Император Клавдий
Рәсүлләр китабында Рим императоры Клавдий ике тапкыр искә алына (Рс 11:28; 18:2). Ул үзенең бертуган абыйсының улы Калигула (б. э. 37—41 елларында идарә иткән һәм Изге Язмаларда искә алынмый) урынына алмашка килгән. Клавдий Римның дүртенче императоры булган һәм б. э. 41—54 елларында идарә иткән. Якынча б. э. 49 я 50 елында Клавдий бар яһүдләргә Римнан китәргә боерган. Нәтиҗәдә, Прискиллә белән Әкил Көринткә күченгән һәм шунда рәсүл Паул белән очрашкан. Кайбер чыганаклар буенча, б. э. 54 елында Клавдийның дүртенче хатыны аны агулап үтергән. Клавдий урынына Нерон император булып киткән.
Чыганак:
FOTO © GOVERNATORATO SCV – DIREZIONE DEI MUSEI
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: