Кереш сүз
Бүген күп кешеләрнең эшләре тыгыз, шуңа күрә кайвакыт мөнәсәбәтләр киеренкеләнә һәм гаиләләр газаплана.
Вакытыбызны ничек дөрес кулланырга?
Бер акыллы кеше болай дип язган: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6).
Бу брошюрада вакытыбызны акыллы куллануга карата гамәли киңәшләр бирелә, шул исәптән нәрсәне беренче урынга куярга икәне карала.