Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 37 хикәя
  • Гыйбадәт кылу өчен чатыр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гыйбадәт кылу өчен чатыр
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гыйбадәт кылу өчен изге чатыр
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Очрашу чатыры
    Сүзлек
  • Чыгыш эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Чыгыш эчтәлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 37 хикәя
Исраилдә кулланылган чатыр

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гыйбадәт кылу өчен чатыр

БЕЛӘСЕҢМЕ нәрсә рәсемдә күрсәтелгән? Бу Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен чатыр. Халык аны Мисырдан чыгып бер ел үткәч төзегән. Кем чатыр планын биргән? Син беләсеңме?

Чатыр планын Мусага Йәһвә бирә. Ул вакытта Муса Синай тавында тора. Йәһвә чатырны берничә кисәктән ясарга куша. Шуңа күрә бер урыннан икенче урынга күчкәндә чатырны сүтеп-җыю җайлы була. Шулай итеп, исраиллеләр чүлдә күчеп йөргәндә, бу чатырны үзләре белән алып йөриләр.

Чатырның түрендә кечкенә бүлмә күрәсеңме? Ә бу бүлмәдәге сандыкны? Бу килешү сандыгы. Сандыкның ике ягында да алтыннан ясалган ике фәрештә бар. Алар херувим дип атала. Муса Аллаһы Ун әмер язып биргән ике таш тактаны ваткан иде, шуңа күрә Йәһвә аңа башка таш такталар бирә. Алар килешү сандыгында саклана. Анда шулай ук бер савыт манна да бар. Маннаның нәрсә икәнен хәтерлисеңме?

Йәһвә Мусаның абыйсы Һарунны иң баш рухани итеп сайлый. Ул Йәһвәгә гыйбадәт кылуда халык белән җитәкчелек итә. Аның уллары да руханилар.

Хәзер чатырның зур бүлмәсенә күз сал. Ул кечкенә бүлмәгә караганда ике тапкыр зуррак. Монда сандык бар һәм анардан төтен чыга. Күрәсеңме? Бу корбан китерү урыны, монда руханилар фимиам дип атала торган хуш исле әйбер яндыралар. Монда шулай ук җиде шәмле шәмдәл һәм өстәл тора. Өстәл өстенә 12 икмәк куелган.

Чан һәм корбан яндыру мәзбәхе

Чатырның ишегалдында зур ләгән тора. Аңа су салынган. Бу руханилар юыныр өчен ләгән. Монда шулай ук зур корбан китерү урыны бар. Анда чалынган хайваннарны Йәһвәгә корбан итеп яндыралар. Исраиллеләр туктаган урында бу чатырны уртага куеп, үз чатырларын аның тирәсендә корганнар.

Чыгыш 25:8—40; 26:1—37; 27:1—8; 28:1; 30:1—10, 17—21; 34:1, 2; Еврейләргә 9:1—5.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу