Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 36 хикәя
  • Алтын бозау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алтын бозау
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алар үз вәгъдәсен бозган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Алтын кагыйдә нәрсә ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 36 хикәя
Исраиллеләр җырлый, бии һәм алтын бозауга табына

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Алтын бозау

КАРА әле нәрсә эшли бу кешеләр! Алар бозауга табына! Ни өчен алар алай эшли?

Муса тауда озак вакыт кала һәм халык: «Муса белән нәрсә булганын белмибез,— дип әйтә.— Шуңа күрә, әйдәгез, безне бу җирдән алып чыксын өчен, үзебезгә берәр илаһ ясыйк».

Мусаның абыйсы Һарун: «Ярый. Алтын алкаларыгызны салып, миңа китерегез»,— ди. Халык алкаларын алып килгәч, Һарун аларны эретеп алтын бозау ясый. «Менә, безне Мисырдан алып чыккан безнең Аллаһы!» — дип кычкыра халык һәм зур бәйрәм ясап, алтын бозауга табына.

Йәһвәнең моңа бик нык ачуы килә. Ул Мусага: «Тизрәк аска төш. Халык бик начар эш эшли. Алар минем кануннарымны онытты һәм алтын бозауга табына»,— дип әйтә.

Муса ун әмер уеп ясалган таш такталарны җиргә ташлый

Муса ашыга-ашыга таудан төшеп китә. Һәм менә нәрсә ул күрә: халык алтын бозау алдында җырлап бии! Мусаның ачуы чыга һәм ул кануннар язылган таш такталарны җиргә ташлый һәм алар ватыла. Аннан соң ул алтын бозауны алып эретә һәм аны тузан кебек вак итә.

Халык бик зур явызлык эшләгән. Шуңа күрә Муса берничә ир кешегә кылычларын алырга куша һәм: «Алтын бозауга табынган юньсез кешеләрне үтерегез»,— ди. Һәм алар 3 000 кешене үтерә. Әйе, без Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш. Без башка бернинди дә ялган илаһларга табынмаска тиеш. Бу яктан үзебезне күзәтик.

Чыгыш 32:1—35.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу