Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g24 № 1 10-12 б.
  • Гаиләне хөрмәт итү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаиләне хөрмәт итү
  • Уяныгыз! 2024
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН ГАИЛӘНЕ ХӨРМӘТ ИТҮ МӨҺИМ
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • БЕЗ НӘРСӘ ЭШЛИБЕЗ?
  • Без ярдәмсез түгел
    Уяныгыз! 2020
  • Гаилә өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • JW.ORG сайтындагы көндәлек тормыш өчен гамәли киңәшләр
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2022)
  • Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2024
g24 № 1 10-12 б.
Ачулы ирнең үз смартфонын карыйсы килә, ә хатыны аның белән сөйләшергә тырыша. Уллары аларга карап тора.

Гаиләне хөрмәт итү

НИ ӨЧЕН ГАИЛӘНЕ ХӨРМӘТ ИТҮ МӨҺИМ

Гаиләдә хөрмәт булганда, өйдә тынычлык хөкем сөрә; анда ирләр һәм хатыннар, шулай ук балалар үзләрен имин хис итә.

  • Бәхетле никах турындагы бер китапта әйтелгәнчә, бер-берсен хөрмәт иткән ирле-хатынлы «зур нәрсәләрдә генә түгел, ә кечкенә нәрсәләрдә дә көн саен» бер-берсенә яратуларын белдерә («The Seven Principles for Making Marriage Work»).

  • Тикшеренүләр күрсәткәнчә, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнгән балалар үз-үзләрен дөрес бәяли, ата-аналары белән яхшырак мөнәсәбәттә тора, психик һәм эмоциональ проблемалардан азрак интегә.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Гаиләгез белән бергә план корыгыз. Беренчедән, башкаларга хөрмәт күрсәтү нәрсә аңлата икәнен билгеләгез. Икенчедән, һәр гаилә әгъзасының тәртибе нинди булырга, ә ниндие булмаска тиеш икәнен язып куегыз. Өченчедән, һәрберегез башкаларга хөрмәт күрсәтү өчен нәрсә эшли ала икәнен аңласын өчен, язуларыгызны гаиләгез белән карап чыгыгыз.

«Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

Үрнәк күрсәтегез. Уйлап карагыз, бәлки, сез гаиләдәгеләрне хаталары өчен тәнкыйтьлисездер, аларның карашларыннан көләсездер я үзегез белән сөйләшкәндә, сүзләрен бүлдерәсез яки санга сукмыйсыздыр.

Киңәш. Тормыш иптәшегез, балаларыгыз хөрмәтегезне казанырга тиеш дип уйламагыз, аларны хөрмәт итегез.

«Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (Римлыларга 12:10).

Фикер каршылыклары туганда да, хөрмәт күрсәтегез. Фикерләрегезне белдергәндә, «син һәрвакыт» я «син беркайчан да» дигән сүзтезмәләрне әйтмәгез. Андый сүзләр гаиләгез әгъзасын яралар һәм рәнҗетер, ә туган хәлне тагы да киеренкерәк итәр.

«Йомшак җавап ярсуны баса, ә каты сүз ачуны кузгата» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1).

Яшь хатын-кыз jw.org сайтыннан видеоролик карый.

БЕЗ НӘРСӘ ЭШЛИБЕЗ?

Йәһвә Шаһитләре гаиләдәгеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә дәртләндерә һәм еш кына андый темага мәкаләләр, китаплар, брошюралар һәм видеороликлар чыгара. Алар түләүсез таратыла.

ИРЛЕ-ХАТЫНЛЫЛАР ӨЧЕН. Никах һәм гаилә дигән бүлектәге Никах мөнәсәбәтләре дигән өлештәге мәкаләләр ирләр белән хатыннарга...

  • хезмәттәшлек итәргә булыша ала

  • ярату күрсәтергә булыша ала

  • кичерергә өйрәнергә булыша ала

(jw.org сайтында эзләү юлына «Никах мөнәсәбәтләре» дигән сүзләрне кертегез)

АТА-АНАЛАР ӨЧЕН. Никах һәм гаилә дигән бүлектәге Бала тәрбияләү дигән өлештәге мәкаләләр ата-аналарга балаларын...

  • яхшы әхлакый нормаларга өйрәтергә булыша ала

  • җаваплы булырга өйрәтергә булыша ала

  • тотнаклылыкка өйрәтергә булыша ала

(jw.org сайтында эзләү юлына «Бала тәрбияләү» һәм «Үсмер баланы тәрбияләү» дигән сүзләрне кертегез)

Мондый журналны да карагыз: «Уяныгыз» № 2 2018 | Гаилә бәхетенең 12 сере

ЯШЬЛӘР ӨЧЕН. jw.org сайтында Яшьләр бүлегендәге мәкаләләр, видеороликлар һәм йөкләмәләр яшьләргә...

  • әти-әниләре һәм абый-сеңелләре белән уртак тел табарга булыша ала

  • әти-әниләре белән кагыйдәләр турында хөрмәт күрсәтеп сөйләшергә булыша ала

  • әти-әниләренең ышанычын яуларга булыша ала

(jw.org сайтында эзләү юлына «Яшьләр» дигән сүзне кертегез)

jw.org сайтын түләүсез кулланып була. Сайтта язылу, шәхси мәгълүмат бирү таләп ителми.

Джозеф Эренбоген.

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

Джозеф Эренбоген наркотиклар кулланган һәм үз гаиләсенә карата мәрхәмәтсез булган. Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнү аның гаилә тормышын яхшырткан. Моның турында jw.org сайтыннан «Мин хатын-кызларны һәм үз-үземне хөрмәт итәргә өйрәндем» дигән мәкаләне укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу