Иманнары өчен төрмәдә. Эритрея
Эритрея хөкүмәте Йәһвә Шаһитләрен кулга ала һәм төрмәгә утырта. Бу хәл инде күп еллар дәвам итә. Алар суд та үткәрмичә, Шаһитләрне, хатын-кызларны да, картларны да төрмәгә ташлыйлар. Илнең президенты Афеворки 1994 елда, 25 октябрьдә указ чыгарган булган. Шул указ нигезендә Эритреядәге Шаһитләрне гражданлыктан мәхрүм итә башлаганнар. Сәбәп? Шаһитләрнең 1993 елда үткән бәйсезлеккә кагылышлы референдумда катнашмаулары һәм үз ышанулары аркасында армия сафларына барудан баш тартулары. Бу көннәрдә Эритрея хакимиятләре кешеләрне армиягә барырга мәҗбүр итә, әмма моңа кадәр алар кешеләргә альтернатив граждан хезмәтен үтәргә мөмкинлек биргән булган. Күп кенә Йәһвә Шаһите үткән елларда, башка хөкүмәтләр идарә иткәндә, андый хезмәтне үткән булган. Шуңа күрә аларга «Милли хезмәтне тәмамлау турында сертификат» биргәннәр һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре әйткән булганнар. Ләкин президент указын кулланып дәүләт куркынычсызлыгы органнары Йәһвә Шаһитләрен төрмәгә утырта, җәзалый һәм җәберли. Аларның максаты: Шаһитләрне үз иманнарыннан ваз кичәргә мәҗбүр итү.
Шушы көнгә 65 Шаһит (38 ир-ат һәм 27 хатын-кыз) төрмәдә утыра. 2024 елның сентябрь аенда төрмәдә утыручылар саны шактый гына арткан. Шул айны хакимият вәкилләре тыныч кына үткәрелгән дини җыелышка бәреп кергән һәм 24 кешене кулга алган. Җыелыш шәхси йортта үткәрелгән булган. Ике баланы соңрак азат иткәннәр. Берничә көннән соң 85 яшьлек башка бер Шаһитне кулга алганнар. Шул 23 Шаһит соңрак Май Серва төрмәсенә күчерелгән булган. 2024 елның 7 декабрь көнендә Сарон Гербаны азат иткәннәр. Ул балага узып инде 9 айда булган. (Бу аның беренче баласы.) 2025 елның 15 гыйнвар көнендә 82 яшьлек Мизан Гебрейесус азат ителгән булган.
2024 елның 1 ноябрь көнендә милли иминлек хезмәте эшчеләре 4 Шаһитне кулга алганнар. Бу очракта 16—18 яшьлек яшьләр булган. Алардан сорау алганнар һәм Май Серва төрмәсенә җибәргәннәр. 22 ноябрь көнне хакимлеккә ия кешеләр Алмаз Гебрехивотның кызын мәктәптән полициягә алып киткәннәр. Алмаз үз кызы артыннан анда килгәч, аның кызын азат иткәннәр, ә Алмазны кулга алганнар. Хәзер ул Асмэра шәһәренең 5 нче полиция участогында кала.
Күптән түгел ике кардәш азат ителде: 2025 елның 25 февраль көнендә Май Серва төрмәсеннән Микал Таддессе, ә 12 мартта Ади-Абето төрмәсеннән Беректи Гебретатиос.
Төрмәдәге Шаһитләр андагы начар шартлар аркасында үлә
Эритреядә Май Серва һәм башка төрмәләрдәге Шаһитләр бик начар шартларда яши. Камералар кечкенә һәм шыгрым тулы. Хәтта иркенләп ятарлык урын юк. Камерадагы кешеләр бер якларына борылып бер-берсенә терәлеп йоклыйлар. Ир-атларга, хатын-кызларга да көненә ике тапкыр гына һәм сак астында да бәдрәфкә барырга рөхсәт ителә. Медик ярдәм күрсәтелми, ризык һәм су җитәрлек бирелми
Төрмәдәге начар шартлар аркасында 4 Шаһит үлгән булган. Ә өч олы яшьтәге Шаһит төрмәдән азат ителгәннән соң вафат булган.
2011 һәм 2012 елларда Майтер төрмәсендә ике Шаһит, мәрхәмәтсез мөгамәлә аркасында, үлгән булган. 62 яшьлек Мисгина Гебретинсае 2011 елның июлендә үлгән. Аны «баз» дип аталган җәза бирү урынына утырткан булганнар һәм ул каты эсселек аркасында вафат булган. 68 яшьлек Йоханнес Хайле 2012 елның 16 августында үлгән. Ул да 4 ел Мисгина Гебретинсае кичергән авырлыклар кичергән булган.
Өч олы яшьтәге Шаһит — Кахсай Меконнен, Гоитом Гебрекристос һәм Тсехайе Тесфамариам азат ителгәннән соң үлгәннәр, чөнки Майтер төрмәсендә аларны бик начар шартларда тоткан булганнар.
2018 елда ике Шаһит, Май Серва төрмәсенә күчерелгәннән соң, үлгән булган. Аларның берсе — Хабтемайкл Тесфамариам 76 яшендә 3 гыйнвар көнне үлгән, ә икенчесе — Хабтемайкл Меконен 77 яшендә 6 март көнне вафат булган. Эритрея хакимиятләре аларның икесен дә 2008 елда, бернинди гаеп белдермичә, төрмәгә утырткан булган.
Төрмәдә үлемнәренә кадәр утыралар
Төрмәдә утыручы Йәһвә Шаһитләренең күпчелеген төрмәгә утырасы елларын әйтмичә утырталар. Аларның азат ителергә өметләре юк. Төрмәдән аларны я үлсәләр, я үлем хәленә җитсәләр генә азат итәләр. Аларга, законны кулланып, үзләрен якларга рөхсәт итмиләр, шуңа күрә алар төрмәдә гомерләре ахырына кадәр утырырга мәҗбүр дип әйтеп була.
Кайбер саннар һәм вакыйгалар
2025 ел, 17 июнь
Төрмәгә 65 Шаһит утыртылган.
2024 ел, 22 ноябрь
Алмаз Гебрехивот сәяси партиягә кушылудан баш тартканы өчен кулга алына.
2024 ел, 1 ноябрь
4 Шаһит (студентлар) кулга алына һәм Май Серва төрмәсенә күчерелә.
2024 ел, 27 сентябрь
23 Шаһит кулга алына һәм Май Серва төрмәсенә күчерелә.
2021 ел, 1 февраль
Төрмәдән өч Шаһит азат ителгән.
2021 ел, 29 гыйнвар
Төрмәдән бер Шаһит азат ителгән.
2020 ел, 4 декабрь
Төрмәдән 28 Шаһит азат ителгән.
2018 ел, 6 март
77 яшьлек Хабтемикаэль Меконен Май Серва төрмәсенә күчерелгәннән соң вафат була.
2018 ел, 3 гыйнвар
76 яшьлек Хабтемикаэль Тесфамариам Май Серва төрмәсенә күчерелгәннән соң вафат була.
2017 ел, июль
Майтер төрмәсендә утыручы бар Шаһитләр Асмэра шәһәре янындагы Май Серва төрмәсенә күчерелә.
2014 ел, 25 июль
14 апрельдә кулга алынган күпчелек кеше азат ителгән, әмма 27 апрельдә кулга алынган 20 кеше төрмәдә кала. Шулай итеп 73 Шаһит төрмәдә утыра булып чыга.
2014 ел, 27 апрель
Изге Язмаларны өйрәнер өчен үткәрелгән очрашуда 31 Шаһит кулга алына.
2014 ел, 14 апрель
Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәргәндә 90 нан артык Шаһит кулга алынган булган.
2012 ел, 16 август
Төрмәдә бик авыр шартларда утырган 68 яшьлек Йоханнес Хайле үлә.
2011 ел, июль
Төрмәдә бик авыр шартларда утырган 62 яшьлек Мисгина Гебретинсае үлә.
2009 ел, 28 июнь
Гыйбадәт кылу вакытында бер Шаһит йортына хакимлеккә ия кешеләр бәреп керә һәм андагы бар Шаһитләрне, 23 кешене, кулга алалар. Анда 80 яшьлек картлар да, 2 яшьлек сабый да була.
2009 ел, 28 апрель
Полиция участокларындагы бар Шаһитләрне Майтер төрмәсенә күчерәләр. Бер кешене генә иреккә чыгарып җибәрәләр.
2008 ел, 8 июль
Хакимлеккә ия кешеләр Шаһитләрнең йортларына кереп 24 Шаһитне кулга ала. Шул Шаһитләрнең күпчелеге үз гаиләләрен тәэмин итүче кешеләр булып чыга.
2002 ел, май
Хөкүмәт 4 дингә генә хуплау бирә, ә башка бар диннәрне бетерергә куша.
1994 ел, 25 октябрь
Президент указы буенча, Йәһвә Шаһитләрен гражданлыктан, төп граждан хокукларыннан мәхрүм итәргә боерык чыга.
1994 ел, 17 сентябрь
Суд та үткәрелмичә, бернәрсәдә дә гаепләнмичә Паулос Ияссу, Исаак Могос һәм Негеде Теклемариам төрмәгә утыртыла.
1950 еллар
Эритреядә Йәһвә Шаһитләренең беренче төркемнәре оештырыла.