Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 5 12-13 б.
  • Рәхмәт хисе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рәхмәт хисе
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рәхмәтле булу иминлегегез өчен кайсы яктан файдалы?
  • Рәхмәтле булу башкалар белән мөнәсәбәтләребезне ничек яхшырта?
  • Рәхмәт хисен ничек үстереп була?
  • «Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Ә сез аны кулланырсызмы?
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Балаларыгызны рәхмәтле булырга өйрәтегез
    Гаилә өчен ярдәм
  • Рәхмәтле бул
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 5 12-13 б.
Бер ир кеше машина ремонтлый, ә икенчесе аңа салкын эчемлек бирә

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Рәхмәт хисе

Рәхмәтле булу физик, акыл һәм эмоциональ яктан шулкадәр зур файда китерә ки, хәтта һәркем бу хисне көндәлек тормышының өлеше итәргә тиеш.

Рәхмәтле булу иминлегегез өчен кайсы яктан файдалы?

МЕДИЦИНА НӘРСӘ ДИП ӘЙТӘ?

Бер бюллетеньдәге мәкалә буенча, «рәхмәтле булу зур шатлык белән тыгыз бәйле. Рәхмәт хисе кешеләргә күбрәк уңай хис-тойгылар тоярга, яхшы кичерешләргә шатланырга, үз сәламәтлекләрен яхшыртырга, бәла-казаларны җиңәргә һәм тыгыз бәйләнешләр булдырырга ярдәм итә» («Harvard Mental Health Letter»).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Изге Язмалар безне рәхмәт рухын үстерергә дәртләндерә. «Рәхмәтле булыгыз»,— дип язган үзе яхшы үрнәк күрсәткән рәсүл Паул. Мәсәлән, ул башкаларның үзе уртаклашкан хәбәргә карата уңай мөнәсәбәте өчен «Аллаһыга өзлексез рәхмәтләр» укыган (Көләсәйлеләргә 3:15; 1 Тисалуникәлеләргә 2:13). Бетмәс бәхет очраклы гына рәхмәт дип әйтүдән түгел, ә рәхмәт рухына ия булудан килә. Бу исә безне мин-минлек, көнчелек һәм үпкәләү хисләреннән яклый, ә андый хисләр аркасында кешеләр бездән читләшә һәм тормышыбызда шатлык югала.

Барлыкка Китерүчебез үзе, хәтта кешеләргә карата, рәхмәтле булуда яхшы үрнәк күрсәтә! Еврейләргә 6:10 да: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә... аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелә. Әйе, безнең Барлыкка Китерүчебез яхшылыкның кадерен белмәүне гаделсез дип саный.

«Һәрвакыт шат булыгыз. Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз» (1 Тисалуникәлеләргә 5:16, 18).

Рәхмәтле булу башкалар белән мөнәсәбәтләребезне ничек яхшырта?

ТӘҖРИБӘ НӘРСӘ КҮРСӘТӘ?

Без, бүләк өченме, яхшы сүз я гамәли ярдәм өченме эчкерсез рәхмәт белдергәндә, бирүче үзен кадерләгәннәрен һәм үзенә рәхмәтле булганнарын сизә. Хәтта ят кешеләр дә игелекле эш кылганда, мәсәлән, ишекне тотып торганда, үзләренә эчкерсез рәхмәт әйткән кешеләргә карата ачык йөзле була.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Бирегез,— дип әйткән Гайсә Мәсих,— үзегезгә дә бирелер. Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар» (Лүк 6:38). Тын океанның көньягындагы Вануату илендә яшәүче саңгырау кыз Роуз мисалын карап чыгыйк.

Роуз Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуларына йөргән, ләкин алардан аз файда алган, чөнки ул үзе дә, җыелыштагылар да ишарәләр телен белмәгән. Ишарәләр телен яхшы тәрҗемә итүче бер ирле-хатынлы шул җыелышка килеп, ул проблеманы күргәч, башкаларны ишарәләр теленә өйрәтә башлаган. Роуз бик рәхмәтле булган. «Үземне яратучы шулкадәр күп дусларым булуына мин шатмын»,— дип әйткән ул. Роузның рәхмәтле булуын һәм хәзер очрашуларда катнашканын күрү аңа ярдәм иткән ирле-хатынлы өчен зур әҗер булып тора. Роуз шулай ук башкаларның үзе белән сөйләшергә дип ишарәләр телен өйрәнер өчен ясаган тырышлыкларын бик кадерли (Рәсүлләр 20:35).

«Корбан сыйфатында рәхмәтләр белдерүче кеше [Аллаһыны] данлый» (Зәбур 50:23).

Рәхмәт хисен ничек үстереп була?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Безнең хисләребез уйларыбыз белән тыгыз бәйле. Изге Язмаларны язучы Давыт Аллаһыга дога кылганда: «Бөтен эшләрең турында уйлыйм, кулың булдырган нәрсәләр турында бирелеп уйланам»,— дип әйткән (Зәбур 143:5). Әйе, Давыт Аллаһының үзе өчен башкарган эшләре турында тирән уйланган. Аның рәхмәтле булу рухы Аллаһы юллары турында һәрвакыт уйланганы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Андый гадәтне ул гомере буе үстергән (Зәбур 71:5, 17).

Изге Язмалар безгә мондый гаҗәеп киңәш бирә: «Хак нәрсәләр... яратуга лаеклы нәрсәләр, хуплап әйтелә торган нәрсәләр, яхшы нәрсәләр һәм мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып яшәгез» (Филипиялеләргә 4:8). «Уйланып яшәгез» дигән сүзләр һәрвакыт уйланырга кирәк икәненә тагын бер мәртәбә басым ясый. Безгә рәхмәтле булу рухын үстерер өчен, уйлану кирәк.

«Күңелем уйларында аңлау чагылыр» (Зәбур 49:3).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу