Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 3 6-13 б.
  • Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнар
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1: ТУГАННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ДУСЛАРЫГЫЗНЫҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ
  • 2: ДӨРЕС ТУКЛАНЫГЫЗ ҺӘМ ФИЗИК КҮНЕГҮЛӘР ЯСАГЫЗ
  • 3: ҖИТӘРЛЕК ДӘРӘҖӘДӘ ЙОКЛАГЫЗ
  • 4: ИХТЫЯҖЛАРЫГЫЗНЫ ИСӘПКӘ АЛЫГЫЗ
  • 5: НАЧАР ГАДӘТЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ
  • 6: КАЙГЫДАН «ЯЛ» АЛЫГЫЗ
  • 7: КӨНДӘЛЕК ГРАФИГЫГЫЗНЫ БОЗМАГЫЗ
  • 8: ҖИТДИ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТӘРГӘ АШЫКМАГЫЗ
  • 9: ЮГАЛТКАН ЯКЫНЫГЫЗНЫ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ
  • 10: БЕРӘР ҖИРГӘ БАРЫП КАЙТЫГЫЗ
  • 11: БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ
  • 12: ПРИОРИТЕТЛАРЫГЫЗНЫ КАРАП ЧЫГЫГЫЗ
  • Хәзер ничек яшәргә?
    Синең өчен якын булган кеше үлгәндә
  • Кайгыны ничек җиңеп була?
    Яшьләрнең сораулары
  • Бу брошюрада: кайгы вакытында ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Якын кеше үлгәндә
    Уяныгыз! 2018
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 3 6-13 б.
Кешеләр яр буенда шатланып вакыт үткәрә

КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ

Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнар

Кайгыны җиңеләйтер өчен киңәшләр эзләсәгез, сез, мөгаен, моңа кагылышлы күп фикерләр ишетерсез. Кайберләре файдалы булса, башкалары әллә ни кулланырлык булмас. Чөнки, инде әйткәнебезчә, һәрбер кеше кайгыны үзенчә кичерә. Шуңа күрә бер кешегә файда китергән киңәш башка кешегә туры килмәскә мөмкин.

Шулай да кайбер төп киңәшләр күпләр өчен гамәли булды. Алар турында еш кына психологлардан ишетеп була. Бу киңәшләр шулай ук борынгы һәм акыллы бер китаптагы — Изге Язмалардагы искерми торган принципларга туры килә.

1: ТУГАННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ДУСЛАРЫГЫЗНЫҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ

  • Кешеләр яр буенда шатланып вакыт үткәрә

    Кайбер белгечләрнең сүзләре буенча, бу — кайгыны җиңеләйтер өчен иң мөһим адым. Шулай да кайвакыт сез берүзегез калырга теләрсез. Сезнең хәтта үзегезгә ярдәм итәргә теләгән кешеләргә ачуыгыз чыгарга мөмкин. Андый хисләр кичерү — гадәти хәл.

  • Әлбәттә, сез гел кешеләр арасында булырга тиеш түгел, әмма шул ук вакыт алардан бөтенләй читләшергә тырышмагыз. Сезгә якыннарыгызның ярдәме киләчәктә дә кирәк булачак. Хәзер нәрсәгә мохтаҗ булу-булмавыгызны аларга ипләп кенә әйтегез.

  • Ихтыяҗларыгызга карап, башкалар белән дә вакыт үткәрегез, берүзегез булыр өчен дә вакыт бүлеп куегыз.

ПРИНЦИП: «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак... Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр» (Вәгазьче 4:9, 10).

2: ДӨРЕС ТУКЛАНЫГЫЗ ҺӘМ ФИЗИК КҮНЕГҮЛӘР ЯСАГЫЗ

  • Дөрес туклану кайгы аркасында туган стрессны киметергә булышыр. Төрле-төрле җиләк-җимешләр, яшелчә һәм майсыз аксымлы ризык ашарга тырышыгыз.

  • Күп итеп су һәм башка файдалы эчемлекләр эчегез.

  • Аппетитыгыз булмаса, аз-азлап, әмма ешрак ашагыз. Туклану турында шулай ук табибыгыз белән киңәшләшеп алыгызa.

  • Тиз йөрү һәм физик күнегүләр тискәре хисләрне киметергә мөмкин. Күнегүләр сезгә кайгыгыз турында уйламаска мөмкинлек бирер.

ПРИНЦИП: «Үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта» (Эфеслеләргә 5:29).

3: ҖИТӘРЛЕК ДӘРӘҖӘДӘ ЙОКЛАГЫЗ

  • A bed

    Йокы һәрвакыт мөһим, ә кайгырган чакта бу аеруча зарури, чөнки кайгы күп көч алырга мөмкин.

  • Кофеин һәм исерткеч эчемлекләрне чамасын белеп кулланыгыз, чөнки алар йокыгызны урлый ала.

ПРИНЦИП: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6).

4: ИХТЫЯҖЛАРЫГЫЗНЫ ИСӘПКӘ АЛЫГЫЗ

  • Кайгы кичергән хатын-кыз дусты белән үз хисләрен уртаклаша

    Һәрбер кеше үзенчә кайгыра икәнен онытмагыз. Шуңа күрә кайгы белән көрәшүдә үзегез өчен кулай киңәшләр сайлагыз.

  • Кайберәүләр кайгыларын башкалар белән уртаклашкач, җиңеллек сизә. Башкаларга исә хисләрен уртаклашу хас түгел. Кайгы кичергән кеше өчен хисләрен уртаклашуның мөһимлеге турында белгечләр төрле карашта тора. Әгәр сез, берәрсе белән сөйләшеп алырга теләп тә, кыенсынасыз икән, кечкенәдән башлап, кайбер хисләрегезне якын дустыгыз белән уртаклашыгыз.

  • Кайберәүләргә елап алу кайгыны басарга булыша, башкалар исә әллә ни күп еламаска мөмкин.

ПРИНЦИП: «Йөрәк үзенең әрнүен үзе генә белер» (Гыйбрәтле сүзләр 14:10, Изге Язма, 2015).

5: НАЧАР ГАДӘТЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ

  • Ир кеше исерткеч эчемлек эчә

    Якынын югалткан кайбер кешеләр эмоциональ авыртуны алкоголь я наркотик белән басарга тырыша. Андый ысул куркыныч. Кемгәдер бу, бәлки, ниндидер җиңеллек бирсә дә, соңрак күп ачы нәтиҗәләргә китерә. Борчуны җиңәр өчен зыян китерми торган ысуллар да бар.

ПРИНЦИП: «Нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 Көринтлеләргә 7:1).

6: КАЙГЫДАН «ЯЛ» АЛЫГЫЗ

  • Күпләр, кайгыга батмас өчен, вакыт-вакыт моның турында уйламаска булышучы эшләрдә катнаша.

  • Дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, яңа кешеләр белән дуслашу, яңа нәрсәләргә өйрәнү я файдалы күңел ачуларда катнашу күпмедер вакытка кайгыны баса ала.

  • Вакыт узу белән шундый «ял» чакларыгыз ешрак һәм озаграк булырдыр. Бу сезнең рәтләнә баруыгызны аңлатыр.

ПРИНЦИП: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар... Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар, кайгырып кычкыру вакыты бар һәм бию вакыты бар» (Вәгазьче 3:1, 4).

7: КӨНДӘЛЕК ГРАФИГЫГЫЗНЫ БОЗМАГЫЗ

  • Хатын-кыз үз графигын төзи

    Мөмкин кадәр тизрәк көндәлек графигыгызга кайтыгыз.

  • Йокы, эш һәм башка шөгыльләрнең графигын бозмасагыз, бу сезгә рәтләнергә булышыр.

  • Файдалы эшләрдә катнашу сезгә авыр хисләрне киметергә ярдәм итәр.

ПРИНЦИП: «Ул үз гомеренең тиз узып барган көннәрен сизмәс тә, чөнки Аллаһы аның йөрәген шатлык белән тутыра» (Вәгазьче 5:20).

8: ҖИТДИ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТӘРГӘ АШЫКМАГЫЗ

  • Якыннарын югалтканнан соң тиз арада җитди карарлар кабул иткән кешеләр еш кына соңрак моңа үкенә.

  • Мөмкин булса, башка урынга күченгәнче, яңа эшкә урнашканчы я якыныгызның әйберләреннән арынганчы, җитәрлек вакыт үтсен.

ПРИНЦИП: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә, ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

9: ЮГАЛТКАН ЯКЫНЫГЫЗНЫ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ

  • Ир кеше үз дусларына үлгән хатынының фотоларын күрсәтә

    Күпләр якыннарын истә тотарга булышучы эшләрдә катнашуны файдалы дип таба.

  • Фотографияләрне, сувенирларны җыю я көндәлек дәфтәргә истә калдырырга теләгән вакыйгаларны язып бару сезне юата ала.

  • Күңелле хатирәләр тудыручы әйберләрне җыегыз һәм соңрак, әзер булганда, аларны караштырып торыгыз.

ПРИНЦИП: «Элеккеге көннәрне исеңә төшер» (Канун 32:7).

10: БЕРӘР ҖИРГӘ БАРЫП КАЙТЫГЫЗ

  • Бәлки, сез отпускыга барырга булырсыз.

  • Озак отпускыга барырга мөмкинлегегез булмаса, бәлки, сез бер-ике көнгә походка барырсыз, музейга барып килерсез я машинада йөреп алырсыз.

  • Көндәлек шартларны хәтта кыска вакытка булса да үзгәртү сезгә кайгыны кичереп чыгарга булыша ала.

ПРИНЦИП: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз» (Марк 6:31).

11: БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

  • Хатын-кыз олы яшьтәге апага кибеттә ашамлыклар сайларга ярдәм итә

    Башкаларга ярдәм итү сезгә үз-үзегезне яхшырак хис итәргә булыша ала.

  • Башта, бәлки, сез үзегез белән кайгы кичергән дусларыгызга я туганнарыгызга ярдәм итәрсез.

  • Башкаларга ярдәм итү һәм аларны юату сезгә шатлык һәм канәгатьлек хисе өсти ала.

ПРИНЦИП: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

12: ПРИОРИТЕТЛАРЫГЫЗНЫ КАРАП ЧЫГЫГЫЗ

  • Кайгы нәрсә мөһимрәк икәнен яхшырак аңларга булыша ала.

  • Кайгылы чагыгызны тормыш итү рәвешегез турында уйланыр өчен кулланыгыз.

  • Кирәк булса, үзгәрешләр ясагыз.

ПРИНЦИП: «Мәҗлес йортына барганчы, матәм өенә бару хәерлерәк, чөнки һәркемнең ахыры — үлем, һәм яшәүчеләр моны үз күңелләренә салырга тиеш» (Вәгазьче 7:2).

КАЙГЫНЫ НИЧЕК ҖИҢЕЛӘЙТЕРГӘ?

  • 1: ТУГАННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ДУСЛАРЫГЫЗНЫҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ

    Ихтыяҗларыгызга карап, башкалар белән дә вакыт үткәрегез, берүзегез булыр өчен дә вакыт бүлеп куегыз.

  • 2: ДӨРЕС ТУКЛАНЫГЫЗ ҺӘМ ФИЗИК КҮНЕГҮЛӘР ЯСАГЫЗ

    Файдалы ризык ашагыз, күп итеп су эчегез һәм физик күнегүләр ясагыз.

  • 3: ҖИТӘРЛЕК ДӘРӘҖӘДӘ ЙОКЛАГЫЗ

    Онытмагыз, йокы кайгы алган көчне кайтарырга булыша.

  • 4: ИХТЫЯҖЛАРЫГЫЗНЫ ИСӘПКӘ АЛЫГЫЗ

    Һәрбер кеше үзенчә кайгырганга, үзегез өчен кулай киңәшләр сайлагыз.

  • 5: НАЧАР ГАДӘТЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ

    Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчүдән һәм наркотик кулланудан качыгыз, чөнки бу авырлыклар өстәр генә.

  • 6: КАЙГЫДАН «ЯЛ» АЛЫГЫЗ

    Аралашуга һәм ял итүгә вакыт бүлеп куегыз.

  • 7: КӨНДӘЛЕК ГРАФИГЫГЫЗНЫ БОЗМАГЫЗ

    Рәтләнер өчен, көндәлек графигыгыз буенча яшәгез.

  • 8: ҖИТДИ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТӘРГӘ АШЫКМАГЫЗ

    Соңрак үкенмәс өчен, җитди карарлар кабул иткәнче, мөмкин булса, бер ел я күбрәк вакыт көтеп торыгыз.

  • 9: ЮГАЛТКАН ЯКЫНЫГЫЗНЫ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ

    Күңелле хатирәләр калсын өчен, фотографияләр, сувенирлар җыегыз я истә калдырырга теләгән вакыйгаларны көндәлек дәфтәргә язып барыгыз.

  • 10: БЕРӘР ҖИРГӘ БАРЫП КАЙТЫГЫЗ

    Бер көнгә я хәтта ярты көнгә булса да көндәлек шартларны үзгәртегез.

  • 11: БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

    Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, шул исәптән сезнең белән кайгы кичергән кешеләргә булышыгыз. Бу сезгә канәгатьлек китерер.

  • 12: ПРИОРИТЕТЛАРЫГЫЗНЫ КАРАП ЧЫГЫГЫЗ

    Кайгылы чагыгызны нәрсә чыннан да мөһим икәнлеге турында уйланыр өчен кулланыгыз һәм, кирәк булса, приоритетларыгызны үзгәртегез.

Әлбәттә, бернәрсә дә сезне җан әрнүегездән тулысынча арындыра алмас. Ләкин күпләр шушы мәкаләдә искә алынган киңәшләрне файдалы дип тапкан. Бу мәкаләдә кайгы кичереп чыгарга булышучы киңәшләр исемлеге тулы түгел. Әмма кайберләрен кулланып карасагыз, аларның чыннан да ярдәм итә икәнен күрерсез.

a Бу брошюра дәвалануның бер төрен дә яклап чыкмый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу