МАРК
Аңлатмалар. 12 нче бүлек
мисаллар: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.
манара: Мт 21:33 кә аңлатманы кара.
куллануга биреп: Мт 21:33 кә аңлатманы кара.
Язмадагы: Графе́ дигән грек сүзе берлек формасында монда Изге Язмаларның аерым бер өзегенә, Зб 118:22, 23 кә карый.
иң мөһим почмак ташы: Мт 21:42 гә аңлатманы кара.
Йәһвә: Зб 118:22, 23 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
Һируд тарафдарларының: Сүзлекне кара.
кайсарга: Мт 22:17 гә аңлатманы кара.
салым: Мт 22:17 гә аңлатманы кара.
динар: Кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның бу көмеш тәңкәсе римлылар яһүдләрдән җыйган еллык «салымны» тәшкил иткән (Мк 12:14). Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен бер динар түләгәннәр. Һәм Мәсихче Грек Язмаларында еш кына динар акча берәмлекләренең кыйммәтен күрсәтү өчен кулланылган (Мт 20:2; Мк 6:37; 14:5; Ач 6:6). Исраилдә төрле бакыр һәм көмеш тәңкәләр, шул исәптән Тирда сугылган көмеш тәңкәләр, кулланышта булган; соңгылары гыйбадәтханә хакына салым түләр өчен кулланылган. Әмма римлылар җыйган салымны түләр өчен, кешеләр, күрәсең, кайсарның сурәте төшерелгән көмеш динарны кулланган. (Сүзлекне һәм Ә14 кушымт. кара.)
күрсәтелгән һәм... исеме язылган: Мт 22:20 гә аңлатманы кара.
Кайсарныкын — кайсарга: Монда һәм параллель урыннарда Мт 22:21 һәм Лк 20:25 тә язылган җавабында гына Гайсә Рим императорын искә ала. «Кайсарныкын» бирү Рим хакимияте башкарган хезмәт өчен түләүне һәм шулай ук андый хакимияткә күрсәтелергә тиеш хөрмәт белән чагыштырмача буйсынуны үз эченә ала (Рм 13:1—7).
Аллаһыныкын Аллаһыга: Мт 22:21 гә аңлатманы кара.
бирегез: Мт 22:21 гә аңлатманы кара.
үлеләрнең терелүен: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла (Мт 22:23, 31; Рс 4:2; 24:15; 1Кр 15:12, 13). Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы кулланыла; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен күрсәтә. (Сүзлекне кара.)
саддукейлар: Марк хәбәрендә саддукейлар монда гына искә алына. (Сүзлекне кара.) Бу исем (грекча саддука́йос), күрәсең, Садыйк (Септуагинтада еш кына Садду́к дип языла) исеме белән бәйле. Садыйк Сөләйман көннәрендә баш рухани итеп куелган булган һәм аның токымнары, күрәсең, гасырлар буе руханилар булып хезмәт иткән (1Пат 2:35).
энесе: Мт 22:24 кә аңлатманы кара.
Аның хатынына икенчесе өйләнде: Борынгы еврейләрдә әгәр ир-ат угылсыз үлсә, аның бертуганы аның тол хатынына өйләнергә тиеш булган, һәм шулай итеп үлгән ир-атка, шәҗәрә җебе дәвам ителсен өчен, нәсел булдырылыр иде (Яр 38:8). Соңрак Муса Канунына кертелгән бу төзелеш левират никахы буларак билгеле булган (Кн 25:5, 6). Саддукейларның шушы шигырьдәге сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә көннәрендә левират никахы гамәлдә булган. Канун буенча, туганнар андый никахка керүдән баш тарта алган, ләкин берәр ир-ат «үз бертуганының нәсел җебен дәвам итәргә теләмәсә», ул үзен хур иткән (Кн 25:7—10; Рт 4:7, 8).
Язмаларны: Мт 22:29 га аңлатманы кара.
Муса китабыннан: Саддукейлар Муса язмаларын гына Аллаһы тарафыннан рухландырылган итеп кабул иткән. Алар Гайсәнең үледән терелтелү турындагы тәгълиматын кире каккан, чөнки Тәүратта андый тәгълиматка нигез юк дип санаган. Гайсә үлеләрнең тереләчәген күрсәтер өчен күп кенә өзекләр, мәсәлән, Иш 26:19, Дн 12:13 һәм Һш 13:14 не китерә алган. Ләкин Гайсә, саддукейларның нинди язмаларны таныганын белгәнгә, бу тәгълиматны Йәһвәнең Мусага әйткән сүзләрен китереп, дәлилләгән (Чг 3:2, 6).
Аллаһы Мусага... дигән: Монда Гайсә Муса белән Йәһвә арасында якынча б. э. к. 1514 елда булган сөйләшү турында әйтә (Чг 3:2, 6). Ул вакытта Ибраһим инде 329 ел, Исхак 224 ел, ә Ягъкуб 197 ел үле булган. Шулай да Йәһвә: «Мин аларның Аллаһысы идем»,— дип түгел, ә: «Мин аларның Аллаһысы»,— дип әйтә. (Мк 12:27 гә аңлатманы кара.)
ә тереләрнең: Лк 20:38 дә язылган параллель хәбәр буенча, Гайсә мондый сүзләр өсти: «Чөнки аның өчен [яки «аның карашыннан»] барысы да тере». Изге Язмалар күрсәткәнчә, Аллаһыдан читләшкән тере кешеләр аның карашыннан үлеләр (Эф 2:1; 1Тм 5:6). Ә Аллаһының хупланган хезмәтчеләре үлсә дә, Йәһвәнең карашыннан әле дә тере, чөнки аның нияте, аларны үледән терелтү нияте, һичшиксез, үтәләчәк (Рм 4:16, 17).
Тыңла, Исраил: Кн 6:4, 5 тән китерелгән бу өземтә Маттай һәм Лүктәге параллель хәбәрләрдәге өземтәләрдән зуррак. Ул Канунның «Шма» дип атала башлаган өлешенең кереш сүзләрен үз эченә алган. Сн 15:37—41; Кн 6:4—9; 11:13—21 дән алынган бу өлеш асылда яһүдләрнең иман догасына тиң. «Шма» дигән исем еврей телендәге Кн 6:4 нең шема́ (мәгънәсе «Тыңла!; Ишет!») дигән беренче сүзеннән алынган.
безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә: Яки «Йәһвә безнең Аллаһыбыз; Йәһвә бердәнбер» я «Йәһвә безнең Аллаһыбыз; бер Йәһвә бар». Монда өземтә итеп китерелгән Кн 6:4 тә еврей телендә «бердәнбер» сүзе билгеле бер затның я нәрсәнең уникаль, тиңдәшсез я бер генә булуын аңлатырга мөмкин. Йәһвә бер генә хак Аллаһы; бер ялган илаһны да аның белән чагыштырып булмый (2Иш 7:22; Зб 96:5; Иш 2:18—20). Канун китабында Муса исраиллеләрнең Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш булуларын исләренә төшергән. Алар төрле илаһлар белән алиһәләргә табынган тирә-яктагы халыкларга иярергә тиеш булмаган. Шушы ялган илаһларның кайберләре билгеле бер табигать көчләре белән идарә итә дип ышанганнар. Бүтәннәрен исә аерым бер илаһның гәүдәләнешләре дип санаганнар. «Бердәнбер» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук бердәм булуны һәм максат белән эшнең бер-берсенә туры килүен белдерә. Йәһвә Аллаһы үз ниятендә һәм эшләрендә үзгәрүчән һәм эзлексез түгел. Киресенчә, ул һәрвакыт тугры, эзлекле, ышанычлы һәм хак. Мк 12:28—34 тә китерелгән әңгәмә бар өч синоптик Яхшы хәбәрләрдә очрый, әмма Марк кына «Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» дигән кереш сүзләрне керткән. Йәһвәнең бердәнбер булуы турындагы бу сүзләрдән соң Аллаһыны яратырга дигән әмер бара. Бу Аллаһыга гыйбадәт кылучыларның аңа карата яратуы шулай ук бүленмәгән булырга тиешлеген күрсәтә.
Йәһвә... Йәһвә: Кн 6:4 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә ике тапкыр очрый. (Б кушымт. кара.)
Йәһвәне: Кн 6:5 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
йөрәгең: Бу төшенчә, символик мәгънәдә кулланылганда, кешенең тулаем эчке дөньясына кагыла. Әмма ул «җан» һәм «акыл» белән бергә искә алынганда, ул, күрәсең, таррак мәгънә йөртә һәм башлыча кешенең теләкләрен һәм хис-тойгыларын аңлата. Монда кулланылган дүрт сүз (йөрәк, җан, акыл һәм кодрәт) бер-берсеннән мәгънәләре буенча тулысынча аерылып торган сүзләр түгел. Аларның кайбер уртак яклары бар, һәм алар, бергә кулланылганда, Аллаһыны тулысынча бирелеп яратырга кирәк икәнен бик яхшы ассызыклый. (Шушы шигырьдәге акылың һәм кодрәтең сүзләренә аңлатмаларны кара.)
җаның: Мт 22:37 гә аңлатманы кара.
акылың: Ягъни фикерләү сәләтләре. Кеше, Аллаһы турында белем алыр өчен һәм аны яратуда үсәр өчен, үзенең акыл сәләтләрен кулланырга тиеш (Ях 17:3; Рм 12:1). Монда Кн 6:5 тән өземтә китерелгән. Кн 6:5 тә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. Әмма Маркның грек телендә язылган хәбәрендә дүрт төшенчә: йөрәк, җан, акыл һәм кодрәт искә алына. Төрле төшенчәләрнең кулланылуына берничә сәбәп булырга мөмкин. «Акыл» сүзе еврей телендәге төшенчәләрнең уртак мәгънәсен тулыландырыр өчен өстәлгәндер. Борынгы еврей телендә «акыл» төшенчәсе өчен махсус сүз булмаса да, бу төшенчәне еш кына «йөрәк» сүзе үз эченә алган. «Йөрәк» төшенчәсе, символик мәгънәдә кулланылганда, бөтен эчке кешене, шул исәптән кешенең фикерләвен, хисләрен, карашларын һәм мотивларын күрсәтә. (Кн 29:4; Зб 26:2; 64:6; шушы шигырьдәге йөрәгең сүзенә аңлатманы кара.) Шуңа күрә еврей текстында «йөрәк» сүзе торганда, грек Септуагинтасында еш кына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Яр 8:21; 17:17; Гс 2:10; Иш 14:13). Маркның акыл сүзен куллануы шуны да күрсәтәдер: «кодрәт» сүзе өчен еврей төшенчәсе һәм «акыл» сүзе өчен грек төшенчәсе ниндидер уртак мәгънәгә ия. («Кодрәт» сүзе түгел, ә «акыл» сүзе кулланылган Мт 22:37 дәге өзек белән чагыштыр.) Төшенчәләрнең уртак мәгънәгә ия булуы канунчының үз җавабында ни өчен «төшенүчәнлек» сүзен кулланганын аңларга ярдәм итәргә мөмкин (Мк 12:33, иск.). Бу шулай ук Яхшы хәбәр язучыларның, Кн 6:5 тән өзек китергәндә, ни өчен шул ук сүзләрне кулланмаганын аңларга булыша. (Шушы шигырьдәге кодрәтең сүзенә аңлатманы һәм Мт 22:37; Лк 10:27 гә аңлатмаларны кара.)
кодрәтең: Акылың сүзенә аңлатмада искә алынганча, Кн 6:5 тән алынган бу өземтәдә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. «Кодрәт» дип бирелгән еврей сүзе физик кодрәтне һәм акыл я фикерләү сәләтен үз эченә ала алган. Бу, Мәсихче Грек Язмаларында шушы шигырь өзек итеп китерелгәндә, ни өчен «акыл» сүзенең өстәлгәненә тагын бер сәбәптер. Бу шулай ук ни өчен шул ук өзек китерелгәндә, Мт 22:37 дә «акыл» сүзе кулланыла, ә «кодрәт» сүзе кулланылмый икәнен аңлатырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, канунчы (Лүкнең грек телендә язылган хәбәрендә [10:27]), еврей телендәге шул ук өземтәне китергәндә, дүрт төшенчәне: йөрәк, җан, кодрәт һәм акылны искә ала. Шуның белән ул, күрәсең, шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә ул өземтәдәге өч еврей сүзе бөтен дүрт грек төшенчәсен үз эченә алган дип саналган.
Икенчесе: Мк 12:29, 30 да Гайсәнең канунчы биргән сорауга туры җавабы китерелә. Ләкин Гайсә моның белән генә чикләнми, ә икенче әмерне дә өземтә итеп китерә (Лв 19:18). Ул «шушы ике әмернең» үзара тыгыз бәйле һәм аларга бөтен Канун белән пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән икәненә басым ясый (Мт 22:40).
Якыныңны: Мт 22:39 га аңлатманы кара.
тулаем яндыру корбаннардан: Грек сүзе холока́утома («тулаем» дигәнне аңлаткан хо́лос һәм «яндыру» дигәнне аңлаткан ка́йо сүзләреннән килеп чыккан) Мәсихче Грек Язмаларында өч мәртәбә генә: монда һәм Ев 10:6, 8 дә очрый. Бу төшенчә Септуагинтада утта тулысынча яндырылган корбаннарны аңлаткан еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланылган. Андый корбаннарның бер өлешен дә гыйбадәт кылучылар ашамаган, ә аны тулысынча Аллаһыга корбанга китергән. Бу грек сүзе Септуагинтада 1Иш 15:22 һәм Һш 6:6 да очрый, һәм канунчы, Гайсә белән сөйләшкәндә, бу шигырьләрне күздә тоткандыр (Мк 12:32). Образлы «яндыру корбаны» буларак, Гайсә үзен тулаем, тулысынча биргән.
Йәһвә: Зб 110:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
базар мәйданнарында: Мт 23:7 гә аңлатманы кара.
алгы урыннарны: Мт 23:6 га аңлатманы кара.
иганә савытларын: Яһүдләрнең борынгы чыганаклары буенча, бу иганә тартмалары тек куелган торба яки мөгез быргы формасына охшаш булган, һәм, күрәсең, аларның өске өлешендә кечкенә тишек булган. Кешеләр аларга төрле иганәләр салган. Монда кулланылган грек сүзе Ях 8:20 дә дә очрый; ул «иганә савытлары торган урын» дип тәрҗемә ителгән. Бу урын, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган өлкәдә булган. (Мт 27:6 га аңлатманы һәм Ә11 кушымт. кара.) Раввиннарның чыганаклары буенча, бу ишегалды стеналары буйлап 13 иганә савыты торган. Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип санала; бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән.
акча: Сүзгә-сүз «бакыр», ягъни бакыр акча яки бакыр тәңкәләр. Шулай да бу грек сүзе бөтен акчаны күрсәтер өчен гомуми төшенчә буларак та кулланылган. (Ә14 кушымт. кара.)
ике вак акча: Сүзгә-сүз «кодрантны тәшкил итүче ике лепта». «Лепта» — лепто́н дигән грек сүзенең күплек формасы; ул кечкенә һәм нәзек нәрсәне аңлата. Бер лепта динарның 1/128 енә тиң тәңкә булган һәм, күрәсең, Исраилдә кулланылган иң вак бакыр я бронза тәңкә булган. Грек сүзе кодра́нтес (квадранс дигән латин сүзеннән барлыкка килгән) римлыларның бер бакыр я бронза тәңкәсен аңлата; ул динарның 1/64 енә тиң булган. Марк монда Рим акчасын кулланып, яһүдләр киң кулланган тәңкәләрнең кыйммәтен аңлата. (Сүзлектән «Лепта» һәм Ә14 кушымт. кара.)