Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 3 4-5 б.
  • Фактларны җыегыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фактларны җыегыз
  • Уяныгыз! 2020
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Авырлык
  • Изге Язмалардагы принцип
  • Фактларны белү ничек ярдәм итә?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Тискәре караш сезгә йокмаганмы?
    Уяныгыз! 2020
  • Тискәре караш һәр илгә хас
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • һәр кешегә бертигез караш кайчан булачак?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Ярату күрсәтегез
    Уяныгыз! 2020
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2020
g20 № 3 4-5 б.
Ике ир-ат бер хатынны автозаводка эшкә алыр алдыннан аның белән сөйләшү үткәрә. Тегесе борчылып утыра.

Фактларны җыегыз

Авырлык

Еш кына тискәре караш ялган мәгълүматка нигезләнгән. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

  • Кайбер эш бирүчеләр хатын-кызлар фән я техника белән бәйле эшләрне башкарырга сәләтле түгел дип ялгыш уйлый.

  • Урта гасырларда Европада еврейләрне коеларны агулауда һәм чир-авыруларны таратуда нахакка гаепләгәннәр. Нацистлар идарәсе вакытында еврейләргә кабат яла якканнар. Бу юлы аларны Германиядәге экономик кризис булдыруда гаепләгәннәр. Ике очракта да бу еврейләргә карата тискәре карашны тудырган. Андый караш бүген дә чагыла.

  • Күп кенә кеше уйлавынча, физик кимчелеге булган һәркем кайгылы һәм моңсу.

Андый мифларга ышанган кешеләр үз фикерләрен аклаучы мисаллар китерергә мөмкин. Алар уйлавынча, үзләре белән ризалашмаган кешеләр надан.

Изге Язмалардагы принцип

«Кешенең белеме булмаса яхшы түгел» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 19:2).

Бу нәрсәне аңлата? Фактларны белмәсәк, без начар карарлар кабул итәрбез. Фактларга түгел, ә мифларга ышансак, бездә кешеләргә карата тискәре караш булыр.

Изге Язмалар тискәре мөнәсәбәткә өндиме?

Кайберәүләр уйлавынча, Изге Язмалар тискәре мөнәсәбәткә өнди. Ләкин чынлыкта Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

  • Бар кешеләр — туганнар. Аллаһы «бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26).

  • Аллаһы барысына бертигез карый. «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35).

  • Аллаһы кешене аның тышкы кыяфәтенә түгел, ә эчке шәхесенә карап бәяли. «Кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвәa йөрәкне күрә» (1 Ишмуил 16:7).

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

Фактларны белү ничек ярдәм итә?

Кешеләр турында фактларны белгәндә, без алар хакындагы киң таралган, әмма шул ук вакыт ялгыш булган фикерләргә тиз ышанмабыз. Андый карашларның ялгыш икәнлеген белсәк, без дөреслекне белергә тырышырбыз.

Тормыштан алынган мисал. Йовица (Европа)

Үткән мәкаләдә искә алынган Йовица кешеләрдән һәм телевизордан бер кечкенә милли төркем турында тискәре хәбәрләр ишетеп үскән. «Миндә бу кешеләргә карата тискәре фикер һәм хәтта нәфрәт туды,— дип әйтә ул.— Алай хис итәр өчен минем хокукым бар, дип уйлый идем мин.

Ләкин армиядә миңа шул милли төркемнән булган солдатлар белән бергә яшәргә һәм эшләргә туры килде. Вакыт узу белән, мин алар турында күбрәк белдем. Мин хәтта аларның телен һәм халык җырларын өйрәнә башладым. Миңа алар белән аралашу ошый башлады, һәм аларга карата карашым үзгәрде. Шулай да тискәре фикерләр кире кайта ала. Шуңа күрә мин шушы милләт турындагы тискәре хәбәрләрне тыңламаска тырышам. Мин шулай ук аларны мыскыллаучы фильмнарны һәм телетапшыруларны карамыйм. Мин беләм, тискәре караш ярсуга һәм нәфрәткә әйләнә ала».

Нәрсә эшләп була?

  • Күпләр билгеле бер төркем кешеләре ниндидер начар сыйфатка ия дип уйласалар да, шуны истә тотыгыз: шул төркемдәге күпләрнең андый сыйфаты булмаска да мөмкин.

  • Үзегезнең башкалар турында күп кенә нәрсәне белмәвегезне таныгыз.

  • Мәгълүматны ышанычлы чыганаклардан алыгыз.

Алар нәфрәтләрен җиңгән

Коллаж: 1. Ике ир-ат аралашып бара. 2. Бу ир-атларның берсе дуслары белән аралашып елмая.

Гарәп кешесенә һәм еврей кешесенә тискәре фикерләрен җиңәргә нәрсә булышкан?

«Тугры мәхәббәт нәфрәтне кайчан җиңәчәк?» дигән видеороликны карагыз. Аны табар өчен, jw.org сайтында исемен кертегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу