Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 3 14-15 б.
  • Фәрештәләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фәрештәләр
  • Уяныгыз! 2017
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фәрештәләр кемнәр алар?
  • Фәрештәләр борынгы вакытларда ни эшләгән?
  • Бүген фәрештәләр нәрсә эшли?
  • Фәрештәләр кемнәр алар?
    Рухи сорауларга җавап
  • Фәрештәләр турында хакыйкать
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Аллаһының фәрештәләре ярдәм итә
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2017
g17 № 3 14-15 б.
Мусага янып торган куак янында бер фәрештә күренә

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Фәрештәләр

Фәрештәләр образы әдәби әсәрләрдә, рәсем һәм кино сәнгатендә еш очрый. Фәрештәләр кемнәр алар һәм алар нәрсә эшли?

Фәрештәләр кемнәр алар?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Аллаһы галәмне һәм кешеләрне барлыкка китерер алдыннан, бездән күпкә өстенрәк затларны барлыкка китергән. Алар физик һәм акыл сәләтләре ягыннан кешеләрдән күпкә өстенрәк, кешеләр ирешә алмаслык һәм күзгә күренмәгән урында — Аллаһы янында яшиләр (Әюп 38:4, 7). Изге Язмалар бу кодрәтле затларны «рухлар» һәм «фәрештәләр» дип атыйa (Зәбур 104:4).

Фәрештәләр бихисап күп. Ачылыш китабы буенча, Аллаһы тәхете тирәсендә «мириадлаган мириадлар», ягъни «дистәләгән мең тапкыр дистәләгән мең» фәрештәләр тора (Ачылыш 5:11, искәрмә). Бу сүзләрне туры мәгънәдә кабул итсәк, алар йөзләгән миллионнар булып чыга!

«Шунда мин тәхет... тирәсендә күп кенә фәрештәләр күрдем... Аларның саны мириадлаган мириадлар һәм меңләгән меңнәр иде» (Ачылыш 5:11).

Фәрештәләр борынгы вакытларда ни эшләгән?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Еш кына фәрештәләр Аллаһының вәкилләре, яки хәбәрчеләре булганb. Алар шулай ук, Изге Язмалар буенча, Аллаһы исеменнән могҗизалар кылган. Ибраһим үзенең улы Исхакны корбанга китермәсен өчен, Аллаһы бер фәрештәсен җибәргән. Соңрак үзенең фәрештәсе аша Аллаһы Ибраһимны фатихалаган (Яратылыш 22:11—18). Мусага фәрештә янып торган куакта күренгән һәм аның бар тормышын үзгәрткән хәбәр җиткергән (Чыгыш 3:1, 2). Даниял пәйгамбәр арысланнар чокырына ташланылгач, «Аллаһы, арысланнарның авызын каплар өчен, үзенең фәрештәсен җибәргән» (Даниял 6:22).

«Шунда [Мусага] күгән куагы эчендә янып торган ут ялкынында Йәһвәнең фәрештәсе күренде» (Чыгыш 3:2).

Бүген фәрештәләр нәрсә эшли?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Бүгенге көннәрдә фәрештәләрнең нәрсә эшләгәнен без өлешчә генә беләбез. Шулай да, Изге Язмалардан күренгәнчә, эчкерсез кешеләр Аллаһы турында күбрәк белсен өчен, алар мөһим роль уйный (Рәсүлләр 8:26—35; 10:1—22; Ачылыш 14:6, 7).

Исхак улы Ягъкубка Аллаһыдан бер төш бирелгән булган. Анда Ягъкуб күк белән җир арасында фәрештәләр төшеп, менеп йөргән баскычны күргән (Яратылыш 28:10—12). Бу, Йәһвә Аллаһының, үзенә тугры булган кешеләргә ярдәм итсеннәр өчен, җиргә фәрештәләрен җибәргәнен аңлата (Яратылыш 24:40; Чыгыш 14:19; Зәбур 34:7).

«Җирдә күкләргә кадәр җиткән бер баскыч тора, һәм Аллаһы фәрештәләре бу баскыч буйлап менеп-төшеп йөри» (Яратылыш 28:12).

a Изге Язмаларда кайбер рухи затлар Аллаһының хакимлегенә каршы чыккан дип әйтелә. Бу явыз фәрештәләр «җеннәр» дип атала (Лүк 10:17—20).

b Изге Язмаларда «фәрештә» дип тәрҗемә ителгән борынгы еврей һәм грек сүзләре «хәбәрче» дигән мәгънә йөртә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу