МАТТАЙ
Аңлатмалар. 26 нчы бүлек
Мт 26:1—5 тә сурәтләнгән вакыйгалар 12 нисанда булган, чөнки 2 нче шигырьдән күренгәнчә, «ике көннән соң Пасах бәйрәме [14 нисан] булырга» тиеш булган. (А7, Ә12 кушымт. һәм Мт 26:6 га аңлатманы кара.)
Пасах: Монда кулланылган па́сха дигән грек сүзе пе́сах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан, ә бу сүз үз чиратында «үтеп китү, узып китү» дигән мәгънә йөрткән паса́х дигән еврей фигыленнән барлыкка килгән. Пасах бәйрәме исраиллеләрнең Мисырдан чыгуына бер көн калганда гамәлгә кертелгән булган. Ул кичне исраиллеләр, үзләренең Мисырдан азат ителгәнен һәм Йәһвәнең, мисырлыларның беренче туган балаларын һәлак иткәндә, Исраилнең беренче балаларын «үтеп киткәнен» искә алып, бәйрәм иткәннәр. (Чг 12:14, 24—47; Сүзлекне кара.)
Адәм Улын: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
баганага кадаклап үтерәчәкләр: Яки «баганага (колгага) беркетәчәкләр». (Мт 20:19 га аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)
өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.
өлкәннәре: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.
Каяфәс: Бу баш рухани Рим хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән булган. Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, нәкъ үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. (Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)
баш руханиның: Исраил мөстәкыйль халык булган вакытларда баш рухани үз үлеменә кадәр хезмәт иткән (Сн 35:25). Әмма Исраил белән Рим хакимлек иткәндә, Рим билгеләгән идарәчеләрнең баш руханиларны сайларга һәм төшерергә хаклары булган. (Сүзлекне кара.)
Гайсә Битаниядә: Мт 26:6—13 тә сурәтләнгән вакыйгалар, күрәсең, кояш баеганнан соң 9 нисан башлангач булган. Моны Яхъя хәбәрендәге параллель урын раслый. Анда Гайсә Битаниягә «Пасах бәйрәменә алты көн кала» килде диелә (Ях 12:1). Ул, күрәсең, анда (кояш баерга торганда) 8 нисан, шимбә көне башланырга торганда килгән. Бу Шимунның өендәге мәҗлескә кадәр бер көн алдан булган. (Ях 12:2—11; А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
махаулы Шимунның: Бу Шимун монда һәм шул ук вакыйгалар язылган Мк 14:3 тә генә искә алына. Ул, бәлки, элек махаулы булгандыр, һәм Гайсә аны савыктыргандыр. (Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.)
алебастр савыт: Сүзлектән «Алебастр» кара.
бер хатын: Ях 12:3 тә язылганча, бу хатын Мәрьям (Марта белән Лазарның бертуганы) булган.
кыйммәтле хуш исле май: Марк һәм Яхъя хәбәрләрендә бу май якынча 300 грамм «саф нард» булган һәм ул 300 динар торган диелә. Аның бәясе гади эшченең якынча бер еллык эш хакына тиң булган (Мк 14:3—5; Ях 12:3—5). Нард маен Гималай тауларында үскән бер хуш исле үләннән (Nardostachys jatamansi) ясаганнар дип уйлыйлар. Нардны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Ләкин Марк белән Яхъя бу май саф булган дип әйтә.
аны Гайсәнең башына агыза башлады: Маттай һәм Марк язганча, бу хатын майны Гайсәнең башына агызган (Мк 14:3). Үз хәбәрен еллар үткәч язган Яхъя өстәмә нечкәлекләр китерә: Мәрьямнең шулай ук Гайсәнең аякларын да майлаганы турында яза (Ях 12:3). Гайсә аңлатканча, яратудан чыгып эшләнгән бу эш, образлы итеп әйткәндә, үзен җирләүгә әзерләү булган. (Мт 26:12 гә аңлатманы кара.)
шәкертләренең: Яхъя хәбәрендә генә Мәрьямнең кыйммәтле май кулланганына каршы төшкән кеше Яһүд Искариот булган икәне әйтелә (Ях 12:4—7). Күрәсең, башка рәсүлләр нигезле булып күренгән сүзләр белән ризалашкан гына.
зур акчага: Мк 14:5 кә аңлатманы кара.
Бу хатын тәнемне хуш исле май белән майлап: Бу хатын (Мт 26:7 гә аңлатманы кара.) андый юмартлыкны Гайсәгә карата яратудан һәм рәхмәт хисеннән чыгып күрсәткән. Гайсә аңлатканча, Мәрьям белми торып аның тәнен җирләүгә әзерләгән, чөнки андый хуш исле май һәм төрле мазьларны еш кына мәетләргә сөртә торган булганнар (2Ел 16:14).
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен: Мт 24:14 тә язылган пәйгамбәрлектәге кебек, Гайсә монда яхшы хәбәрнең бөтен дөньяда игълан ителәчәген алдан әйтә. Һәм бу яхшы хәбәр шушы хатынның тугрылык эшен дә үз эченә ала. Аллаһы Мәрьямнең кылган эше турында Яхшы хәбәр бәян итүчеләрнең өчесен язарга рухландырган. (Мк 14:8, 9; Ях 12:7; Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)
Шунда: Ягъни 12 нисанда, Мт 26:1—5 тә язылган вакыйгалар булган көнне. (А7, Ә12 кушымт. һәм Мт 26:1, 6 га аңлатмаларны кара.)
Яһүд Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.
30 көмеш тәңкә: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Маттай гына Гайсәнең күпме акчага хыянәт ителгәнен телгә ала. Бу, бәлки, Тирда сугылган 30 көмеш шәкыл булгандыр. Шул бәя, күрәсең, өлкән руханиларның Гайсәгә җирәнеп караганнарын күрсәтә, чөнки Канун буенча бу кол өчен түләнә торган бәя булган (Чг 21:32). Шулай ук Зәкәрия тугрылыксыз исраиллеләрдән Аллаһы халкына пәйгамбәрлек иткәне өчен үзенә эш хакын бирүләрен сорагач, алар аңа «30 көмеш тәңкә» үлчәп биргәннәр. Шулай итеп, алар аны колдан артык күрмәгәннәрен күрсәткән (Зк 11:12, 13).
Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә: Төче икмәк бәйрәме 15 нисанда, Пасах бәйрәменнән (14 нисан) соңгы көнне, башланып, 7 көнгә сузылган. (Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә Пасах бәйрәме бу бәйрәм белән үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көнне, шул исәптән 14 нисанны да, кайчак «Төче икмәк бәйрәме» дип атаганнар (Лк 22:1). Бу контекстта «беренче көнендә» дигән сүзләрне «бер көн элек» дип тәрҗемә итеп була. (Ях 1:15, 30 белән чагыштыр; анда Мт 26:17 дәге синтаксик конструкциягә охшаш конструкция китерелә: «ул миннән элек бар иде»; бу сүзтезмәдә Мт 26:17 дә «беренче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе про́тос «элек» дип бирелгән.) Шуңа күрә төп нөсхәдәге грек телен һәм яһүдләрнең йоласын исәпкә алсак, шәкертләр Гайсәгә сорауны 13 нисанда биргән дигән нәтиҗә ясап була. 13 нисан көнне шәкертләр Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләгән һәм «кич җиткәч» 14 нисан башында аны бәйрәм иткән (Мк 14:16, 17).
Кич җиткәч: Ягъни 14 нисан башланган кич. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
минем белән бергә... манучыларның: Кешеләр ул вакытта, гадәттә, ризыкны кул белән я икмәк кисәген кашык сыман кулланып ашаган. Монда кулланылган грек сүзтезмәсе «бергә ашау» дигәнне аңлаткан идиома да булырга мөмкин. Берәр кеше белән бергә ашау якын дуслыкны күрсәткән. Андый якын дуска каршы чыгу иң кабахәт хыянәт дип саналган (Зб 41:9; Ях 13:18).
савытка: Мондагы грек сүзе чагыштырмача тирән савытны аңлата, аннан ризык ашаган булганнар.
Син моны үзең әйттең: Бу еврей идиомасы сорау бирүченең сүзләрен раслар өчен кулланылган. Яһүднең бу шигырьдәге соравын «Остаз, бу минме?» дип тә тәрҗемә итеп була. Гайсәнең җавабы, күрәсең, шуны күрсәткән: Яһүднең сүзләре аның Гайсәгә хыянәт итүдә гаепле булуын раслаган. Гайсәнең җавабыннан соң берникадәр вакыт узгач, Яһүд бүлмәне калдырып киткәндер. Шуннан соң гына Гайсә Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән. Мондый нәтиҗәгә бу өзекнең контекстын Ях 13:21—30 белән чагыштырып килеп була. Маттай хәбәрендә Яһүд яңадан Мт 26:47 дә Гитсимән бакчасына килгән халык төркеме белән бергә искә алына.
икмәкне алды... ...аны сындырып: Борынгы Якын Көнчыгышта икмәк, гадәттә, юка һәм, төче булса, уалучан булган. Гайсәнең икмәкне сындырганы бернинди рухи мәгънәгә ия түгел. Андый икмәкне шулай бүлү гадәти хәл булган. (Мт 14:19 га аңлатманы кара.)
рәхмәтләрен әйтеп дога кылды: Сүзгә-сүз «фатихалар әйтте». Бу грек сүзтезмәсе, күрәсең, Аллаһыны мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп дога кылуны аңлата.
аңлата: Грек сүзе эсти́н (сүзгә-сүз мәгънәсе «булу») монда «мәгънә йөртә; символлаштыра; белдерә; күрсәтә» дигәнне аңлата. Рәсүлләргә Гайсәнең нәрсә әйтергә теләгәне ап-ачык булган, чөнки бу очракта Гайсәнең камил тәне алар алдында булган, шуны ук алар ашарга җыенган төче икмәк турында да әйтеп була. Шуңа күрә ул икмәк турыдан-туры Гайсәнең тәне була алмаган. Шуны да әйтергә кирәк: шул ук грек сүзе Мт 12:7 дә кулланыла, һәм күп Изге Язмаларда ул «мәгънә» дип бирелә.
килешү канымны: Йәһвә һәм майланган мәсихчеләр арасындагы бу яңа килешү Гайсәнең корбаны аша гамәлгә кертелгән (Ев 8:10). Гайсә монда, Муса Синай тавы янында арадашчы буларак исраиллеләр белән Канун килешүен төзегәндә кулланган сүзтезмәне куллана (Чг 24:8; Ев 9:19—21). Бозаулар һәм кәҗәләр каны Исраил белән Аллаһы арасындагы Канун килешүен законлы иткән кебек, Мәсих каны да яңа килешүне раслаган. Бу килешүне Йәһвә рухи Исраил белән төзегән булган һәм б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә гамәлгә керткән (Ев 9:14, 15).
яңа шәраб эчү: Изге Язмаларда шәраб кайчак шатлыкны белдерә (Зб 104:15; Вг 10:19).
мәдхияләр җырлаганнан соң: Яки «тантаналы җырлар (мактау җырлары) җырлаганнан соң». Яһүдләрнең бер йоласы буенча, беренче Халлел мәдхияләрен (113, 114) — Пасах бәйрәме вакытында, ә соңгы дүртесен (115—118) азагында җырлаганнар я яттан кабатлаганнар. Бу соңгы мәдхияләрдә Мәсихкә кагылышлы кайбер пәйгамбәрлекләр бар. 118 нче мәдхия «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле, аның тугры мәхәббәте мәңгелек» дигән сүзләр белән башлана һәм тәмамлана (Зб 118:1, 29). Бәлки, бу сүзләр Гайсә үз үлеме алдындагы төнне үзенең тугры шәкертләре белән җырлаган соңгы мактау сүзләре булгандыр.
әтәч кычкырганчы: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә бу сүзтезмә очрый, әмма Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең ике тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:74, 75; Мк 14:30, 72; Лк 22:34, 60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, иртән иртүк кычкырган.
Гитсимән: Бу бакча, күрәсең, Иерусалимнан көнчыгышка таба, Кидрон үзәненең аръягында, Зәйтүн тавында урнашкан булган. Анда, бәлки, бер зәйтүн изгеч булгандыр, чөнки бу исем «май сыккыч» дигәнне аңлаткан еврей я арамей сүзтезмәсеннән (гат шемане́) килеп чыккан. Гитсимән бакчасының кайда урнашканын төгәл билгеләп булмаса да, ул, бер риваять буенча, Зәйтүн тавы итәгендә, аның көнбатыш битендәге бер юл чаты янында урнашкан булган. (Ә12 кушымт. кара.)
Зебединең ике улын: Ягъни рәсүлләр — Ягъкуб белән Яхъя (Мт 4:21; 10:2).
Җаным: Грек сүзе психе́ гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителә. Монда ул кешенең бөтен барлыгын аңлата. Шуңа күрә аны «минем бөтен барлыгым» я «мин» генә дип тәрҗемә итеп була. (Сүзлектән «Җан» кара.)
уяу торыгыз: Сүзгә-сүз «йокламагыз». Гайсәнең шәкертләре аның килүенең көнен һәм сәгатен белмәгән. Шуңа күрә Гайсә аларга рухи яктан йокламаска кирәклеген ассызыклаган. (Мт 24:42; 25:13 кә аңлатмаларны кара.) Ул бу сүзләрне монда һәм Мт 26:41 дә кабатлап әйтә. Анда ул уяу торуны өзлексез дога кылу белән бәйли. Охшаш сүзләр Мәсихче Грек Язмаларының башка китапларында да очрый, һәм бу мәсихчеләргә рухи яктан уяу калу мөһим икәнен күрсәтә (1Кр 16:13; Кл 4:2; 1Тс 5:6; 1Пт 5:8; Ач 16:15).
йөзтүбән капланып: Яки «йөз белән аска таба карап җиргә авып», бәлки, кул чукларын я терсәкләрне җиргә терәп. Изге Язмаларда кешеләр төрле гәүдә торышында, мәсәлән, баскан һәм тезләнгән килеш дога кылган дип әйтелә. Ләкин кайнар дога кылганда, кеше йөзтүбән сузылып ятып та дога кыла алган.
бу касә... читләтеп үтсен: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә. (Мт 20:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәне көфер сүзләр әйтүдә һәм фетнә күтәрүдә гаепләп үтерергә тиеш булганнар. Моның Аллаһыга хурлык китерә алганын белеп, Гайсә, һичшиксез, бик борчылган, һәм бу аны, шушы «касә» үзен читләтеп үтсен дип, дога кылырга дәртләндергән.
алмадыгызмыни: Монда төп нөсхәдә күплек сандагы икенче зат алмашлыгы кулланыла. Бу Гайсәнең Петергә генә түгел, ә башка шәкертләргә дә мөрәҗәгать иткәнен күрсәтә.
рух: Монда кешенең образлы йөрәгеннән чыгучы һәм аны билгеле бер рәвештә сөйләргә я эш итәргә этәрүче көчне аңлата. (Сүзлекне кара.)
тән: Изге Язмаларда бу төшенчә еш кына гөнаһлы хәлендәге камил булмаган кешене аңлата.
Менә: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
аны назлы итеп үбеп алды: «Назлы итеп үбеп алу» дип бирелгән грек фигыле — «үбү» дигәнне аңлаткан фигыльнең (Мт 26:48 дә кулланыла) көчәйтелгән формасы. Гайсәне шулай җылы, дусларча сәламләп, Яһүд үзенең никадәр мәкерле һәм икейөзле булганын күрсәткән.
Гайсә белән бергә килгәннәрнең берсе: Ях 18:10 дагы параллель хәбәр күрсәткәнчә, кылычын чыгарган кеше Шимун Петер, ә баш рухани хезмәтчесенең исеме Малхус булган. Лк 22:50 һәм Ях 18:10 дагы хәбәрләр мондый нечкәлекне дә өсти: хезмәтченең «уң колагы» чабып өзелгән булган. (Ях 18:10 га аңлатманы кара.)
баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде: Ях 18:10 га аңлатманы кара.
легионнан: Борынгы Рим гаскәрендә зур бер хәрби бүлекчә. Б. э. беренче гасырында бер легион гадәттә якынча 6 000 гаскәридән торган. Монда «12 легион», күрәсең, билгесез зур санны күрсәтә. Гайсә әйтүенчә, Атасыннан сораса, ул Гайсәне яклар өчен җитәрлек фәрештәләр җибәрер.
Язмалардагы: Еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла.
пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен: Мт 1:22 гә аңлатманы кара.
баш рухани Каяфәс: Мт 26:3 кә аңлатманы кара.
өлкән руханилар: Бу төшенчә руханилык хезмәтендәге күренекле ир-атларны аңлата. (Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.)
Югары киңәшмә: Ягъни, яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды. «Югары киңәшмә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сине́дрион сүзгә-сүз «бергә утыру» дигәнне аңлата. Бу сүз гадәттә берәр очрашуны я җыелышны күрсәтер өчен кулланылса да, Исраилдә ул дини хөкем органын я судны да аңлата алган. (Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара; шулай ук Югары киңәшмә залының кайдарак урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)
Мәсих: Мт 11:2 гә аңлатманы кара.
Син моны үзең әйттең: Гайсә Каяфәснең соравына җавап бирүдән качарга тырышмаган, чөнки баш руханиның, үзе әйткән сүзләрен раслар өчен, Гайсәне ант иттерергә хакы булган, һәм Гайсә моны белгән (Мт 26:63). Бу сүзтезмә, күрәсең, әйтелгән сүзләрнең дөреслеген раслаучы яһүд идиомасы булган. Марк хәбәре моны раслый. Анда Гайсәнең җавабы «Әйе, мин» дип бирелгән. (Мк 14:62; Мт 26:25; 27:11 гә аңлатмаларны кара.)
Адәм Улының... күк болытларында килүен: Гайсә монда Дн 7:13, 14 тәге Мәсих турындагы пәйгамбәрлекне искә ала. Шулай итеп ул үзенең Аллаһы янында булырга мөмкинлек алачак һәм күктә хакимлек биреләчәк зат икәнен раслый. (Сүзлектән «Адәм Улы» кара.)
кодрәтле Затның уң ягында: Берәр идарәченең уң ягында булу шул идарәчедән соң икенче дәрәҗәдә булуны аңлата (Зб 110:1; Рс 7:55, 56). Төп нөсхәдә «кодрәтле Зат» урынында «кодрәт» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла. Параллель урында Лк 22:69 да Лүк «кодрәтнең уң ягында» дигәнне аңлаткан грек сүзтезмәсенә «Аллаһы» дигән грек сүзен өстәгән. Һәм бу сүзтезмә «кодрәтле Аллаһының уң ягында» дип тәрҗемә ителгән. «Кодрәтнең уң ягы» дигән сүзтезмә шулай ук Гайсәгә, Кодрәтле Затның — Аллаһының — уң ягында булганга, кодрәт я хакимлек биреләчәк дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин.
үз киемен ертып җибәрде: Бу ишарә монда каты ачу хисен белдерә. Каяфәс үз киемен ерткач, аның күкрәген каплап торучы киеме күренгән. Шулай ул, күрәсең, Гайсәнең сүзләре аркасында чыккан ачуын күпертеп, диндарлыгын күрсәткән.
пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?: «Пәйгамбәр булсаң, әйт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «пәйгамбәрлек ит» дигән мәгънә йөртә. Әмма монда ул берәр нәрсәне алдан әйтү дигәнне түгел, ә Аллаһы ярдәме белән суккан кешене билгеләү дигәнне аңлата. Шул ук вакыйга сурәтләнгән Мк 14:65 һәм Лк 22:64 тә язылганча, Гайсәнең җәберләүчеләре аның битен каплаган булган. Бу аларның ни өчен Гайсәне, үзенә суккан кешене билгелә дип, мыскыллаганнарын аңларга булыша.
капка: Марк хәбәрендә төп нөсхәдә «керү урыны» я «вестибюль» дигәнне аңлата алган төшенчә кулланыла (Мк 14:68). Бу шуны күрсәтә: монда гади капка турында гына түгел, ә, күрәсең, ниндидер корылма турында сүз бара. Бу, бәлки, ишегалдыннан урам ишегенә алып барган коридор я холл булгандыр.
сөйләшүеңнән: Яки «акцентыңнан; сөйләү рәвешеңнән». Петернең Гәлиләя сөйләше һәм акценты шул төбәктә яшәүчеләрнең сөйләмен чагылдыргандыр, ә ул Яһүдиядә яшәүче еврейләрнекеннән аерылып торган. Кайберәүләр уйлавынча, Гәлиләя акценты я сөйләме чит халыклар тәэсирендә барлыкка килгән булган.
мине каһәр суксын: Петер, асылда, болай ди: «Алдасам һәм бу кешене белсәм, мине каһәрләсеннәр».
ант итә: Курыкканга, Петер үзе янында булган кешеләрне үз сүзләренең дөреслегенә ышандырырга тырышкан. Гайсәне белмим дип ант итүе белән ул дөресне сөйлим, ә ялганласам, өстемә бәла төшсен дип әйткән.
әтәч кычкырды: Мк 14:72 гә аңлатманы кара.