Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 3 14-15 б.
  • Кайгырган кешеләр өчен иң яхшы ярдәм

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кайгырган кешеләр өчен иң яхшы ярдәм
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ҮЛГӘННӘР ӨЧЕН ӨМЕТ ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2018
  • Бу брошюрада: кайгы вакытында ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Үлгән якыннарыгыз яңадан яши ала!
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Якын кеше үлгәндә
    Уяныгыз! 2018
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 3 14-15 б.
Оҗмахта кешеләр үледән терелтелгән якыннарын каршы ала

КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ

Кайгырган кешеләр өчен иң яхшы ярдәм

ЯКЫННАРЫН ЮГАЛТКАН КЕШЕЛӘРНЕҢ ҖАН ӘРНҮЕНӘ КАГЫЛЫШЛЫ КҮП ТИКШЕРҮЛӘР ҮТКӘРЕЛӘ. Әмма, инде әйтелгәнчә, иң яхшы киңәшләр Изге Язмалардагы зирәк сүзләргә туры килә. Димәк, шушы китап борынгы булса да, аның җитәкчелеге искермәгән. Ләкин Изге Язмаларда ышанычлы киңәшләрдән күбрәкне табып була. Анда бүтән беркайда да язылмаган мәгълүмат бар. Ул кайгырган кешеләргә зур юаныч китерә ала.

  • Үлгән якыннарыбыз газапланмый

    Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5). Аларның «уй-фикерләре юкка чыкты» (Зәбур 146:4). Шуңа күрә Изге Язмаларда үлем тирән йокы белән чагыштырыла (Яхъя 11:11).

  • Кайгыртучан Аллаһыга иман безне юата

    Зәбур 34:15 тә: «Йәһвәнеңa күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ярдәм сорап ялваруларын ишетә»,— дип әйтелә. Үз хисләреңне Аллаһыга догада белдерү яхшы «дару» гына я фикерләрне тәртипкә китерү ысулы гына түгел. Дога ярдәмендә без Барлыкка Китерүчебез белән шәхси мөнәсәбәтләргә ия булабыз, ә ул безгә чын юату бирә ала.

  • Яхшы киләчәккә өмет

    Якыннарыбыз җирдә үледән тереләчәк вакытны күз алдына китерегез! Изге Язмаларда бу вакыт турында кат-кат әйтелә. Андагы шартларны Изге Язмалар болай дип тасвирлый: «Ул [Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4).

Йәһвә Аллаһыга ышанучы кешеләргә үз якыннарын яңадан күрү өмете кайгыларын кичереп чыгарга ярдәм итә. Мәсәлән, үз ире белән 65 ел яшәгәннән соң аны югалткан Энн болай дип әйтә: «Изге Язмалар мине үлгән якыннарыбыз газапланмый һәм Йәһвә үз хәтерендә булган бар кешеләрне терелтәчәк икәненә ышандыра. Югалтуым турында уйлаган саен, бу фикерләр, исемә төшеп, миңа тормышымдагы иң авыр сынауны кичерергә ярдәм итә!»

Бу брошюрада искә алынган Тина болай ди: «Тимо үлгәннән бирле Аллаһы миңа ярдәм итеп тора. Авыр чакларда мин Йәһвәнең көчле ярдәм кулын сизәм. Изге Язмалардагы терелтүгә өмет — минем өчен чын өмет. Бу өмет миңа Тимоны яңадан күргәнчегә кадәр бирешмәскә көч бирә».

Тинаның хисләрен Изге Язмаларга ышанган миллионлаган кешеләр аңлый. Изге Язмалардагы хәбәр сезнең өчен хыял гына булып тоелса, андагы киңәшләр һәм вәгъдәләр ышанычлы икәненә инаныр өчен, тикшерү үткәрегез. Сез бу китапның кайгырган кешеләр өчен чыннан да иң яхшы ярдәм булып тора икәнен күрерсез.

ҮЛГӘННӘР ӨЧЕН ӨМЕТ ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

jw.org сайтыбызда мондый видеороликларны карагыз

Оҗмахта кешеләр үледән терелтелгән якыннарын каршы ала

Изге Язмаларда үлгән якыннарыбыз тормышка кайтачак вакыт турында әйтелә

ҮЛГӘЧ, КЕШЕ БЕЛӘН НӘРСӘ БУЛА?

Үлгәч, кеше белән нәрсә була?

Кешеләр үлгәндә, алар белән нәрсә була? Изге Язмалардагы ачык җавап юаныч бирә һәм ышаныч өсти

БАСМАЛАР > ВИДЕО (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР)

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ БЕЛЕРГӘ ТЕЛИСЕЗМЕ?

Үлгәннәр өчен өмет бармы?

Без еш начар хәбәрләр ишетәбез. Яхшы хәбәрне кайдан табарга?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ ҺӘМ БӘХЕТ

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә ул — Аллаһының шәхси исеме.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу