ЭНС (зәңгәр төс белән күрсәтелгән) ашкайнату системасының өлеше
Энтераль нерв системасы «икенче миебезме»?
КЕШЕНЕҢ икенче мие бармы? Кайберәүләр кешенең бер мие генә — баш мие генә бар дип әйтер. Әмма кеше организмында башка нерв системалары бар. Аларның берсе шулхәтле киң җәелгән ки, аны галимнәр хәтта «икенче миебез» дип атый. Сүз энтераль нерв системасы (ЭНС) турында бара. Ул башыбызда түгел, ә ашказаны тирәсендә урнаша.
Организмыбызга ризыкны «ягулыкка» әйләндерер өчен, күп көч куярга һәм төрле системаларның үзара килешеп эш итүен кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә, баш миебез ризыкны эшкәртү белән бәйле бар эшләрне ЭНСка тапшырган.
ЭНС катлаулылык ягыннан баш миеннән гадирәк булса да, аны гади дип атап булмый. Кеше ЭНСында 200—600 миллионга кадәр нейрон бар. Нейроннарның «ятьмәсе» ашказаны белән эчәклек эчендә урнашкан. Галимнәр әйтүенчә, ЭНС башкарган эшне баш мие башкарса, нейроннар күпкә калынрак булырлар иде. Бер китапта болай дип әйтелә: «Ашкайнату системасының үз-үзе белән идарә итүе күпкә уңайлырак һәм күпкә куркынычсызрак» («The Second Brain»).
«ХИМИК ЛАБОРАТОРИЯ»
Ашказанына эләккән ризыкны эшкәртер өчен күп кенә химик матдәләр кирәк. Алар кирәкле вакытта җитештерелергә һәм кирәкле урынга җибәрелергә тиеш. Профессор Гари Мо әйтүенчә, ашкайнату системасын «химик лаборатория» дип атап була. Шул системада баручы процессларның катлаулылыгы хәйран калдыра. Мәсәлән, эчәклек эченә игътибар итик. Аның эче махсус күзәнәкләрдән тора. Алар химик детекторлар, ягъни тәм рецепторлары, булып эш итә һәм ашаган ризыкның химик составын билгеләп тора. Бу информация ЭНСка шул ризыкны эшкәртер өчен кирәкле ферментларны сайларга булыша һәм шул ферментлар ризыкны, төрле матдәләргә бүлгәли. Ә ул матдәләрне организмыбыз инде үзләштерә ала. ЭНС шулай ук ризыкның химик үзенчәлекләрен, шул исәптән әчелеген билгеләп, кирәкле ферментларның күләмен тиешенчә үзгәртә.
Ашказаны белән эчәклекне берәр заводтагы җитештерү линиясе белән чагыштырып була. Әмма тәнебездәге бу «линия» белән күбесенчә ЭНС идарә итә. Шул «линия» буйлап мускуллар урнашкан һәм безнең «икенче миебез», ризык үтсен өчен, шул мускулларга кирәкле импульс җибәрә. ЭНС, алар ешрак я көчлерәк хәрәкәт итсен өчен, импульсларны үзгәртә ала һәм моның ярдәмендә ризык конвейердан баргандай бара.
ЭНС безне яклау өчен дә җаваплы. Организмга эләккән ризыкта куркыныч бактерияләр булырга мөмкин. Нәкъ шуңа күрә безнең иммун системасының мөһим компоненты — бар лимфоцитларның 70—80 проценты эчәклектә урнашкан да! Кеше эченә ризык белән зарарлы бактерия эләксә, ЭНС мускуллар көчле хәрәкәт ясасын өчен, импульслар җибәрә. Нәтиҗәдә, кеше коса я эче китә һәм токсиннарның зур өлеше организмнан чыгарыла.
ТЫГЫЗ БӘЙЛӘНЕШ
ЭНС баш миеннән бәйсез эш итә кебек тоелса да, хәл башкарак: бу ике нерв системасы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә эш итә. Мәсәлән, ЭНС гормоннар җитештерүдә мөһим роль уйный. Ә алар мигә кайчан һәм күпме ашарга кирәк икәнен «хәбәр итә». ЭНСның нерв күзәнәкләре сезнең тук булуыгыз турында хәбәр итә һәм күбрәк ашасагыз косарга теләк уятыр өчен кирәкле сигнал бирә ала.
Бу мәкаләне укыганга кадәр дә сез ашкайнату системасы белән баш миебез арасында бәйләнеш барлыгын белгәнсездер. Игътибар иткәнсездер: майлы ризык ашасаң, кәеф күтәрелеп китә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ЭНС баш миенә «бәхет сигналлары» җибәрә, һәм моның нәтиҗәсендә организмда күңелне күтәреп җибәргән процесслар үтә. Бәлки, моның аркасындадыр кешеләр, берәр стресс кичерсәләр, тәмле ризык капкалап ала. Хәзер галимнәр депрессияне дәвалар өчен, ЭНСны баш миенә «бәхет сигналлары» җибәрергә өйрәтергә тели.
Ашкайнату системасының баш мие белән хезмәттәшлек итүенең башка бер мисалы — стресс я тирән борчу кичергәндә ашказанының әрнүе. Андый хәл ЭНС ашказанына әзрәк кан җибәрә башлаганга була. Стресс кичергәндә башка бер реакция — косу. Андый очракларда ЭНС эчәклеккә ризыкны башка якка этәргә куша. Галимнәр испләвенчә, ми белән эчәклек арасындагы бәйләнеш, шулай ук, «эчке сизем» нигезендә дә ятарга мөмкин.
ЭНС андый хисләр тудырса да, ул безнең өчен уйлый алмый, ул карарлар да кабул итә алмый. Әйе, ЭНС баш мие түгел. ЭНС сезгә җыр язарга, гаиләдә акчаны акыл белән тотарга һәм өй эшләрен эшләргә булышыр дип өметләнмәгез. Шулай да ЭНСны тикшереп, галимнәр аның катлаулылыгына хәйран кала. Аның ничек эш итүе әле дә сер булып кала. Шуңа күрә, якын арада ашарга утыргач, эчегездә нинди катлаулы процесслар башланачак, ничек төрле органнарыгыз бер-берсе белән үзара эш итә башлаячак икәне турында уйлап карагыз!