Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 2 6-7 б.
  • 1. Газапларыбызда Аллаһы гаеплеме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 1. Газапларыбызда Аллаһы гаеплеме?
  • Уяныгыз! 2020
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен моны белү мөһим?
  • Уйлап карагыз
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2020
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы газапларыбызда гаеплеме?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2020
g20 № 2 6-7 б.
Рухани чиркәүдә кайгы кичергән тыңлаучылар алдында, Изге Язмалар тотып, вәгазь сөйли.

1. Газапларыбызда Аллаһы гаеплеме?

Ни өчен моны белү мөһим?

Күпләр, Аллаһы газапларда гаепле дип уйлаганга, аны кире кага.

Уйлап карагыз

Күп кенә дини җитәкчеләр газапларны Аллаһы китерә дип я турыдан-туры, я читләтеп әйтә. Мәсәлән, кайберәүләр болай ди:

  • Табигать афәтләре — Аллаһының җәзасы.

  • Балалар үлә, чөнки Аллаһы аларны күккә ала.

  • Аллаһы күп газап китерә торган сугышларда берәр илне яклый.

Ә бәлки, шушы дини җитәкчеләр Аллаһы турында дөреслеккә өйрәтмидер? Бәлки, Аллаһы аларны кире кагадыр?

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

jw.org сайтында «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны карагыз.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Аллаһы газапларны китерми.

Бу аның сыйфатларына каршы килер иде. Мәсәлән, Изге Язмаларда болай диелә:

«Аның бар юллары гадел. [...] Ул тәкъва һәм намуслы» (КАНУН 32:4).

«Аллаһы өчен явызлык кылу, Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!» (ӘЮП 34:10)

«Чиксез Кодрәт Иясе гаделлекне бозмый» (ӘЮП 34:12).

Аллаһы үзе турында дөреслеккә өйрәтмәгән диннәрне кире кага.

Мәсәлән, андый диннәр Аллаһы газапларны китерә дип өйрәтә һәм сугышлар белән көч куллануны хөкем итми.

«Пәйгамбәрләр минем [Аллаһының] исемем белән ялганны пәйгамбәрлек итә. Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернәрсә дә кушмадым һәм әйтмәдем. Алар сезгә ялган күренешләрне... һәм үз йөрәкләренең хәйләләрен пәйгамбәрлек итеп сөйли» (ИРМИЯ 14:14).

Гайсә дини икейөзлелекне хөкем иткән.

«Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк. Ул көнне күпләр миңа болай дияр: „Хуҗам, Хуҗам, әллә без синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекме? Әллә синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмы? Әллә синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр башкармадыкмы?“ Шунда мин аларга: „Мин сезне һич тә белмим! Китегез янымнан, явызлык кылучылар!“ — дип әйтермен» (МАТТАЙ 7:21—23).

Газапларыбызда Аллаһы гаеплеме?

Әйтик, әти кеше балаларын үстерә һәм яхшы тәэмин итә, ди. Соңрак аның бер улы үзсүзлеләнеп өйдән китә һәм азгын тормыш алып бара башлый. Әтисе улының тәртибе өчен җаваплымы? Улы үз тормышының ачы җимешләре өчен әтисен гаепли аламы? Нәкъ шулай ук без дә Аллаһыны үз газапларыбызда гаепли алмыйбыз.

Бу без газапларыбыз өчен үзебез гаепле дигәнне аңлатамы?

2 нче сорауны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу