Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 2 6 б.
  • 3. Хөрмәт

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 3. Хөрмәт
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Хөрмәт ничек күрсәтергә?
    Уяныгыз! 2016
  • «Чал аерылышуны» ничек булдырмаска?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Ничек рәхмәтле булырга?
    Уяныгыз! 2017
  • Ничек эшне «эштә» калдырырга?
    Гаилә өчен ярдәм
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 2 6 б.
Ир белән хатын, измә кулланып, кирпеч сала

Измә кирпечләрне тоташтырган кебек, ихтирамлы сөйләм дә арагызны ныгытыр

Ир белән хатын өчен

3. Хөрмәт

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Бер-берсен хөрмәт итүче ирле-хатынлы, фикер каршылыклары булганда да, бер-берсен ярата. Никах турындагы бер китапта болай диелгән: «Андый парлар килешмәүчән түгел. Киресенчә, алар туган каршылыклар турында фикер алыша. Бер-берсен игътибар һәм хөрмәт белән тыңлап, алар уртак фикергә килә» («Ten Lessons to Transform Your Marriage»).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Мәхәббәт... үз файдасын эзләми» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).

«Хатыныма хөрмәт күрсәтү ул кадерләгәнне кадерләүне аңлата. Гаиләмә зарар китерерлек бернәрсә дә эшлисем килми» (Майк).

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Хөрмәт булмаса, ир белән хатын, аралашканда, бер-берсенә тәнкыйтьчел, саркастик һәм хәтта мыскыллаучы сүзләр әйтергә мөмкин. Ә тикшерүчеләр әйтүенчә, андый сөйләм аерылышуга илтә.

«Хатының турында усал сүзләр әйтү һәм шаярту аның үз-үзенә һәм сиңа карата ышанычын какшатыр һәм никахыгызны җимерер» (Брайан).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

Атна дәвамында әйтелгән сүзләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә игътибар итегез. Аннары үз-үзегездән сорагыз:

  • Мин тормыш иптәшемне никадәр еш гаепләдем һәм никадәр еш мактадым?

  • Мин аны хөрмәт иткәнемне ничек күрсәттем?

БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН ФИКЕР АЛЫШЫГЫЗ

  • Һәрберегез нинди эшләрне һәм сүзләрне хөрмәт билгесе дип саный?

  • Һәрберегез нинди эшләрне һәм сүзләрне хөрмәтсезлек билгесе дип саный?

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшегезнең үзегезгә ничек итеп хөрмәт күрсәтүен теләр идегез? Кәгазьгә өч пунктны язып куегыз. Ул да шулай эшләсен. Кәгазьләр белән алмашынып, һәрберегез язылган пунктлар өстеннән эшләсен.

  • Тормыш иптәшегезне нинди сыйфатлары өчен яратканыгызны языгыз. Аннары аңа бу сыйфатларын никадәр кадерләгәнегезне әйтегез.

«Иремне хөрмәт итү — аны кадерләгәнемне һәм аның бәхетле булуын теләгәнемне эшләрем белән күрсәтү дигән сүз. Эчкерсез хөрмәт кечкенә эшләрдә дә күренергә мөмкин» (Меган).

Әлбәттә, син үз тормыш иптәшеңә хөрмәт күрсәтергә тырышасыңдыр, ләкин тагы да мөһимрәге — ул синең хөрмәтеңне сизәме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Назлы хисләр белән кызгануны, игелек, басынкылык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» (Көләсәйлеләргә 3:12).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу