Мәсихче Грек Язмаларының билгеле булган иң борынгы папирус кисәге
Монда Райлендз папирусы 457 (P52) кисәгенең алгы һәм арткы ягы күрсәтелгән; бу Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең бер өлешенең бик борынгы күчермәсе. Манчестерда (Англия), Джон Райлендз китапханәсендә сакланган бу папирус кисәге 1920 елны Мисырда сатып алынган. Аның бер ягында Ях 18:31—33 нең өлеше, ә икенчесендә Ях 18:37, 38 нең өлеше сакланып калган. Папирусның ике ягында да язуларның булуы аның кодекс өлеше булганын күрсәтә. Ул кисәкнең зурлыгы 9x6 см. Күп кенә белгечләр аны Мәсихче Грек Язмаларының грек телендә сакланып калган иң борынгы кулъязмасы дип саный һәм ул б. э II гасырының беренче яртысына карый дип уйлый. Яхъяның Яхшы хәбәре якынча б. э. 98 елында язылган булган. Димәк, бу күчермә берничә дистә елдан соң гына ясалган булган. Аның тексты соңрак ясалган грек телендәге тулырак кулъязмаларга бик якын. Ул кулъязмалар Мәсихче Грек Язмаларының хәзерге тәрҗемәләре өчен нигез булып тора.
Чыганак:
© The University of Manchester. Licensed under CC BY-NC-SA 4.0 (http://creativecommons.org/licenses/by/4.0/). Derivative work based on images: http://www.library.manchester.ac.uk/rylands/whats-on/exhibitions/rylands-gallery/
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: