Көринттәге хөкем итү урыны
Бу фоторәсемдә Көринттәге «хөкем итү урыны», ягъни бема, калдыклары күрсәтелгән. Ул халык алдында сөйләр өчен кулланылган зур күтәренке мәйданчык булган. Көринттәге хөкем итү урыны шәһәр агорасы, ягъни җәмәгать урыны, үзәге янында урнашкан булган. Шәһәр хакиме бу мәйданчыктан үзе чыгарган хөкемнәрне игълан иткән. Бу урын ак һәм күк төсле мәрмәрдән салынган һәм бай итеп бизәлгән булган. Хаким янына килгән кешеләр шул мәйданчыкка тоташкан мозаик идәнле һәм эскәмияле бүлмәләрдә көткән. Монда Көринттәге хөкем итү урынының, рәссамнең күзаллавы буенча, б. э. беренче гасырында нинди була алганы күрсәтлегән. Шул урынга яһүдләр Паулны проконсул Галиун янына китергән дип санала.
Чыганак:
Courtesy of the Hellenic Ministry of Culture and Sports
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: