Сикомор агачы
Сикомор агачы, ягъни кыргый инҗир (Ficus sycomorus) Мәсихче Грек Язмаларында бер генә мәртәбә, Гайсәнең б. э. 33 елының язында Әрихәгә килүе турындагы хәбәрдә искә алына (Лк 19:1—10). Бу агач инҗир агачы һәм тут агачы белән бер семьялыкка керә. Сикомор агачының җимеше инҗир агачыныкы шикелле. Бу нык агачның биеклеге 10—15 м җитә, һәм ул берничә йөз ел яшәргә мөмкин. Сикомор агачлары Үрдүн үзәнендә үскән, һәм Еврей Язмаларында алар шулай ук яр буендагы тигезлекләр һәм Яһүдиянең таулы җирләре арасындагы Шәфелдә күп иттереп үскән диелә (1Пат 10:27; 2Ел 1:15; 9:27). Бу мәңге яшел агачның куе киң ябалдашы зур күләгә бирә. Шуңа күрә ул агачларны еш кына юл буйлап утыртканнар. Бу агачның юан кәүсәсе төбеннән үк диярлек ботаклана башлый, һәм аның аскы ботаклары җиргә якын үсә. Шуңа күрә кыска буйлы Заккайга аңа менәргә җиңел булган.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: