Кидрон үзәне
Кидрон үзәне (Нахаль Кидрон) Иерусалимны Зәйтүн тавыннан аерып тора һәм шәһәрнең көнчыгыш ягы буйлап башлыча төньяктан көньякка таба сузыла. Бу үзән Иерусалим стеналарыннан төньякка таба берникадәр ераклыкта башлана. Башта ул киң һәм сай, ә аннан соң тарая һәм тирәнәя башлый. Элеккеге гыйбадәтханәнең көньяк чиге каршысында аның тирәнлеге якынча 30 м, ә киңлеге 120 м; Гайсә көннәрендә ул, күрәсең, тирәнрәк булган. Кидрон үзәне Яһүдия чүле аша Үле диңгезгә таба сузыла. Гайсә, б. э. 33 елының 14 нисанында Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәннән соң, шул үзән аша үтеп, Гитсимән бакчасына кергән (Ях 18:1).
1. Кидрон үзәне
2. Гыйбадәтханә тавы
3. Зәйтүн тавы (күрсәтелгән өлештә зират урнашкан)
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: