ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ТАБИГАТЬТӘН ӨСТЕН КӨЧ КАЙДАН КИЛӘ?
Табигатьтән өстен нәрсәләр әсирлегендә
«Вампирлар, убырлар зомбилар артка чигенә, ә җенлеләр, өшкерү алга чыга» («The Wall Street Journal»).
ЯШЬ һәм карт сихерчеләр, таң калдыргыч тылсымчы хатыннар, чибәр вампирлар һәм башка шундыйлар китапларны, фильмнарны һәм видеоуеннарны басып алган. Ни өчен табигатьтән өстен бу персонажлар үзләренә тарта?a
«Берничә дистә ел элек өрәкләргә һәр унынчы америкалы ышанса, хәзер һәр өченчесе ышана,— дип яза социология профессоры Клод Фишер.— Яшь һәм олы яшьтәге америкалылар әйтүенчә, алар рухлар чакыручыларга бара, өрәкләргә һәм өрәкле йортларга ышана, әмма яшьләр моны ике мәртәбә күбрәк диярлек эшли».
Кешеләргә оялаган явыз рухлар турындагы хикәяләр яңадан борчуга салырлык дәрәҗәдә киң тарала бара. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. «Төрле культураларда җенлеләр белән кызыксыну яңадан арта. Моңа соңгы дистәләгән елларда зомбилар, убырлар һәм вампирлар белән мавыгу нигез салган»,— дип яза бер журналда Майкл Калиа («The Wall Street Journal»).
Бер хәбәрдә әйтелгәнчә, «бөтен дөньяда 25—50 процент кеше өрәкләргә ышана, һәм өрәкләр күпчелек халыкларның әдәбиятында төп персонаж булып тора». Кушма Штатларда социология профессорлары Кристофер Бадер һәм Карсон Менкен үткәргән сораштыру буенча, «шактый күп, 70—80 процент, америкалылар ким дигәндә бер табигатьтән өстен нәрсәгә ышана».
Спиритизм һәм табигатьтән өстен нәрсәләр белән мавыгу зыянсыз күңел ачу гынамы?
a Бер сүзлек буенча, табигатьтән өстен нәрсә — «фән я табигать законнары белән аңлатып булмаган» нәрсә («Merriam-Webster’s Learner’s Dictionary»).