Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 3 16 б.
  • Кырмыска муены

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кырмыска муены
  • Уяныгыз! 2016
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сахарада яшәүче көмеш кырмысканың җылылык үткәрмәү үзлеге
    Уяныгыз! 2017
  • Агач кырмыскаларының үз антенналарын чистарту сәләте
    Иҗади эшләр
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2016
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2017
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 3 16 б.

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Кырмыска муены

Бер кырмыска авызында нарат энәсен тотып бара

ИНЖЕНЕР-КОНСТРУКТОРЛАР гади кырмысканың үз авырлыгыннан күп тапкыр авыррак әйберләр күтәрә алу сәләтенә гаҗәпләнә. Аның бу сәләтен аңлар өчен, Огайо штаты (АКШ) университетындагы инженерлар, компьютер модельләре ясап, кырмыска төзелешенең, физик үзлекләренең һәм механик функцияләренең кайбер якларына өйрәнү-тикшерү үткәргән. Бу модельләрне аркылыга ясалган рентген сурәтләре (компьютер томографиясенең микросурәтләре) һәм авырлыклар күтәргәндә кырмыска булдырган көчне имитацияләү ярдәмендә ясаганнар.

Кырмыска төзелешенең бик мөһим өлеше — аның муены, чөнки кырмыска авызында тотып барган йөкнең бар авырлыгы нәкъ муенына туры килә. Кырмыска муенындагы йомшак тукымалар аның күкрәк читлегенең (тәненең) каты тышкы скелеты һәм башы белән тоташа, һәм бу тоташу бер-берсенә керештерелгән кул бармакларының үзара тоташуына охшаш. «Бу уникаль тоташуның төзелеше һәм структурасы муен буынтыгы өчен үтә мөһим,— дип әйтә тикшерүчеләрнең берсе.— Муендагы йомшак тукымалар белән баштагы һәм тәндәге каты тукымалар үзара ничек итеп тоташканы аны бик нык итә. Күрәсең, нәкъ андый тоташу кырмысканы муен буынтыгы ярдәмендә зур йөкләр күтәреп йөртергә сәләтле итә». Тикшерүчеләр кырмыска муенының эшчәнлегенә яхшырак төшенү роботлаштырылган механизмнарны төзү эшенә зур өлеш кертәчәк дип өметләнә.

Сез ничек уйлыйсыз? Кырмысканың катлаулы һәм төрле өлешләрдән торган буынтыклы муены эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу