Марк бәян иткән Яхшы хәбәр. Кайбер төп вакыйгалар
Вакыйгалар мөмкин кадәр хронологик тәртиптә китерелгән
Һәр Яхшы хәбәр буенча ясалган картада вакыйгалар тезмәсе үзенчә күрсәтелә
1. Чумдыручы Яхъя Үрдүн елгасы янындагы чүлдә хезмәт итә (Мт 3:1, 2; Мк 1:3—5; Лк 3:2, 3)
2. Гайсәнең Үрдүн елгасында суга чумдырылуы; Йәһвә Гайсәне үз Улы дип атый (Мт 3:13, 16, 17; Мк 1:9—11; Лк 3:21, 22)
3. Гайсә Гәлиләядә вәгазьли башлый (Мт 4:17; Мк 1:14, 15; Лк 4:14, 15)
4. Гәлиләя диңгезе ярында Гайсә дүрт шәкертне кеше тотучылар булырга чакыра (Мт 4:18—22; Мк 1:16—20)
5. Гайсә Кәпернаумдагы синагогада өйрәтә (Мк 1:21; Лк 4:31, 38)
6. Гайсә Кәпернаум янындагы тауга менә һәм 12 рәсүлне сайлый (Мк 3:13—15; Лк 6:12, 13)
7. Гәлиләя диңгезе; Гайсә көчле давылны тынычландыра (Мт 8:23—26; Мк 4:37—39; Лк 8:22—24)
8. Бәлки, Кәпернаумда бер хатын Гайсәнең өс киеменә кагыла һәм савыга (Мт 9:19—22; Мк 5:25—29; Лк 8:43, 44)
9. Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш ягында Гайсә якынча 5 000 ир-атны тукландыра (Мт 14:19—21; Мк 6:39—42, 44; Лк 9:14, 16, 17; Ях 6:10, 11)
10. Гайсә үз шәкертләренә көймәгә утырып, Битсәидә ягына барырга куша (Мт 14:22; Мк 6:45)
11. Тир һәм Сидон өлкәләрендә Гайсә Сурия Финикиясендә яшәүче хатынның кызын савыктыра (Мт 15:21, 22, 28; Мк 7:24—26, 29)
12. Гайсә, Гәлиләя диңгезе ягына барганда, Декаполис өлкәләре аша үтә (Мк 7:31)
13. Битсәидәдә Гайсә бер сукыр кешене савыктыра (Мк 8:22—25)
14. Переядә Гайсә халыкны өйрәтә (Мт 19:1—3; Мк 10:1, 2)
15. Әрихә янында Гайсә сукыр кешеләрне савыктыра (Мт 20:29, 30, 34; Мк 10:46, 47, 51, 52; Лк 18:35, 40—43)
16. Гайсә гыйбадәтханәне чистарта (Мт 21:12, 13; Мк 11:15—17; Лк 19:45, 46)
17. Гыйбадәтханәнең Хатын-кызлар ишегалдында урнашкан хәзинәсендә Гайсә ике вак акча салган ярлы тол хатынны күзәтә (Мк 12:42—44; Лк 21:1—4)
18. Гыйбадәтханәдән чыгып Зәйтүн тавы ягына барганда, Гайсә гыйбадәтханәнең җимерелүе турында алдан әйтә (Мт 24:1, 2; Мк 13:1, 2; Лк 21:5, 6)
19. Иерусалим шәһәрендә Пасах бәйрәме өчен барысы әзерләнә (Мк 14:13—16; Лк 22:10—13)
20. Гайсәне баш рухани Каяфәс йортына китерәләр (Мт 26:57—59; Мк 14:60—62; Лк 22:54)
21. Гайсә яңадан Югары киңәшмә алдында, бу юлы Югары киңәшмә залында тора (Мк 15:1; Лк 22:66—69)