КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ
Ачы кайгы
«Без Софияa белән 39 дан артык ел бергә яшәгәннән соң, ул дәвамлы авырудан үлде. Дусларым миңа бик ярдәм итте, үзем мин һәрвакыт эш белән мәшгуль булырга тырыша идем. Шулай да бер ел буе мин үземне бөтенләй изелгән итеп хис иттем. Кәефем тиз үзгәрә иде. Хәтта хәзер, аның үлеменнән соң якынча өч ел үткәч тә, вакыт-вакыт кинәт кенә күңелем нык әрни башлый» (Костас).
Сез дә якын кешегезне югалткан булсагыз, Костасның хисләрен аңлыйсыздыр. Кайгы кичергән кешеләрнең хисләрен тикшерүче белгечләр әйтүенчә, тормыш иптәшенең, туганның я якын дусның үлеме — иң авыр кайгыларның берсе. Психиатрия буенча бер журналда «якынының үлеме кешегә иң дәвамлы кайгы китерә һәм бу аның өчен иң зур югалту булып тора» дип әйтелә («The American Journal of Psychiatry»). Якыннарының үлеме аркасында түзә алмаслык әрнү кичергән кешеләрнең мондый сораулары туа ала: «Бу хисләр кайчан бетәр? Мин кайчан да булса кабат бәхетле була алырмынмы икән? Кайгыны ничек җиңеләйтергә?»
Бу сорауларга җавапны шушы брошюрадан белеп була. Күптән түгел генә үз якынын югалткан кеше нинди авырлыкларга очрый ала икәнлеге турында киләсе мәкаләдә әйтелә. Бүтән мәкаләләрдә кайгыны җиңеләйтер өчен нәрсә эшләп булганы карала.
Бу брошюра кайгы кичергән бар кешеләрне юатыр һәм алар өчен гамәли ярдәм булып торыр дип чын күңелдән өметләнәбез.
a Бу брошюрада кайбер исемнәр үзгәртелгән.