Өмет. Чыннан да булышамы?
УН ЯШЬЛЕК Дэниел бер ел буе рак чире белән көрәшкән. Табиблар һәм туганнары инде өметсезлеккә бирелгән булган, әмма Дэниел бирешмәгән. Үскәч ул галим булырга һәм рактан дәва табарга хыялланган. Аеруча ул үзенең рак чире төрен белгән табибка өметләнгән һәм аның килү көнен көткән. Ләкин шул көн килеп җиткәч, табиб начар һава торышы аркасында килә алмаган. Дэниелның рухы төшкән. Беренче тапкыр аны бернәрсә дә кызыксындырмаган. Кызганычка каршы, берничә көннән соң ул үлеп киткән.
Дэниел турындагы бу очракны бер белгеч сөйләгән. Ул белгеч өметнең һәм күңел төшенкелегенең сәламәтлеккә тәэсирен тикшергән. Бәлки, сезнең Дэниел очрагына охшаш хәлләр турында ишеткәнегез бардыр. Әйтик, берәр карт кеше, үлем түшәгендә ниндидер мөһим вакыйганы, мәсәлән яраткан кешенең килүен я туй еллыгын, зарыгып көткән ди. Ә бу вакыйга үткәч күп тә үтмәстән, ул үлеп киткән. Ни өчен шулай була? Өмет чыннан да кешенең гомерен озынайта аламы?
Күп кенә тикшерүчеләр уйлавынча, оптимизм, өмет һәм башка уңай хис-тойгылар кеше сәламәтлегенә һәм тормышына чыннан да яхшы яктан тәэсир итә. Башкалары исә алар белән килешми. Кайбер галимнәр андый фикерләр фәнгә каршы килә дип әйтә. Аларның уйлавы буенча, физик чир-авырулар физик сәбәпләр аркасында гына була.
Әлбәттә, өметнең көченә ышанмаган кешеләр элек тә булган. Меңләгән ел элек грек фәлсәфәчесе Аристотельдән «өмет» сүзенең аңлатмасын сораганнар. Аристотель болай дип җавап биргән: «Өмет ул — өндәге төш». Ә гасырлар узгач, Американың сәяси эшлеклесе Бенджамин Франклин: «Өметкә тотынган кеше ачлыктан үләр»,— дигән.
Нәрсә соң ул өмет? Ялган юату бирүче буш хыяллар гынамы? Я сәламәтлегебезгә, тормышыбызга чын файда китерүче һәм безне бәхетле итүче нәрсәме?