Лүк
Аңлатмалар. 5 нче бүлек
Генисарет күле: Гәлиләя диңгезенең икенче исеме (Мт 4:18). Бу — төньяк Исраилдә төче сулы бер күл. Аны Киннерет диңгезе (Сн 34:11) һәм Тиберия диңгезе дип тә атаганнар. (Ях 6:1 гә аңлатманы кара.) Ул диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк урнашкан. Аның төньяктан көньякка сузылган озынлыгы 21 км, көнчыгыштан көнбатышка таба киңлеге 12 км, ә иң тирән урыны якынча 48 м. Генисарет — кечкенә бер тигезлекнең исеме; ул күлнең төньяк-көнбатыш яры белән чиктәш булган. Кайбер галимнәр санаганча, Генисарет — бәлки, Киннерет дигән борынгы еврей исеменең грек формасыдыр. (Мт 14:34 кә аңлатманы һәм А7 кушымт., 3Ә картаны, «Гәлиләя диңгезе тирәсендә кылган эшләре» кара.)
халыкны көймәдән өйрәтә: Мт 13:2 гә аңлатманы кара.
эләкте: Сүзгә-сүз «уратып алынды».
бөтен тәне махаулы бер кеше: Монда әйтелгән махау чире җитди тире авыруы булган. Изге Язмаларда искә алынган махау бүгенге махау авыруына караганда үз эченә күбрәкне алган. Махау чире белән авырган һәркем, савыкканчы, җәмгыятьтән аерым яшәргә тиеш булган. (Лв 13:2, иск., 45, 46; сүзлектән «Махау; махаулы» кара.) Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр Маттай һәм Марк, шул ук очракны сурәтләгәндә, ул кешене «махаулы кеше» дип атаган (Мт 8:2; Мк 1:40). Ләкин табиб Лүк махау авыруының төрле стадияләре бар икәнен белгән (Кл 4:14). Бу очракта Лүк шул кеше турында «бөтен тәне махаулы» дигән һәм, күрәсең, аның хәле бик авыр булганын күрсәткән. (Лүкнең башка бер чирнең никадәр авыр булуын күрсәткәнен белер өчен, Лк 4:38 гә аңлатманы кара.)
аңа кагылып: Мт 8:3 кә аңлатманы кара.
Телим: Мт 8:3 кә аңлатманы кара.
Руханига барып күрен: Мк 1:44 кә аңлатманы кара.
Гайсә еш кына аулак урыннарга китеп дога кыла иде: Бу Лүк кенә Гайсәнең дога кылуы турында искә алган кайбер очракларның берсе. (Лк 3:21; 9:28 гә аңлатмаларны кара.) Бу шигырьдә кулланылган грек фигыльләренең формалары дога кылу Гайсәнең өзлексез гадәте булган икәнен күрсәтә. «Аулак урыннарга» дип бирелгән грек сүзе э́ремос еш кына чүл я сахра дигәнне аңлата, ләкин ул гомумән «аулак урынны» да күрсәтергә мөмкин (Мт 14:13; Мк 1:45; 6:31; Лк 4:42; 8:29). Гайсә дәрвиш булмаган; ул кешеләр белән булырга яраткан (Мт 9:35, 36; Лк 8:1; 19:7—10; Ях 11:5). Әмма ул үз Атасы белән булырга тагы да күбрәк яраткан, шуңа күрә ул еш кына аулак урын эзләгән. Аның Йәһвә белән, иркенләп догада сөйләшер өчен, икәүдән-икәү каласы килгән (Мт 14:23; Мк 1:35).
Йәһвә... кодрәт: Грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. «Кодрәт» яки «көч» дип тәрҗемә итеп булган грек сүзе ди́намис Септуагинтада очрый; анда еврей текстында Йәһвәнең кодрәте, ягъни көче турында әйтелә һәм контекстта тетраграмматон кулланыла. (Зб 21:1, 13; 93:1; 118:15; Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 5:17 кара.)
чирәпләрен сүттеләр дә: Гайсәнең паралич суккан бер кешене савыктыруы турындагы хәбәр Маттай (9:1—8), Марк (2:1—12) һәм Лүк хәбәрләрендә язылган. Бар өч хәбәр бер-берсен тулыландыра. Маттай ул кешенең түбә аша төшерелгәне турында бернәрсә дә әйтми. Әмма Маркның аңлатуы буенча, паралич суккан кешенең дуслары, түбәне сүтеп, шул тишектән аны носилкасы белән бергә нәкъ Гайсә алдына төшергәннәр. Лүк исә ул кешене түбәнең «чирәпләрен сүтеп» төшергәннәр дип әйтә. (Мк 2:4 кә аңлатманы кара.) «Чирәпләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ке́рамос «балчыкны» — чирәпләр ясалган материалны аңлатырга мөмкин, ләкин монда бу грек сүзенең күплек формасы, күрәсең, «түбә чирәпләрен» белдерә. Чирәпле түбәләрнең борынгы Исраилдә булганына дәлилләр бар. Марк һәм Лүк хәбәрләрендә нинди түбә турында язылганын төгәл әйтеп булмаса да, бәлки, һәр чирәп балчык түбәгә куелгандыр я ничек тә булса беркетелгәндер. Һәрхәлдә, бу хәбәрләрдә паралич суккан кешенең дуслары, аны Гайсә янына китерер өчен, зур тырышлыклар куйган дип ап-ачык әйтелә. Аларның эшләре, һичшиксез, иманнарының тирәнлеген күрсәткән, чөнки бар өч хәбәрдә дә Гайсә аларның «иманнарын күргән» дип әйтелә (Лк 5:20).
аларның иманнарын күреп: Мт 9:2 гә аңлатманы кара.
Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
гөнаһларны кичерергә: Мт 9:6 га аңлатманы кара.
Леви: Параллель хәбәрдә Мт 9:9 да бу шәкерт Маттай дип аталган. Марк белән Лүк, аның турында элекке салым җыючы буларак сөйләгәндә, Леви исемен куллана (Мк 2:14), ә рәсүлләрнең берсе буларак искә алганда, Маттай исемен куллана (Мк 3:18; Лк 6:15; Рс 1:13). Изге Язмаларда Левинең, Гайсә шәкерте булып киткәнче, Маттай исеме булганмы, юкмы икәнлеге ачыкланмый. (Мк 2:14 кә аңлатманы кара.)
салым җыю урынында: Мк 2:14 кә аңлатманы кара.
Минем шәкертем бул: Мк 2:14 кә аңлатманы кара.
Табын алдында: Мк 2:15 кә аңлатманы кара.
салым җыючы: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
ураза тота: Мт 6:16 га аңлатманы кара.
Кияүнең дусларын: Мт 9:15 кә аңлатманы кара.
шәрабны... турсыкка: Мт 9:17 гә аңлатманы кара.
искиткеч: Я, бәлки, кайбер кулъязмалар буенча, «искиткечрәк».