Пальма агачы
Изге Язмалар язылган чорда финик пальмасы (Phoenix dactylifera) Исраилдә һәм аның тирә-ягында күп итеп үскән. Пальмалар Гәлиләя диңгезенең яры буенда һәм эссе Үрдүн үзәненең көньяк өлешендә күп булган. Алар «финик пальмалары шәһәре» дип аталган Әрихә янында аеруча күп үскән (Кн 34:3; Хк 1:16; 3:13; 2Ел 28:15). Финик пальмасының биеклеге 30 м җитә ала. Аның ботаклары 3—5 м кадәр үсә. Яһүдләр пальма ботакларын шатлыклы Куыш кору бәйрәме вакытында җыйган (Лв 23:39—43; Нк 8:14, 15). Халык, Гайсәне «Исраил Патшасы» буларак сәламләгәндә, пальма ботаклары кулланган (Ях 12:12, 13). Бу аларның, күрәсең, аның патша дәрәҗәсен данлаганын һәм аңа буйсынганын күрсәткән. Ач 7:9, 10 да искә алынган «бихисап күп кеше» дә «кулларына пальма ботаклары тотып»: «Коткару... Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» — дип әйтә.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: