Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 2 13 б.
  • 10. Ышанычлылык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 10. Ышанычлылык
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ышаныч булмаса, бәхет юк
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Син кардәшләреңә ышана аласың
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Һәр яктан намуслы булыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 2 13 б.
Яшь хатын банкта акча түли

Әти-әниеңә тыңлаучан булу банкка бурычны кайтару кебек. Ни кадәр ышанычлы булсаң, сиңа шул кадәр зур кредит бирелер

Яшьләр өчен

10. Ышанычлылык

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Ышанычлы кешеләр — ата-аналарының, дусларының һәм начальникларының ышанычларын казанган кешеләр. Алар кагыйдәләргә буйсына, үз вәгъдәләрен үти һәм һәрвакыт дөресен сөйли.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Син үзеңне ни кадәр ышанычлы итеп күрсәтсәң, шул кадәр сиңа ирек биреләчәк.

«Әти-әниеңнең ышанычын казаныр өчен иң яхшы юл — үзеңнең алар белән булганда да, берүзең чакта да җитлеккән һәм җаваплы кеше икәнеңне күрсәтү» (Сэра).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз» (2 Көринтлеләргә 13:5).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Киләсе адымнарны ясасаң, башкалар сиңа күбрәк ышаныр я син югалган ышанычны кайтара алырсың.

Намуслы бул. Ялган башкаларның үзеңә карата ышанычларын челпәрәмә китерә. Ә эчкерсез һәм намуслы булсаң, аеруча хаталарың турында әйткәндә, син башкаларның ышанычларын казанырсың.

«Барысы да яхшы булганда, намуслы булу җиңел. Ләкин, хаталарыңны да ачык танысаң, башкалар сиңа күбрәк ышаначак» (Кеймен).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).

Җаваплы бул. Кушма Штатларда үткән бер сораштыру буенча, эш бирүчеләрнең 78 проценты кешенең җаваплы булуын «иң мөһим өч сыйфатның берсе» итеп саный. Инде хәзер җаваплы булырга өйрәнсәң, бу сиңа үскәч тә булышачак.

«Әти-әнием, җаваплы булуымны һәм кушкан эшләрен шунда ук үтәгәнемне күргәндә, моны игътибарсыз калдырмый. Мин андый эшләрдә күбрәк инициатива күрсәткән саен, алар миңа күбрәк ышана» (Сара).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үтенечемне үтәрсең дип ышанам... һәм синең әйткәнемнән дә күбрәкне эшләячәгеңне беләм» (Филимунга 21).

Сабыр бул. Бала физик яктан үскәндә, башкалар моны шунда ук күрә. Ләкин аның эмоциональ һәм акыл ягыннан үсүен күрер өчен вакыт кирәк.

«Әти-әниеңнең һәм башкаларның ышанычларын казаныр өчен бер генә эш җитәрлек түгел. Моның өчен сиңа берникадәр вакыт дәвамында җаваплы булуыңны күрсәтергә кирәк» (Брэндон).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» (Көләсәйлеләргә 3:12).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу