Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 2 6-7 б.
  • Ничек басынкы ​булырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ничек басынкы ​булырга?
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БАСЫНКЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?
  • НИ ӨЧЕН БАСЫНКЫЛЫК МӨҺИМ?
  • БАСЫНКЫЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?
  • Йәһвә басынкы хезмәтчеләрен кадерли
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Балаларны басынкылыкка өйрәтү
    Уяныгыз! 2017
  • «Үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Гайсә басынкылык үрнәге күрсәткән
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2019
g19 № 2 6-7 б.
Бер малай чүплек савытына чүп ташлый

САБАК 2

Ничек басынкы булырга?

БАСЫНКЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Басынкы кешеләр ихтирамлы була. Алар башкалар алдында үзләрен һавалы тотмый һәм үзләренә аерым игътибар да көтми. Басынкылыкка өйрәнгән кеше башкалар турында эчкерсез кызыксына һәм алардан өйрәнергә әзер.

Кайчак басынкылык көчсезлек дип санала, ләкин бу алай түгел. Чынлыкта исә басынкылык көчле кешегә хас, һәм ул аңа үз хаталарын күрергә һәм үз чикләрен танырга булыша.

НИ ӨЧЕН БАСЫНКЫЛЫК МӨҺИМ?

  • Басынкылык башкалар белән мөнәсәбәтләр булдырырга булыша. «Гомумән басынкы кешеләр ансатрак дуслар булдыра ала»,— дип әйтелә бер китапта. Андый кешеләр «башка кешеләр белән җиңелрәк уртак тел таба» дип өстәлә анда («The Narcissism Epidemic»).

  • Басынкылык балагызга киләчәктә булышыр. Басынкылыкка өйрәнү балагызга хәзер һәм соңрак, олы тормышында, мәсәлән эш эзләгәндә, ярдәм итәр. «Үзе турында югары фикердә булган, үз кимчелекләре турында белмәгән яшь кеше эшкә алу әңгәмәсендә яхшы тәэсир калдырмас,— дип яза психолог Ленард Сакс.— Ләкин эшкә алучы өчен нәрсә мөһим икәнен эчкерсез белергә теләгән яшь кеше, мөгаен, эшкә урнашыр»a.

БАСЫНКЫЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

Балагызга үзенә дөрес караш булдырырга ярдәм итегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Берәрсе, һичкем булмый торып, үзен әллә кемгә санап йөрсә, ул үз-үзен алдый» (Гәләтиялеләргә 6:3).

  • Тормышка ашмаслык күрсәтмәләр әйтеп тормагыз. «Бөтен хыялларың тормышка аша ала» һәм «Кем булырга теләсәң, шул була аласың» дигән күрсәтмәләр дәртләндергеч булып яңгырарга мөмкин, ләкин тормышта алар еш кына чынга ашмый. Балаларыгызның ирешә алырлык максатлары булса һәм аларга ирешер өчен зур тырышлыклар куйса, алар, мөгаен, уңышлырак булыр.

  • Конкрет эшләре өчен мактагыз. Балага «син шундый яхшы» дип әйтү аны басынкы булырга дәртләндермәс. Аларны билгеле бер эшләре өчен мактагыз.

  • Балагызның социаль челтәрләр куллануын чикләгез. Кешеләр социаль челтәрләрдә еш кына үзләрен мактарга, үз казанышлары турында сөйләргә ярата, ә бу басынкылыкның капма-каршысы.

  • Балагызны тиз гафу үтенергә өйрәтегез. Балагызга үз гаебен күрергә һәм танырга булышыгыз.

Рәхмәт хисе үстерергә ярдәм итегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15).

  • Аллаһының эшләре өчен рәхмәтле булсын. Бала табигать өчен рәхмәтле булырга һәм яшәвебез аңа бәйле булуын аңларга тиеш. Безгә сулау өчен һава, эчәр өчен су һәм ашар өчен ризык кирәк. Шундый фикерләрне кулланып, аңарда табигать могҗизалары өчен рәхмәт хисе һәм Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерегез.

  • Кешеләр өчен рәхмәтле булсын. Балагызга һәр кеше үзеннән теге я бу яктан өстен икәнен аңлатыгыз. Аңа башкаларның талантлары һәм сәләтләреннән көнләшмәскә, ә алардан өйрәнеп булганын аңларга ярдәм итегез.

  • Рәхмәт белдерсен. Балагызны сүзләрдә генә түгел, ә чын йөрәктән рәхмәт дип әйтергә өйрәтегез. Рәхмәтле рух басынкы булып калырга ярдәм итә.

Балаларыгызны башкаларга ярдәм итү мөһим икәненә өйрәтегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:3, 4).

  • Балагыз өйдәге эшләрдә булышсын. Балагызны өй эшләреннән азат итсәгез, сез аңа: «Андый түбән эш синең өчен түгел»,— дип әйткәндәй буласыз. Өйдәге эшләр беренче, ә уеннар икенче чиратта булсын. Аңа өй эшләрен эшләү башкаларга нинди файда китерә икәнен һәм башкаларның аңа моның өчен рәхмәтле булачакларын һәм аны хөрмәт итәчәкләрен аңлатыгыз.

  • Башкаларга ярдәм итү яхшы икәнен әйтеп торыгыз. Бу балаларга җитлеккән булып китәргә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә балагызга ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне билгеләргә булышыгыз. Аның белән ул аларга ничек ярдәм итә ала икәне турында сөйләшегез. Балагыз башкаларга ярдәм иткәндә, аны мактагыз һәм аңа булышыгыз.

a «Ата-ананың уңышсызлыгы» дигән китаптан алынган («The Collapse of Parenting»).

Бер малай чүплек савытына чүп ташлый

ХӘЗЕР ӨЙРӘТЕГЕЗ

Өйдә гади эшләрне башкарырга өйрәнгән бала, үскәч, башкалар белән яхшырак хезмәттәшлек итә алыр

Үрнәк күрсәтегез

  • Балам минем дә кайчак башкаларның ярдәменә мохтаҗ икәнемне күрәме?

  • Мин башкалар турында уңай яктан һәм рәхмәт хисе белән сөйлимме я алар турында кимсетеп әйтәмме?

  • Башкаларга ярдәм итү минем өчен мөһим икәнен балам күрәме?

Без нәрсә эшләдек?

«Кызыбыз безгә бер сыйныфташы турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, аны башкалар начар дип саный һәм яратмый. Мин аны шул кызның өендә, бәлки, күп проблемалар бардыр дип уйланырга дәртләндердем. Кайберәүләрнең тормышы гаиләләрендә әллә ни яхшы түгел бит. Бу кызыбызга үзенең башкалардан яхшырак түгел икәнен күрергә булышты. Аның шартлары гына яхшырактыр» (Карен).

«Без кызларыбызны мәктәптә алган белемнәренә шатланырга, иң яхшысын эшләргә һәм үзләрен башкалар белән чагыштырмаска дәртләндерәбез. Без дә аларны башкалар белән чагыштырмабыз. Без аларның моны белүен телибез» (Марианна).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу