МАТТАЙ
Аңлатмалар. 4 нче бүлек
рух... алып барды: Яки «эш итүче көч... алып барды». Пне́ума дигән грек сүзе монда Аллаһының рухын аңлата. Бу рух, кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндереп, этәргеч көч булып эш итә ала. (Сүзлектән «Рух» кара.)
Иблис: Диа́болос дигән грек сүзеннән барлыкка килгән, мәгънәсе «яла ягучы» (Ях 6:70; 2Тм 3:3). Бу сүзнең фигыль формасы диаба́лло «гаепләргә; гаеп ташларга» дигәнне аңлата һәм Лк 16:1 дә «дип җиткергәннәр» дип тәрҗемә ителгән.
Язылган: Гайсә, Иблиснең вәсвәсәләренә җавап итеп, Еврей Язмаларыннан өзекләр китергәндә, бу сүзне өч мәртәбә кулланган (Мт 4:7, 10).
Йәһвә: Кн 8:3 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
изге шәһәргә: Иерусалимны белдерә; ул еш изге дип аталган, чөнки анда Йәһвәнең гыйбадәтханәсе урнашкан булган (Нк 11:1; Иш 52:1).
гыйбадәтханә стенасының өстенә: Яки «гыйбадәтханәнең иң югары ноктасына». Сүзгә-сүз «гыйбадәтханә канатына». «Гыйбадәтханә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе гыйбадәтханәнең изге урынын я гыйбадәтханәнең бар биналарын белдерергә мөмкин. Шуңа күрә бу сүзтезмә гыйбадәтханәнең бар биналарын уратып алган стенаның өске өлешен аңлата алган.
Йәһвә: Кн 6:16 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
дөньяның: Грек сүзе ко́смос; монда бозык кешеләр дөньясын аңлата.
патшалыкларын: Гомумән кеше хөкүмәтләрен белдерә.
күрсәтеп: Җеннәр хакиме, күрәсең, Гайсәгә чынбарлык булып тоелган күренеш күрсәткән.
бер табынсаң: «Табынырга» дип тәрҗемә итеп булган грек фигыле монда аорист заманында тора һәм бик тиз эшләнә торган бер гамәлне аңлата. «Бер табынсаң» дигән сүзләр шуны күрсәтә: Иблис Гайсәдән үзенә даими һәм дәвамлы табынуын сорамаган; ул бер генә «табынуын» сораган.
Шайтан: Сата́н дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән; мәгънәсе «каршы килүче; дошман».
Йәһвә: Кн 6:13 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
һәм аңа гына изге хезмәт башкар: Яки «аңа гына хезмәт ит». Латре́уо дигән грек фигыленең төп мәгънәсе хезмәт итү, әмма Мәсихче Грек Язмаларында ул Аллаһыга хезмәт итү яки гыйбадәт кылуга карата кулланылганга, аны тиешенчә «изге хезмәт башкарырга; хезмәт итәргә; гыйбадәт кылырга» дип тәрҗемә итеп була (Лк 1:74; 2:37; 4:8; Рс 7:7; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3). Гайсә өземтә итеп китергән Кн 6:13 тә «хезмәт ит» дип еврей сүзе ава́д тәрҗемә ителгән. Ул да «хезмәт итәргә» дигәнне аңлата, әмма шулай ук «гыйбадәт кылырга» дип тә бирелергә мөмкин (Чг 3:12, иск.; 2Иш 15:8, иск.). Гайсә Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булырга тәвәккәл булган.
ишеткәч: 11 нче шигырьдәге һәм бу шигырьдәге вакыйгаларны якынча бер ел аерып тора, һәм шул арада Ях 1:29—4:3 тәге вакыйгалар булган. Яхъяның хәбәрендә тагын бер нечкәлек өстәлә: Гайсә, Яһүдиядән Гәлиләягә барганда, Самария аша үткән; анда ул Сихар тирәсендәге бер кое янында самарияле бер хатынны очраткан. (Ях 4:4—43; А7 кушымт., «Гайсә хезмәтенең башы» дигән таблицаны һәм 2 нче картаны кара).
Зәбулун белән Нәфтәли җирләрендәге: Исраилнең төньяк чик өлкәсендә Гәлиләя диңгезенең көнбатыш һәм төньяк якларындагы өлкәләр һәм шул исәптән Гәлиләя өлкәсе (Йш 19:10—16, 32—39). Нәфтәли җиренең чиге Гәлиләя диңгезенең бөтен көнбатыш яры булган.
Кәпернаумга: «Наһум авылы» я «Юаныч авылы» дигән мәгънә йөрткән еврей исеменнән барлыкка килгән (Нм 1:1, иск.). Гайсә җирдә хезмәт иткәндә әһәмияте зур булган шәһәр; ул Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнбатыш ярында урнашкан булган һәм Мт 9:1 дә Гайсәнең «үз шәһәре» дип аталган.
Ишагыя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен: Мт 1:22 гә аңлатманы кара.
Диңгезгә алып баручы юлдагы: Күрәсең, Гәлиләя диңгезе буйлап сузылган һәм Урта диңгезгә алып барган борынгы бер юл.
Үрдүн аръягындагы: Бу контекстта, мөгаен, Үрдүн елгасының көнбатыш ягын аңлата.
башка халыклар Гәлиләясе: Гәлиләя Исраил һәм күрше халыклар арасында чик булып торган. Шуңа күрә Ишагыя, бәлки, бу төшенчәне куллангандыр да. Гәлиләянең урнашкан җире һәм аның аркылы үткән юллар аркасында бу халыклар белән бәйләнеш үсә барган, һәм шунлыктан яһүд булмаган кешеләр җиңел генә анда урнаша алган. Беренче гасырда инде анда күп кенә яһүд булмаган кешеләр яшәгән һәм бу төшенчә хәтта күбрәк тә туры килгән.
бөек яктылык: Ишагыянең Мәсих турындагы пәйгамбәрлеген үтәп, Гайсә үзенең күп кенә хезмәтен Гәлиләядә, Зәбулун белән Нәфтәли җирләрендә башкарган (Мт 4:13, 15). Андагы кешеләр турында алар рухи караңгылыкта яши дип уйлаганнар, һәм аларны хәтта үзләренең Яһүдиядәге милләттәшләре дә нәфрәт иткән (Ях 7:52). Һәм аларга Гайсә рухи аң-белем китергән.
үлем шәүләсендә: Күрәсең, бу төшенчә мондый фикерне аңлата: үлем, кешеләргә якынлашканда, образлы әйткәндә алар өстенә үз шәүләсен төшерә. Әмма Гайсә рухи аң-белем алып килгән; ул белем шул шәүләне юкка чыгарып, кешеләрне үлемнән коткара алган.
күкләр Патшалыгы якынлашты: Яңа дөнья хөкүмәте турындагы бу хәбәрне Гайсә вәгазьләгән (Мт 10:7; Мк 1:15). Чумдыручы Яхъя шундый ук хәбәрне Гайсәнең суга чумдырылуына якынча алты ай калганда игълан итә башлаган (Мт 3:1, 2); әмма Гайсә Патшалык «якынлашты» диеп, моңа өстәмә мәгънә кертә алган, чөнки ул билгеләнгән Патша буларак анда булган. Гайсә үлгәннән соң аның шәкертләре Патшалык «якынлашты» я якын дип игълан итмәгән; моның турында беркайда да язылмаган.
вәгазьли: Ягъни халык алдында игълан итү. (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)
Гәлиләя диңгезе: Төньяк Исраилдә төче сулы бер күл. («Диңгез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «күл» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.) Аны Киннерет диңгезе (Сн 34:11), Генисарет күле (Лк 5:1) һәм Тиберия диңгезе (Ях 6:1) дип тә атаганнар. Ул диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк урнашкан. Аның төньяктан көньякка сузылган озынлыгы 21 км, киңлеге 12 км, ә иң тирән урыны якынча 48 м. (А7 кушымт., 3Ә картаны, «Гәлиләя диңгезе тирәсендә кылган эшләре» исемлеген кара.)
ятьмә салучы: Оста балыкчы суда торып я кечкенә көймәдән түгәрәк ятьмәне су өстенә җәелеп төшәрлек итеп ыргыта алган. Диаметры, бәлки, 6—8 м булган бу ятьмәгә периметры буйлап йөкләр беркетелгәнгә, ул батып балыкны эләктергән.
Шимун (аны Петер дип тә атыйлар): Аның үз исеме Шимун булган; Петер (Пе́трос) — Кифас (Кефа́с) дигән семит исеменең грек формасы. Бу исемне аңа Гайсә биргән (Мк 3:16; Ях 1:42; Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)
балыкчылар: Балык тоту Гәлиләядә гадәти һөнәр булган. Петер һәм аның энесе Әндри икәү генә түгел, ә, күрәсең, Зебеди уллары Ягъкуб һәм Яхъя белән бергә балык тоту эше белән шөгыльләнгән (Мк 1:16—21; Лк 5:7, 10).
кеше тотучылар: Шимун белән Әндринең балык тотучы буларак һөнәре белән бәйле сүз уйнату. Бу аларның Патшалык өчен «кешеләр тотучы» булачагын күрсәткән (Лк 5:10). Шулай ук бу шуны да аңлаткан: шәкертләр әзерләү, балык тоту кебек, тырышлык һәм ныклык таләп иткән авыр эш булачак, һәм кайвакыт бу эшнең уңышы әз булачак.
аңа ияреп киттеләр: Петер белән Әндри инде алты айдан күбрәк, әмма бер елдан азрак вакыт дәвамында Гайсәнең шәкертләре булган (Ях 1:35—42). Хәзер Гайсә аларны үз һөнәрләрен ташлап, үзенә даими иярергә чакыра (Лк 5:1—11; Мт 4:22 гә аңлатманы кара.)
абыйлы-энеле Ягъкуб белән Яхъяны: Ягъкуб һәрвакыт үзенең энесе Яхъя белән бергә һәм күпчелек очракта беренче булып искә алына. Бу, бәлки, аның Яхъядан олырак булганын күрсәтәдер (Мт 4:21; 10:2; 17:1; Мк 1:29; 3:17; 5:37; 9:2; 10:35, 41; 13:3; 14:33; Лк 5:10; 6:14; 8:51; 9:28, 54; Рс 1:13).
Зебеди: Күрәсең, Гайсәнең әнисе Мәрьямнең бертуган кыз-кардәше Салумиянең ире, Гайсәнең абыйсы. Алай икән, Ягъкуб белән Яхъя аның якын туганнары булган. (Мк 15:40 ка аңлатманы кара.)
алар шундук... калдырып: «Шундук» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе еутео́с ике мәртәбә: монда һәм 20 нче шигырьдә очрый. Петер белән Әндри кебек, Ягъкуб һәм Яхъя да шунда ук Гайсәнең үзенә даими иярергә чакыруын кабул иткән.
бөтен Гәлиләя буйлап китте: Бу Гайсәнең Гәлиләядә башкарган беренче вәгазьләү сәяхәтенең башланганын билгели. Ул аны күптән түгел генә сайлаган дүрт шәкерте: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән башкарган. (Мт 4:18—22; А7 кушымт. кара.)
синагогаларында: Сүзлектән «Синагога» кара.
өйрәтеп... вәгазьләде: Өйрәтү вәгазьләүдән аерылып тора, чөнки өйрәтүче игълан итүдән күбрәкне эшли; ул үгет-нәсыйхәт бирә, аңлата, ышанычлы дәлилләр китерә һәм инандыра. (Мт 3:1; 28:20 гә аңлатмаларны кара.)
яхшы хәбәрне: Бу эуанге́лион дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул татар телендәге кайбер Изге Язмаларда «инҗил» дип тәрҗемә ителгән. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).
Сурия: Ягъни Рим провинциясе Сурия, Гәлиләянең төньягындагы бер мәҗүси өлкә; ул Дәмәшекъ белән Урта диңгез арасында урнашкан булган.
эпилептикларны: Сүзгә-сүз «лунатик булу» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе. (Кайбер искерәк тәрҗемәләрдә «лунатик» дигән сүз кулланыла.) Хорафатчыл уйдырмалар буенча, бу чир билгеле бер ай фазаларына бәйле булган. Әмма Маттай моны күздә тотмаган, ул бу сүзне медик төшенчә итеп кулланган. Маттай, Марк һәм Лүк сурәтләгән чир билгеләре эпилепсиянекенә туры килә.
Декаполистан: Сүзлекне һәм Ә10 кушымт. кара.
Үрдүн аръягыннан: Бу контекстта, күрәсең, Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы өлкә; ул шулай ук Перея дип тә билгеле булган (пе́ран дигән грек сүзеннән барлыкка килгән, мәгънәсе «икенче як, аръягында»).