Альфа һәм Омега Грек алфавитының беренче һәм соңгы хәрефләре. Алар Ачылыш китабында өч тапкыр Аллаһының титулы буларак кулланыла. Шул контекстларда бу титул мәгънәсе буенча «беренче һәм соңгы» һәм «баш һәм ахыр» дигән сүзтезмәләргә тиң (Ач 1:8; 21:6; 22:13).