МАРК
Аңлатмалар. 9 нчы бүлек
биек тауга: Монда, бәлки, Филипия Кайсариясе янындагы Хәрмун тавы турында сүз барадыр. (Мк 8:27; Мт 16:13 кә аңлатманы кара.) Аның биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 2 814 м кадәр җитә. Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе Хәрмун тавы очларының берсендә булгандыр. (Ә10 кушымт. кара.)
аның кыяфәте үзгәрде: Мт 17:2 гә аңлатманы кара.
Остаз: Сүзгә-сүз «Равви»; «минем бөегем» дигәнне аңлата. Ул «бөек» мәгънәсе йөрткән рав дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Гадәттә «равви» «остаз» дигәнне аңлаткан булган (Ях 1:38).
тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — икенчесе. (Мк 1:11; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
телсез итүче рух: Ягъни кешене сөйләшә алмаслык итүче явыз рух.
көзән җыерып: Бу очракта эпилепсия билгеләре җеннең тәэсире белән бәйле булган. Әмма Изге Язмаларда эпилепсия, гадәттә, җен китергән зыян аркасында булган дип әйтелми; шуны ук чукрак һәм телсез булу турында да әйтеп була. (Мк 9:17, 25 белән чагыштыр.) Мт 4:24 тә кешеләр Гайсә янына авыруларны, шул исәптән «җенлеләрне, эпилептикларны» алып килгән дип әйтелә, һәм анда бу ике төрле авыру кешеләр аерып күрсәтелә. (Мт 4:24 кә аңлатманы кара.)
Телсез һәм чукрак итүче рух: Ягъни кешене сөйләшә һәм ишетә алмаслык итүче явыз рух.
дога белән: Монда кайбер кулъязмаларда «һәм ураза тотып» дигән сүзләр өстәлгән. Ләкин бу сүзләр борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда юк. Бу сүзләрне, күрәсең, уразаны яклаган һәм аны тоткан күчереп язучылар өстәгән. Борынгырак кулъязмаларда ураза турында әйтелмәсә дә, алар бу сүзләрне кат-кат керткән. (Мт 17:21 гә аңлатманы кара.)
иманнан ваз кичәргә этәрсә: Сүзгә-сүз «абыну ташы булса». Яки «алдына абыну ташы куйса». Мәсихче Грек Язмаларында скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны аңлата. Шушы контекстта бу төшенчә киң мәгънәдә кулланылып, берәр кардәшнең Гайсәгә ияргән һәм ышанган башка кардәшнең иманына абыну ташы булып китүен күрсәтәдер. Ул шулай ук кешене гөнаһ кылуга этәрүне я кеше өчен тозак булуны белдерергә мөмкин. Абыну Аллаһы кануннарының берәрсен бозуны, иман югалтуны я ялган тәгълиматларга иярүне үз эченә алырга мөмкин. (Мт 18:7 гә аңлатманы кара.) Бу кечеләр дигән сүзтезмә Гайсәнең шәкертләрен белдерә; алар бу дөнья карашыннан кечеләр булып күренәдер, ләкин Аллаһы карашыннан алар кыйммәтле.
тегермән ташы: Мт 18:6 га аңлатманы кара.
сине гөнаһ кылуга тартса: Бу контекстта скандали́зо дигән грек сүзен «синең өчен тозак булып китсә; сине абындырса» дип тә тәрҗемә итеп була. (Мт 18:7 гә аңлатманы кара.)
аны чабып ташла: Гайсә монда гипербола кулланган. Аның сүзләре буенча, кеше кул, аяк яки күз кебек, кадерле нәрсәгә үзен тугрылыксызлыкка этәрергә юл куяр урынына, аннан баш тартырга әзер булырга тиеш булган. Әлбәттә, Гайсә кешеләрне үзләрен гарипләндерергә дәртләндермәгән яки кеше кул-аягы я күзе ихтыярына ничектер буйсынган дигәнне күздә тотмаган (Мк 9:45, 47). Ул шуны әйтергә теләгән: кеше үзенең тән әгъзасын гөнаһ кылыр өчен кулланыр урынына, аны «үтерергә», образлы әйткәндә, чабып ташларга тиеш. (Кл 3:5 белән чагыштыр.) Кеше бернәрсәгә дә үзенә тормышка керергә комачауларга рөхсәт итәргә тиеш түгел.
Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.
Кайбер кулъязмаларда монда болай диелә: «Анда аларның кортлары да үлми, ялкын да сүнми». Әмма бу сүзләр ышанычлы борынгы кулъязмаларда юк. Охшаш сүзләр 48 нче шигырьдә очрый, һәм аларның дөреслеге сораулар тудырмый. Кайбер фактлар буенча, берәр күчереп язучы я күчереп язучылар 48 нче шигырьдәге сүзләрне 44 нче һәм 46 нчы шигырьләргә өстәгән. (А3 кушымт. кара.)
сине гөнаһ кылуга тартса: Мк 9:43 кә аңлатманы кара.
Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.
Мк 9:44 кә аңлатманы кара.
сине гөнаһ кылуга тартса: Мк 9:43 кә аңлатманы кара.
Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.
Гәһәннәдә: Мт 5:22 гә аңлатмада әйтелгәнчә, Гайсә көннәренә Һинном үзәне (аннан «Гәһәннә» сүзе килеп чыккан) чүп-чар яндыру урыны булып киткән. Кортлар да үлми, ялкын да сүнми диеп, Гайсә, күрәсең, Иш 66:24 тә язылган пәйгамбәрлекне күздә тоткан. Шул пәйгамбәрлектә тере кешеләрнең җәфалануы сурәтләнми, ә анда Йәһвәгә каршы баш күтәргән «кешеләрнең мәетләре» белән нәрсә булганы искә алына. Ялкын яндырып бетермәгәнне кортлар чыгып ашап бетергән. Димәк, Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһының хөкеме газаплануга түгел, ә тулысынча юк ителүгә китерәчәк.
ут белән тозланырга: Бу образлы әйтемне ике төрле аңлап була. 1) Бу әйтем Гайсәнең Мк 9:43—48 дә язылган сүзләре белән бәйле булса, ул Гәһәннә утындагы юк ителүне аңлата. Гайсә монда, Аллаһы Үле (Тозлы) диңгез янындагы Сәдүм белән Гамура «өстенә күкерт һәм ут яудыргач», шул шәһәрләр белән нәрсә булганын күздә тоткандыр (Яр 19:24). Бу контекста Гайсәнең «һәркем ут белән тозланырга тиеш» дигән сүзләре шуны аңлата: кулына, аягына я күзенә үзен я башкаларны тугрылыксызлыкка этәрергә юл куйган һәркем Гәһәннә уты, ягъни мәңгелек юк ителү, белән тозланыр. 2) Әгәр «ут белән тозланырга» дигән сүзләр Мк 9:50 дә язылган сүзләр белән бәйле булса, Гайсә, бәлки, шәкертләренә иңәчәк һәм аларның файдасына эш итәчәк ут турында әйткәндер; ул ут алар арасында тыныч мөнәсәбәтләр булдырыр. Бу контекста һәркем, ягъни аның бар шәкертләре, Йәһвәнең Сүзе ярдәмендә һәм шулай ук эзәрлекләү я сынаулар уты ярдәмендә сафландырылыр һәм чистартылыр; Аллаһы Сүзе бөтен ялганны һәм хаталарны яндырып бетерә, ә эзәрлекләү я сынаулар уты кешенең тугрылыгын һәм Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлеген сынап, сафландыра (Ир 20:8, 9; 23:29; 1Пт 1:6, 7; 4:12, 13). Гайсә, бәлки, бу ике фикерне дә күздә тоткандыр.
Тоз: Ризык саклау һәм азык тәмләткеч сыйфатында кулланылган ак минерал. (Мт 5:13 кә аңлатманы кара.)
үз тәмен югалтса: Яки «үз көчен югалтса». Гайсә көннәрендә тозны Үле диңгез тирәсеннән җыйганнар. Ул башка минераллар белән катыш булган. Бу катнашмадан тоз юкка чыкса, тәмсез, файдасыз калдык кына калган.
Сездә тоз булсын: Гайсә монда, күрәсең, тоз сүзен мәсихчеләрдә булган сыйфатны күрсәтер өчен куллана. Ул сыйфат аларны күркәм, файдалы, әдәпле һәм кешеләрнең тормышларын сакларга ярдәм итүче нәрсәләрне әйтергә һәм эшләргә дәртләндерә. Рәсүл Паул «тоз» сүзен шул ук рәвешчә Кл 4:6 да куллана. Бу сүзләрне әйткәндә, Гайсә, бәлки, үз рәсүлләренең кем иң бөеге булыр дигән бәхәсләшүе турында уйлагандыр. Образлы тоз ярдәмендә башкаларга кешенең әйткәннәрен кабул итү җиңелрәк була, һәм шулай итеп аларга тату яшәргә булыша ала.