Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g21 № 3 8-9 б.
  • Галимнәр нәрсәне белми?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Галимнәр нәрсәне белми?
  • Уяныгыз! 2021
  • Охшаш мәкаләләр
  • Эмбриолог үз иманы турында сөйли
    Уяныгыз! 2016
  • Фән тормышыгызга ничек тәэсир итә?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Тормыш ничек барлыкка килгән?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Балаларыгызга Аллаһыга нык иман үстерергә булышыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2021
g21 № 3 8-9 б.
Укытучы үз укучылары белән сөйләшә.

Галимнәр нәрсәне белми?

Галимнәр Галәмдә инде бар нәрсәне өйрәнгән кебек тоела. Әмма күп кенә мөһим сораулар әле дә җавапсыз кала.

Галимнәр Галәмнең һәм тормышның ничек барлыкка килгәнен ачыклаганмы? Гади генә әйткәндә, юк. Кайберәүләр санаганча, космология дигән фән бу сорауга җавап бирә ала. Әмма Дартмут колледжында эшләүче агностик булган астрономия профессоры Марсело Глейзер болай дип әйтә: «Без Галәмнең ничек барлыкка килгәнен бөтенләй аңлата алмыйбыз».

Бер фәнни журналда болай дип әйтелә: «Җирдә тормыш ничек башланган икәнен билгеләп булмыйдыр. Чөнки Җирнең башлангыч чорында булган геологик казылмалар инде күптән юкка чыккан» («Science News»). Моннан күренгәнчә, галимнәр Галәм һәм тормыш ничек барлыкка килгән дигән сорауга әле җавап тапмаган.

Сез болай дип уйлыйсыздыр: «Җирдә тормыш барлыкка китерелгән икән, барлыкка китерүче кем соң?» Шулай ук сездә киләсе сораулар туарга мөмкин: «Зирәк һәм яратучан Барлыкка Китерүче бар икән, ни өчен ул кешеләрнең газапларын рөхсәт итә? Ни өчен бер-берсенә каршы килгән диннәр шулкадәр күп? Ни өчен Барлыкка Китерүче үзенә гыйбадәт кылган кешеләрнең начар эшләренә түзә?»

Фән бу сорауларга җавап бирә алмый. Ләкин бу без шушы сорауларга эзлекле җаваплар таба алмыйбыз дигәнне аңлатмый. Чынлыкта, күп кенә кеше җавапларны Изге Язмалардан тапкан.

Ни өчен кайбер галимнәр, Изге Язмаларны өйрәнеп, Барлыкка Китерүченең барлыгына ышана башлаган? Моны белер өчен, jw.org сайтына кереп, «Тормышның барлыкка килүенә караш» дигән рубрикадагы видеоларны карагыз.

Аларны фән һәм Изге Язмалар ышандырган

Георгий Николаевич Койдан, химик

«Эшем еш кына төрле химик элементлардан молекулалар „җыюны“ үз эченә ала. Бу шахмат уенына охшаш: сиңа берничә адым алдан уйлап эш итәргә кирәк. Берәр адымны онытып җибәрсәң, молекула таркалырга мөмкин. Эшем катлаулы булса да, күзәнәктәге реакцияләр белән чагыштырганда, ул гади булып күренә. Чөнки күзәнәктә, катлаулы молекулаларны булдырыр өчен, меңләгән химик реакцияләр үтә. Моны белү мине Бөек Химикның — Барлыкка Китерүченең барлыгына ышандырды.

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин бу китапның гади китап түгел икәнен аңладым. Изге Язмалар якынча 2 000 ел элек язылган булса да, аның киңәшләре бүгенге көндә дә кулланырлык. Андагы принциплар гаиләдә, эштә һәм дуслар белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыруда ярдәм итә. Мин шуны аңладым: андый файдалы киңәшләрне тик кешеләрдән зирәгрәк шәхес бирә алган».

Янь Дэ Сюй, эмбриолог

«Яралгы үскәндә, аның күзәнәкләре, бергә тупланып, нерв, мускул, сөяк, кан һәм башка тукымаларны, ә ахыр чиктә уникаль кешене булдыра. Без яралгының үсешендә катнашкан механизмнарны әле аңлап бетермибез. Мин тормышны акыллы шәхес барлыкка китергән икәненә инандым.

Ана карынындагы эмбрионның үсеше Изге Язмаларда да, Зәбур 139:15, 16 да сурәтләнә. Андагы сүзләр галимнәрнең соңгы дистәләгән еллар дәвамында ачыклаган фактларга яхшы туры килә. Барлыкка Китерүче моны ачмаган булса, андый төгәл мәгълүмат шулкадәр күптән ничек языла алган?»

«Росио Пикадо Херреро. Химия укытучысы үз иманы турында сөйли» дигән видеоны карагыз. Аны табар өчен, jw.org сайтында исемен кертегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу