Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 2 12-13 б.
  • Олылар җитәкчелеген эзләү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Олылар җитәкчелеген эзләү
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БАЛАЛАРГА ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ КЕМ БИРӘ АЛА?
  • НИ ӨЧЕН ОЛЫЛАРНЫҢ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ МӨҺИМ?
  • ҖИТӘКЧЕЛЕК НИЧЕК БИРЕРГӘ?
  • Баланы ничек тәрбияләргә?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Балалар үстерер өчен ышанычлы киңәшләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез
    Гаилә бәхетенең сере
  • Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2019
g19 № 2 12-13 б.
Бер хатын кечкенә кызга үзенең элекке фотографияләрен күрсәтә

САБАК 5

Олылар җитәкчелеген эзләү

БАЛАЛАРГА ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ КЕМ БИРӘ АЛА?

Балалар олыларның җитәкчелегенә һәм киңәшләренә мохтаҗ. Ата-аналар буларак, сез моны иң яхшы итеп башкара аласыз һәм моны эшләргә тиеш тә. Әмма башка олылар да балаларыгызга ярдәм итә һәм киңәшләр бирә ала.

НИ ӨЧЕН ОЛЫЛАРНЫҢ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ МӨҺИМ?

Күп җирләрдә яшьләр олылар белән бик аз вакыт үткәрә. Мәсәлән:

  • Балалар көннең күп өлешен мәктәптә үткәрә, ә анда укучылар укытучыларга һәм башка олыларга караганда күпкә күбрәк.

  • Мәктәптән соң кайбер яшьләр буш өйгә кайта, чөнки ата-аналары эшләргә тиеш.

  • Бер тикшеренү буенча, Кушма Штатларда 8—12 яшьлек балалар һәр көн уртача алты сәгать чамасы телевизор карап, музыка тыңлап һәм видеоуеннар уйнап үткәрәa.

Бер китапта әйтелә: «Яшь кешеләр киңәш, үрнәк һәм җитәкчелек кирәк булганда, әниләре, әтиләре, укытучылары һәм башка җаваплы олыларга түгел, ә... яшьтәшләренә мөрәҗәгать итә» («Hold On to Your Kids»).

ҖИТӘКЧЕЛЕК НИЧЕК БИРЕРГӘ?

Балаларыгыз белән вакыт үткәрегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

Балалар гадәттә җитәкчелекне ата-аналарыннан эзли. Белгечләр әйтүенчә, балалар, яшүсмер булып киткәч тә, ата-аналарының киңәшен башка яшьләрнекеннән өстен күрә. «Ата-аналар, балалары яшүсмер булганда да, олы тормышларын башлаганда да, аларның карашларына һәм тәртипләренә көчле тәэсир ясый»,— дип яза бер китапта психология профессоры Лоренс Стайнберг. Ул болай дип өсти: «Яшүсмерләр сезнең фикерегезне белергә тели һәм әйткәннәрегезне тыңлый. Әмма алар кайчак моны танымаска я һәр әйткән сүзегез белән ризалашмаска мөмкин» («You and Your Adolescent»).

Балаларыгызның үзегезне тыңларга табигый теләген кулланып, аларга яхшы җитәкчелек бирегез. Алар белән вакыт үткәрегез, үз карашларыгыз, кыйммәтләрегез һәм тәҗрибәгезне уртаклашыгыз.

Тәрбияләгез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

Яшүсмер балагыз өчен яхшы үрнәк була алган берәр олы кешене беләсезме? Ул улыгыз я кызыгыз белән вакыт үткәрсен өчен чаралар күреп була. Әлбәттә, сез ата-ана вазифасыннан баш тартырга тиеш түгел. Әмма ышанычлы һәм балагызга зыян китермәячәк олы кеше балагызны тәрбияләргә ярдәм итә ала. Изге Язмалардан күренгәнчә, Тимути балигъ булса да, рәсүл Паул белән аралашудан зур файда алган, Паулга да Тимути белән дуслык файда китергән (Филипиялеләргә 2:20, 22).

Бүген күп кенә гаиләләр бергәләшеп бер йортта я янәшәдә инде яшәми, ә әби-бабайлар, апа-абыйлар һәм башка туганнар дөньяның төрле төбәкләрендә яшәргә мөмкин. Сезнең очракта да шулай икән, яшүсмер балаларыгыз башка олылардан өйрәнә алсын өчен мөмкинлекләр тудырыгыз. Андый олылар сез балаларыгызда күрергә теләгән сыйфатларга ия булсын.

a Шул ук тикшеренү буенча, яшүсмерләр һәр көн андый күңел ачуларга уртача 9 сәгать чамасы сарыф итә. Бу статистика мәктәптә булганда я дәресләр әзерләгәндә интернетта үткәргән вакытны үз эченә алмый.

Бер хатын кечкенә кызга үзенең элекке фотографияләрен күрсәтә

ХӘЗЕР ӨЙРӘТЕГЕЗ

Олылардан җитәкчелек эзләгән бала алдагы тормышында, мөгаен, зирәк һәм җитлеккән булыр

Үрнәк күрсәтегез

  • Мин балаларыма яхшы үрнәк күрсәтәмме?

  • Балаларым үземнән тәҗрибәлерәк кешеләрдән киңәш сораганымны күрәме?

  • Балаларым белән бергә вакыт үткәреп, алар минем өчен мөһим икәнен күрсәтәмме?

Без нәрсә эшләдек?

«Кайчак мин берәр эш белән мәшгуль булганда, кызым минем белән сөйләшәсе килгәне турында әйтә. Мин һәрчак аны тыңлыйм. Шулай да кайчак бөтен игътибарымны бирер өчен, аңа берничә минут көтеп торсын дип әйтергә туры килә. Без хатыным белән шулай ук яхшы үрнәк булырга тырышабыз. Һәм ул үзен нинди принципларга өйрәтәбез, шул принциплар буенча яшәгәнебезне күреп тора» (Дэйвид).

«Кызыбыз тугач, без ирем белән мин эшләмәячәкмен, ә өйдә бала караячакмын дигән карарга килдек. Мин бу карарыбызга үкенмим. Бала тиешле җитәкчелек һәм күрсәтмәләр алсын өчен, аның белән бергә мөмкин кадәр күбрәк булу бик мөһим. Ә тагы да мөһимрәге, балагыз үзе турында кайгыртканыгызны күрер» (Лиза).

ОЛЫЛАР БЕЛӘН ВАКЫТ ҮТКӘРҮ

«Минем балаларым төрле олылар арасында үсте, һәм бу аларга тормышны башкаларның тәҗрибәсе аша күрергә булышты. Мәсәлән, әбием бала чагын исенә төшереп, аларга электр уты турында сөйләгән иде: ут йортларына беренче итеп кертелгән булган. Бу балаларымны гаҗәпләндерде. Аның сүзләре буенча, тирә яктагы кешеләр аларның йортына бер максат белән генә — аш бүлмәләрендә утның кабызылганын һәм сүндерелгәнен күзәтеп торыр өчен килә иде. Бу балаларыма элек тормышның никадәр аерылып торганын күрергә булышты. Карт әбиләре турында бу яктан белү аларга шулай ук аны һәм башка олы яшьтәгеләрне хөрмәт итәргә ярдәм итте. Балалар олылар белән күбрәк, ә яшьләр белән әзрәк вакыт үткәрсә, алар тормышны төрле яклардан күрә ала» (Маранда).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу