Мк 11:15; Ях 2:14—16). Алар мәкерсезлек һәм сафлык символы булган (Мт 10:16). Нух көймәдән очырып җибәргән күгәрчен кире әйләнеп кайтып, томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын китергән. Бу туфан суларының кимегәнен (Яр 8:11) һәм ял итү, тынычлык вакыты якын икәнен күрсәткән (Яр 5:29). Шуңа күрә, Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә күгәрченне, бәлки, аның Мәсих буларак роленә игътибар итәр өчен куллангандыр. Мәсих, Аллаһының саф һәм гөнаһсыз Улы, үз гомерен кешелек өчен корбан итәргә һәм үзенең Патша булып идарә итүе вакытында булачак ял итү һәм тынычлык чоры өчен нигез салырга тиеш булган. Аллаһы рухы, ягъни эш итүче көче, Гайсәгә, ул суга чумдырылганда, төшкәндә, бәлки, пырылдап очып үз оясына якынлашкан күгәрченгә охшаш булгандыр.
күкләрдән... тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — беренчесе. (Мт 17:5; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
Бу минем... Улым: Рухи зат булганда, Гайсә Аллаһының Улы булган (Ях 3:16). Кеше булып туганнан бирле, Гайсә, нәкъ Адәм камил булгандагы кебек, «Аллаһының улы» булган (Лк 1:35; 3:38). Әмма монда Аллаһының сүзләре Гайсәнең кем булуын күрсәтүдән күбрәкне аңлата кебек. Беррәттән изге рух та иңгәнгә, Аллаһы бу сүзләре белән, күрәсең, шуны күрсәткән: Гайсә исемле кеше аның рух белән тудырылган Улы булган, ягъни ул күктәге тормышка кайтырга өмет белән яңадан туган, һәм Аллаһының билгеләнгән Патшасы һәм Баш рухание булыр өчен изге рух белән майланган. (Ях 3:3—6; 6:51; шулай ук Лк 1:31—33; Ев 2:17; 5:1, 4—10; 7:1—3 белән чагыштыр.)
мин аны хуплыйм: Яки «мин аннан канәгать; ул миңа рәхәтлек китерә». Шул ук сүзтезмә Мт 12:18 дә кулланыла; анда вәгъдә ителгән Мәсих турында сүз барган Иш 42:1 дән өземтә китерелә. Изге рухның иңүе һәм Аллаһының үз Улы турындагы сүзләре Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих итеп ап-ачык күрсәткән. (Мт 12:18 гә аңлатманы кара.)