Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 21 хикәя
  • Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Синең башкалардан көнләшкәнең бармы? Йосыфның абыйлары турында хикәя
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • «Тыңлагыз, мин сезгә күргән төшемне сөйлим»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Аллаһыга тыңлаучан кол
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Мин Аллаһы урынында түгел бит!»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 21 хикәя
Абыйлары Йосыфны коллыкка саткан

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә

КАРА әле, бу егет бик кайгылы һәм өметсез булып күренә. Аның исеме Йосыф. Аның абыйлары аны Мисырга баручы кешеләргә саткан. Анда Йосыф кол булачак. Ни өчен соң аның абыйлары шундый начар эш эшләгән? Чөнки алар Йосыфтан көнләшә.

Аларның әтисе Ягъкуб Йосыфны бик нык ярата. Ул Йосыфка яратуын аңа озын матур кием тегеп биреп күрсәткән. Моны күреп, аның 10 абыйсы Йосыфтан көнләшә һәм аны нәфрәт итә башлый. Әмма нәфрәт итүнең башка сәбәбе дә бар.

Йосыф ике төш күрә. Ике төшендә дә абыйлары аңа баш ия. Йосыф абыйларына бу төшләрне сөйләп биргәч, алар аны тагы да ныграк нәфрәт итә башлый.

Беркөнне Ягъкуб Йосыфка: «Абыйларың янына бар һәм аларның хәлләрен белеп кайт»,— дип әйтә. Ул вакытта аның абыйлары әтиләренең сарыкларын көтә. Йосыфның килүен күргәч, абыйларының кайберләре: «Әйдә аны үтерик!» — ди. Иң олы абыйлары Рубин: «Юк, алай эшләмәгез!» — дип үтенә. Алар Йосыфның киемен салдырып аны сусыз бер коега төртеп төшерәләр. Шуннан соң алар утырып, Йосыф белән нәрсә эшләргә микән дип уйлый башлыйлар.

Исмәгыйлиләр Йосыфның абыйларына ачка биргән һәм тегеләр алган

Бу вакытта алар яныннан исмәгыйлиләр үтеп бара. Яһүд абыйларына: «Әйдәгез Йосыфны исмәгыйлиләргә сатыйк»,— ди. Алар нәкъ шулай эшли дә. Алар Йосыфны 20 көмеш тәңкәгә саталар. Нинди әшәке һәм рәхимсез эш!

Ә әтиләренә алар нәрсә дип әйтер? Алар бер кәҗәне суеп, Йосыфның матур киемен берничә тапкыр кәҗә канына манчып алалар. Шуннан соң бу киемне әтиләренә алып кайталар да һәм: «Менә, без нәрсә таптык. Кара әле, бу Йосыфның киеме түгелме?» — диләр.

Ягъкуб Йосыфның киемен таный. «Күрәсең, Йосыфны ерткыч хайван үтергән»,— дип елый ул. Йосыфның абыйлары әтисенең нәкъ шулай уйлавын тели дә. Ягъкуб бик нык кайгыра. Ул озак көннәр яшь түгә. Әмма Йосыф исән. Әйдә әсирлектә аның белән нәрсә булганын белик.

Яратылыш 37:1—35.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу