Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 4 4 б.
  • 1. Реалистик караш саклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 1. Реалистик караш саклагыз
  • Уяныгыз! 2016
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гадәтләр сезгә игелеккә хезмәт итсен
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Кереш сүз
    Уяныгыз! 2016
  • 2. Тиешле шартлар булдырыгыз
    Уяныгыз! 2016
  • Үз гадәтләреңә ничек хуҗа булырга?
    Уяныгыз! 2016
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 4 4 б.
Хатын-кыз исемлек төзи

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕҢӘ НИЧЕК ХУҖА БУЛЫРГА?

1 Реалистик караш саклагыз

Тормышыгызда бар нәрсәне шунда ук үзгәртергә тырышу кайвакыт авыр. Сез үз-үзегезгә болай дип әйтәсез: «Бу атнада мин тәмәке тартуны ташларга, бүтән сүгенмәскә, соң ятмаска, физик күнегүләр ясый башларга, файдалы ризык ашый башларга һәм әби-бабаема шалтыратырга җыенам». Әмма берьюлы бар максатларга ирешергә тырышсаң, берсенә дә ирешмәссең!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тыйнакларга зирәклек хас» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2).

Тыйнак кеше реалистик караш саклый. Ул үзенең вакыты, көче һәм мөмкинлекләре чикле икәнен таный. Шуңа күрә бер үк вакытта барысын үзгәртер урынына ул әкрен-әкрен үзгәрешләр ясый.

Берьюлы бар максатларга ирешергә тырышсаң, берсенә дә ирешмәссең!

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Бер үк вакытта бер я ике гадәт өстендә генә эшләгез. Мондый адымнар булыша ала:

  1. Ике исемлек төзегез: берсендә — сез үстерергә теләгән яхшы гадәтләр, икенчесендә сез арынырга теләгән начар гадәтләр булсын. Һәр исемлеккә мөмкин кадәр күбрәк языгыз. Күбрәк язудан зыян булмас.

  2. Исемлекләрдәге һәр гадәтне әһәмиятлелеге буенча номерлап чыгыгыз.

  3. Һәр исемлектән берничә гадәтне, бәлки, бер я икене генә сайлагыз да алар өстендә эшләгез. Аннары һәр исемлектә язылган киләсе бер-ике гадәткә күчегез.

Начар гадәтне яхшы гадәт белән алмаштырып, процессны тизләтегез. Мәсәлән, начар гадәтләр исемлегендә — телевизорны артык күп вакыт карау, ә яхшы гадәтләр исемлегендә туганнарыгыз белән ешрак аралашу булса, сез мондый карарга килә аласыз: «Көн саен эштән кайткач, шунда ук телевизорны кабызыр урынына мин, берәр дустыма я туганыма шалтыратып, аның белән аралашырмын».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР

«Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

«Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак» (Вәгазьче 7:8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу