МАТТАЙ
Аңлатмалар. 11 нче бүлек
өйрәтер... һәм вәгазьләр: Мт 4:23 кә аңлатманы кара.
башка шәһәрләрдә: Күрәсең, шул өлкәдәге (Гәлиләя) яһүди шәһәрләр күздә тотыла.
Мәсихнең: Мәгънәсе «майланган зат». Монда «Мәсих» титулы алдында грек телендә билгелелек артикле тора. Шулай итеп Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булганы, махсус рольне үтәр өчен майланганы күрсәтелә. (Мт 1:1; 2:4 кә аңлатмаларны кара.)
Килергә тиешле Зат: Ягъни, Мәсих (Зб 118:26; Мт 3:11; 21:9; 23:39).
махаулылар: Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.
Менә!: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)
кешеләр... бар көчләрен куеп омтылалар... омтылучылар: Монда кулланылган ике тамырдаш грек сүзе тәвәккәллек белән эш итү яки көч кую дигән төп мәгънә йөртә. Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәчеләре аларны тискәре мәгънәдә (көч кулланып эш итү яки көч кулланудан газап чигү мәгънәсендә) аңлаган. Әмма контекст һәм бу грек сүзләренең фигыль формасының Лк 16:16 дагы бердәнбер кулланышы шуны күрсәтә: бу сүзләрне уңай мәгънәдә — «берәр нәрсәгә ашкынып омтылу; тырышып эзләү» мәгънәсендә аңлау акылга ятышлы. Бу сүзләр, күрәсең, Чумдыручы Яхъяның вәгазен кабул иткән кешеләрнең тәвәккәл эшләрен һәм тырышлыкларын аңлата. Бу аларга Патшалык әгъзалары булып китәргә мөмкинлек биргән.
пәйгамбәрләр язмалары да, Канун да: Монда гына «Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында» (Мт 5:17; 7:12; 22:40; Лк 16:16) дигән сүзтезмәнең гадәттәге сүзләр тәртибе үзгәртелгән. Ап-ачык, аларның төп мәгънәсе бер үк. (Мт 5:17 гә аңлатманы кара.) Әмма монда, күрәсең, Язмаларның пәйгамбәрлекләр китабы булуына күбрәк басым ясала. Монда хәтта Канун да пәйгамбәрлек иткән дип әйтелә, бу анда пәйгамбәрлекләр барлыгын ассызыклый.
Ильяс: «Минем Аллаһым — Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.
кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз: Изге Язмалар язылган вакытта кешеләр тирән кайгы я гаеп белән үкенү хисе белдерер өчен, гадәттә куллары белән кат-кат күкрәкләренә суккан (Иш 32:12; Нм 2:7; Лк 23:48).
ашамый, эчми: Бу, күрәсең, Яхъяның фидакарь тормыш рәвешен аңлата. Шул исәптән ул ураза тоткан һәм нәзирләргә бирелгән таләпне үтәгән: исерткеч эчемлекләрдән тыелган (Сн 6:2—4; Мт 9:14, 15; Лк 1:15; 7:33).
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
салым җыючыларның: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә: Монда зирәклек эшләргә ия булган итеп сурәтләнә. Зирәклекнең эшләре, ягъни Чумдыручы Яхъя һәм Гайсәнең эш-гамәлләре, бу ике кешегә каршы әйтелгән гаепләүләрнең ялган икәнен дәлилли. Гайсә, асылда, болай ди: «Тәкъва эшләргә һәм тәртипкә карагыз, һәм сез бу гаепләүләрнең ялган икәнен аңларсыз».
матәм киеме: Кеше үлү яки берәр фаҗига булу сәбәпле киелә торган кара төстәге кием.
Кәпернаум: Мт 4:13 кә аңлатманы кара.
күккә: Монда образлы кулланыла һәм бик хупланган дәрәҗәне күрсәтә.
Кабергә: Грекча га́дес, ягъни кешеләрнең гомуми кабере. (Сүзлектән «Кабер» кара.) Монда, Кәпернаум кичерәчәк хурлыкны күрсәтер өчен, образлы кулланыла.
сиңа: Монда сүз Кәпернаум шәһәре турында бара.
җиңелрәк булачак: Лк 10:12 гә аңлатманы кара.
балаларга: Яки «балаларга хас сыйфатлар чагылдырган кешеләргә», ягъни басынкы, өйрәнергә әзер кешеләр.
авыр йөк күтәреп: Гайсә үзенә килергә чакырган кешеләр борчылулар һәм эш аркасында авыр йөк күтәреп йөргәндәй булган. Аларның Йәһвәгә гыйбадәтләре Муса канунына өстәлгән кеше йолалары аркасында йөккә әйләнгән (Мт 23:4). Хәтта көч бирергә тиеш булган Шимбә дә йөк булып киткән (Чг 23:12; Мк 2:23—28; Лк 6:1—11).
мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен: «Яңарту» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе элекке хәлгә кайтыр һәм көч җыяр өчен (2Кр 7:13; Флм 7) ял итүне дә (Мт 26:45; Мк 6:31), авыр эшне җиңеләйтүне дә аңлатырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең «камытын» кию (Мт 11:29) ял итүне түгел, ә хезмәт итүне күздә тоткан. Гайсәнең сүзләре шуны аңлата: ул арыган кешеләр үзенең җиңел уңайлы йөген кияргә теләсеннәр өчен аларны җанландыра һәм көчләрен яңарта.
Минем камытымны киегез: Гайсә «йөк» сүзен күчмә мәгънәдә: хакимлеккә һәм җитәкчелеккә буйсыну мәгънәсендә кулланган. Ул Аллаһы үзенә кидерткән ике яклы камытны күздә тоткан булса, ул үз шәкертләрен үзе белән шул камытны кияргә чакырып, аларга ярдәм итеп торачак. Шулчак бу сүзтезмәне: «Минем белән камытымны киегез»,— дип тәрҗемә итеп булыр иде. Ә Гайсә үзе башкаларга кидерәчәк камыт күздә тотылса, монда Мәсихнең шәкерте буларак аның хакимлегенә һәм җитәкчелегенә буйсыну турында сүз бара. (Сүзлектән «Камыт» кара.)
юаш: Мт 5:5 кә аңлатманы кара.
басынкы күңелле: «Басынкы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе басынкы һәм тыйнак булу сыйфатын белдерә. Кешенең образлы йөрәгенең торышы аның холкында һәм Аллаһы белән башка кешеләргә карата карашында чагыла.
җаннарыгызны: Яки «үзегезне». (Сүзлектән «Җан» кара.)