Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 2 14-15 б.
  • 5. Газапларыбыз кайчан да булса бетәрме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 5. Газапларыбыз кайчан да булса бетәрме?
  • Уяныгыз! 2020
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен моны белү мөһим?
  • Уйлап карагыз
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Газап чигүчеләр өчен юаныч
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Аллаһы безне яратамы?
    Аллаһы безне яратамы?
  • Аллаһы газапларыгызга ничек карый?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2020
g20 № 2 14-15 б.
Бер гаилә, су янында пикник ясап, көлешеп аралаша, ял итә.

5. Газапларыбыз кайчан да булса бетәрме?

Ни өчен моны белү мөһим?

Газаплар бетәчәк икән, андый өмет тормышка һәм Аллаһыга карашыбызны яхшы якка үзгәртә ала.

Уйлап карагыз

Күпләр газапларны бетерергә теләр иде. Ләкин аларның мөмкинлекләре бик чикле.

Медицина алга китсә дә...

  • Йөрәк авырулары кешеләрнең үлеменә төп сәбәп булып кала.

  • Ел саен миллионлаган кеше рактан үлә.

  • «Дөньяга әле дә күптәнге, яңа һәм яңадан кайткан инфекцион чирләр яный»,— дип яза Дэйвид Блум («Frontiers in Immunology»).

Кайбер илләрдә акча күп булса да...

  • Ел саен миллионлаган бала үлә. Еш кына бу ярлы районнарга кагыла.

  • 4,5 миллиард кеше начар санитария шартларында яши.

  • Йөзләгән миллион кешенең чиста суы юк.

Бүген кеше хокуклары яхшы билгеле булса да...

  • Күп кенә илләрдә әле дә кешеләрне саталар, әмма җәзасыз калалар. «Сәбәбе — хөкүмәтләрнең моның турында белмәве я моны хәл итәр өчен мөмкинлекләре булмавы»,— дип әйтелә БМОның отчетында.

    КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

    jw.org сайтында «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеороликны карагыз.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Аллаһы безнең турында кайгырта.

Ул газапларыбызга һәм кайгыларыбызга ваемсыз түгел.

«Ул [Аллаһы] җәбер күрүченең газабына түбәнсетеп, җирәнеп карамады. Ул аңардан йөзен бормады. Ярдәм сорап аваз салган чагында аны ишетте» (ЗӘБУР 22:24).

«Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 ПЕТЕР 5:7).

Газаплар мәңге дәвам итмәячәк.

Изге Язмаларда Аллаһының безгә карата нияте үтәләчәк дип вәгъдә ителә.

«Ул [Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (АЧЫЛЫШ 21:4).

Аллаһы газапларның сәбәбен юк итәчәк.

Ул моны үз Патшалыгы ярдәмендә эшләячәк. Изге Язмалар буенча, бу Патшалык — чын хөкүмәт.

«Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк. Ул... үзе мәңге торачак» (ДАНИЯЛ 2:44).

Газапларыбыз кайчан да булса бетәрме?

Әйе, ләкин кешеләр ярдәмендә түгел. Кеше хөкүмәтләре газапларыбызны тик җиңеләйтә ала, ә Аллаһы газапларның сәбәбен бетерә ала. Ул моны үз Патшалыгы ярдәмендә эшләячәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу