Манна
Исраиллеләрнең 40 ел буе чүл буйлап йөргәндә ашаган төп ризыгы. Аны Йәһвә биргән. Шимбә көненнән тыш ул һәр көн җир өстендә чык катламы астында могҗизалы рәвештә пәйда булган. Исраиллеләр аны беренче тапкыр күргәч, «нәрсә бу?» (евр. «ман ху?») дигәннәр (Чг 16:13—15, 35). Бүтән урыннарда ул «күктән икмәк» (Зб 78:24), «күктән иңгән икмәк» (Зб 105:40) һәм «куәтле затларның икмәге» (Зб 78:25) дип атала. Гайсә манна сүзен шулай ук күчмә мәгънәдә дә кулланган (Ях 6:49, 50).