Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 2 8-9 б.
  • Балага җенси өлгерү чагында булышу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Балага җенси өлгерү чагында булышу
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АВЫРЛЫК
  • НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Җенси яктан өлгергәндә туган авырлыкларны мин ничек җиңә алам?
    Яшьләрнең сораулары
  • Яшүсмерләр белән аралашу
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2016
  • Яшүсмерне киләчәк тормышка ничек әзерләргә?
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Уяныгыз! 2016
g16 № 2 8-9 б.
Әти үз улы белән сөйләшә

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | БАЛАЛАРНЫ ТӘРБИЯЛӘҮ

Балага җенси өлгерү чагында булышу

Әти үз улы белән юл билгесенә карап тора. Юл билгесендә балачактан җитлеккәнлеккә алып баручы җенси өлгерү чагы күрсәтелгән

АВЫРЛЫК

Сезгә бәбиегезне кичә генә кулыгызда тоттыгыз кебек тоела. Хәзер исә ул инде сабый түгел. Әле дә бала булса да, озакламый ул җитлеккәнлеккә алып баручы юлга басар, аның җенси өлгерү чагы башланыр.

Сез улыгызга я кызыгызга җиңел булмаган, аптырашта калдыра алган бу чорны үтәргә ничек ярдәм итә аласыз?

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Җенси өлгерү төрле балаларның төрле яшьтә башлана. Кемнеңдер ул сигез яшендә, башкаларның исә унбиш яшендә я соңрак башланырга мөмкин. «Җенси өлгерүнең төрле яшьтә башлануы — норма»,— дип әйтелә бер китапта («Letting Go With Love and Confidence»).

Җенси өлгерү ярдәмсезлек тойгысын тудыра ала. Яшүсмерләрне башкаларның үзләре турында нәрсә уйлавы нык борчырга мөмкин. «Мин тышкы кыяфәтемә һәм үземне ничек тотканыма күп игътибар бирә башладым,— дип искә төшерә Джаредa исемле бер егет.— Кешеләр арасында булганда, алар мине сәер кеше итеп санамыймы, дип борчыла идем». Бетчәләр чыгуы яшүсмерләрнең үз-үзләренә ышанычын тагы да киметергә мөмкин. «Миңа битем мишень булып тора кебек тоела иде,— дип сөйли Келли исемле 17 яшьлек кыз.— Мин елаганымны һәм үземне ямьсез дип санаганымны хәтерлим».

Җенси өлгерү иртә башланган балаларның үз авырлыклары туа. Мәсәлән, кызларның сөт бизләре беленә һәм фигуралары үзгәрә башлаганда, башкалар аларны үчекләргә мөмкин. «Өстәвенә, андый кызларга үзләреннән олырак булган, җенси мөнәсәбәтләргә керергә омтылган егетләр игътибар итә башлый»,— дип әйтелә яшүсмерләрне тәрбияләүгә багышланган бер китапта («A Parent’s Guide to the Teen Years»).

Җенси өлгерү җитлеккән булуны аңлатмый. «Егет күңеленә акылсызлык сеңгән»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 22:15 тә (искәрмә). Җенси өлгерү хәлне үзгәртми. Яшь кеше үскән булып күренсә дә, бу «аның акыллы карарлар кабул итәргә сәләтле, җаваплы булганын, үзен тота белгәнен я башка яктан җитлеккән булганын бер дә аңлатмый»,— дип әйтелә «Сез һәм яшүсмерегез» дигән китапта («You and Your Adolescent»).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Җенси өлгерү турында алдан сөйләшегез. Балагызга буласы үзгәрешләр, аеруча менструация турында (кызларга) һәм поллюция турында (малайларга) сөйләгез. Башка үзгәрешләрдән аермалы буларак, болары кинәт башлана һәм аптырашта калдырырга һәм хәтта куркытырга мөмкин. Андый темаларга сөйләшкәндә, игътибарны уңай якка — җенси өлгерүнең җитлеккәнлеккә алып барганына тупларга тырышыгыз. (Изге Язмалардагы принцип: Зәбур 139:14.)

Конкрет булыгыз. «Әти-әнием минем белән җенси өлгерү турында уратып сөйләште,— дип сөйли Джон исемле егет.— Мин аларның моның турында турырак сөйләүләрен теләр идем». 17 яшьлек Алана охшаш хисләр белдерә: «Әнием миңа тәнемдәге үзгәрешләрне аңларга булышса да, мин аның үземә күбрәк эмоциональ яктан булышуын теләр идем». Моннан нинди сабак алып була? Җиңел булмаса да, балагызга җенси өлгерүнең бар яклары турында сөйләгез. (Изге Язмалардагы принцип: Рәсүлләр 20:20.)

Әңгәмә корыр өчен, сораулар бирегез. Балагыз үзен уңайсыз хис итмәсен өчен, башта башкаларның җенси өлгерүләре ничек үткәне турында сөйләшегез. Мәсәлән, кызыгызга мондый сорау бирә аласыз: «Синең классташларың арасында берәрсенең күрем күрә башлаганы турында сөйләгәне бармы? Балалар җенси яктан иртәрәк өлгерә башлаган кызлардан көлмиме?» Улыгызга мондый сорау бирә аласыз: «Балалар әкренрәк үскән малайларны үртәмиме?» Яшүсмерләр башкаларның җенси өлгерүе турында сөйли башлаганда, аларга үзләре һәм үз хисләре турында сөйләү җиңелрәк була. Балагыз үз хисләрен бүлешкәндә Изге Язмалардагы мондый принципны кулланыгыз: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

Яшүсмер балагызга «зирәклек һәм аңны» үстерергә булышыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 3:21). Җенси өлгерү чагында бала физик һәм эмоциональ үзгәрешләрне генә кичерми; бу чорда яшүсмер балагызның шулай ук фикер йөртү сәләте үсә. Бу аңа үскәч дөрес карарлар кабул итәргә булышыр. Балагызга яхшы кыйммәтләрне сеңдерер өчен, бу мөмкинлектән файдаланыгыз. (Изге Язмалардагы принцип: Еврейләргә 5:14.)

Бирешмәгез. Күп кенә яшьләр үз ата-аналары белән җенси өлгерү турында сөйләшергә ашкынып тормый кебек күренергә мөмкин. Әмма алданмагыз. «Кызыксынмаган, ямансулаган булып күренгән, ризасызлык белдергән һәм ишетмәмешкә сабышкан яшүсмер һәр сүзне истә калдыра ала»,— дип әйтелә «Сез һәм яшүсмерегез» дигән китапта («You and Your Adolescent»).

a Бу мәкаләдә исемнәр үзгәртелгән.

ТӨП ШИГЫРЬЛӘР

  • «Шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята» (Зәбур 139:14).

  • «Мин сезгә файдалы булырлык һәр нәрсәне сөйләүдән... баш тартмадым» (Рәсүлләр 20:20).

  • «Алар [җитлеккәннәр] үз төшенүчәнлекләрен... яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14).

«Җенси өлгерү чагымда әти-әнием, аеруча әнием, миңа бик булыша иде. Ул миңа барысын аңлатыр өчен вакыт бүлеп куя иде. Мин нәрсә буласын төгәл белә идем, шуңа күрә җенси өлгерү чагымда аптырап тормадым. Өстәвенә, әнием, мин аның белән теләсә кайсы вакытта иркен сөйләшә алсын өчен, барысын эшли иде. Әти-әнием миңа бу чакны җиңел үтәргә ярдәм итте» (Мари, 16 яшь).

«Әти-әнием күп тырышлыклар куйды. Мәсәлән, алар бар бу үзгәрешләр аркасында уңайсызланганымны аңлап, хисләремне хөрмәт итәргә тырышты. Башкаларга моның турында сөйләмәүләре миңа шулай ук булышты. Алар миңа үзем кичерәчәк үзгәрешләр турында һәрвакыт алдан әйтә иде» (Джоан, 18 яшь).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу