Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 1 4 б.
  • Стрессның сәбәпләре

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Стрессның сәбәпләре
  • Уяныгыз! 2020
  • Охшаш мәкаләләр
  • Стресс нәрсә ул?
    Уяныгыз! 2020
  • Сез стресс кичерәсезме?
    Уяныгыз! 2020
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2020
  • Стрессны ничек кичереп чыгарга?
    Уяныгыз! 2020
Уяныгыз! 2020
g20 № 1 4 б.

СТРЕССНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Стрессның сәбәпләре

Киң танылган Мейо клиникасының бер мәкаләсендә болай диелгән: «Күпләр көннән-көн көчәя барган стресска дучар булганнарын сөйли. Бүгенге тормыш үзгәрешләр һәм билгесезлек белән тулы». Менә стрессның кайбер сәбәпләре:

  • аерылышу

  • якын кешенең үлеме

  • каты чир

  • бәхетсез очраклар

  • җинаятьчелек

  • тыгыз график

  • табигый я кеше китергән афәтләр

  • мәктәптәге я эштәге басым

  • эш я акча турында борчылу

ЭШНЕ ЮГАЛТУ

Америка психологлар ассоциациясенең бер мәкаләсендә әйтелгәнчә, «эшне югалтканга, кеше өметсезлеккә дучар булырга, чирләп китәргә, паникага, депрессиягә бирелергә, гаиләдә авырлыклар кичерергә һәм хәтта үз-үзенә кул салырга мөмкин. Эшне югалту тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә».

БАЛАЧАКТА КИЧЕРЕЛГӘН СТРЕСС

Балалар да еш кына стресстан интегә. Кайберәүләр мәктәптә мыскыллауга дучар була. Кемдер өйдә әти-әнисенең гамьсезлегеннән интегә. Башкаларны кыйныйлар, көчлиләр я аларга эмоциональ яктан басым ясыйлар. Кайбер балалар мәктәптә имтиханнар һәм билгеләр аркасында борчыла. Башкалары әти-әниләренең аерылышуы аркасында кайгыра. Стресстан интеккән балалар куркыныч төшләр күрергә, мәктәптә начар укырга, депрессиягә бирелергә я башкалардан читләшергә мөмкин. Кайберәүләр хисләргә бирелүчән булып китә. Стресс кичергән балага тоткарланмыйча ярдәм күрсәтергә кирәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу