Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 6 3 б.
  • Дөнья хәле өметсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дөнья хәле өметсезме?
  • Уяныгыз! 2017
  • Охшаш мәкаләләр
  • Галимнәр кыямәт көне сәгатен алга күчерә. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
  • Дөнья ахыры якынмы?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Кереш сүзләр
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Уяныгыз! 2017
Уяныгыз! 2017
g17 № 6 3 б.
Кыямәт көне сәгате

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ДӨНЬЯ ХӘЛЕ ӨМЕТСЕЗМЕ?

Дөнья хәле өметсезме?

2017 ел галимнәрнең аяныч хәбәр игълан итүләре белән башланды. Гыйнвар аенда галимнәрнең бер төркеме дөньяның иң зур афәткә тагы да якынлашканын белдерде. Кешелекнең дөньякүләм афәткә никадәр якын икәнен күрсәтер өчен, галимнәр символик Кыямәт көне сәгатен кулланган: аның минут телен 30 секундка алга күчергән. Кыямәт көне сәгате хәзер төн уртасына нибары ике ярым минут калганын күрсәтә. Аның 60 тан артык ел эчендә дөньякүләм афәткә шулкадәр якын вакыт күрсәткәне булмаган!

2018 елда галимнәр без белгән дөньяның бетүе никадәр якын икәнен тагын карап чыгарга планлаштыра. Кыямәт көне сәгате һаман да котылгысыз һәм моңарчы булмаган афәтне күрсәтеп торырмы? Сез ничек уйлыйсыз? Дөнья хәле өметсезме? Бу сорауга җавап табу кыендыр. Хәтта белгечләрнең дә фикерләре капма-каршы бит. Кайберәүләр котылгысыз кыямәт көненә ышанмый.

Чынлыкта, миллионлаган кеше якты киләчәккә ышана. Алар кешелекнең һәм җирнең мәңге булачагын һәм тормышның яхшырачагын күрсәтүче дәлил бар дип әйтә. Бу дәлил ышанычлымы? Дөнья хәле өметсезме?

«Кыямәт көне сәгате — күп илләр таныган символик сәгать. Ул безнең үз цивилизациябезне үзебез ясаган куркыныч технологияләр белән юк итәчәк вакытка никадәр якын булуыбызны күрсәтә. Беренче һәм иң төп куркыныч бу — атом-төш коралы, ләкин моңа шулай ук климат үзгәртүче технологияләр, үсеш алган биотехнологияләр һәм кибертехнологияләр дә керә. Алар ярдәмендә белә торып, очраклы я берәр ялгышлык аркасында тормышыбызга һәм җиргә төзәтеп булмаган зыян китерелергә мөмкин» («Bulletin of the Atomic Scientists»).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу