Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 40 хикәя
  • Муса үз таягы белән кыяга суга

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Муса үз таягы белән кыяга суга
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Җитәкче булып Ешуа билгеләнә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Күзләрегез нәрсәгә төбәлгән?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • 12 шымчы
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 40 хикәя
Муса һәм Һарун кыядан су булдыра

КЫРЫГЫНЧЫ ХИКӘЯ

Муса үз таягы белән кыяга суга

ЕЛЛАР үтеп китә. 10 ел, 20 ел, 30 ел, 39 ел! Ә исраиллеләр әле һаман да чүл буйлап йөри. Әмма Йәһвә үз халкы турында кайгырта. Ул аларны манна белән тукландырып тора. Көндез ул аларны болыт баганасы, ә кичен утлы багана ярдәмендә алып бара. Исраиллеләрнең киемнәре дә тузмый, аяклары да аяк киеменнән авыртмый.

Мисырдан чыкканнарына 39 ел үткән. Хәзер 40 нчы елның беренче ае башланган. Алар кабат Кадешта туктый. Бу урыннан 40 ел элек 12 шымчы Кәнган җиренә барган иде. Кадешта Мусаның апасы Мәрьям үлә. Һәм монда тагын бер кайгылы вакыйга була.

Халык су таба алмый. Алар Мусадан зарланалар: «Без үлгән булсак, яхшырак булыр иде. Ни өчен син безне Мисырдан алып чыгып, бернәрсә дә үсми торган, бу хәтәр урынга алып килдең? Бу җирдә иген дә, инҗир агачлары да, йөзем һәм анар җимешләре дә үсми. Хәтта эчәр өчен су да юк».

Муса белән Һарун Йәһвәнең чатырына дога кылырга килгәч, Йәһвә Мусага болай ди: «Бөтен халыкны җый да, аларның күз алларында менә бу кыяга сөйлә. Шул вакытта аннан бөтен кешеләргә дә, хайваннарга да җитәрлек су ага башлар».

Муса бөтен халыкны җыя да болай дип әйтә: «Әй сез, Аллаһыга ышанмаучылар, тыңлагыз! Әллә Һарун белән миңа бу кыядан су чыгарып бирергәме?» Шуннан соң ул ике тапкыр таягы белән кыяга суга. Аннан бик көчле су ташкыны ага башлый. Су бөтен кешеләргә һәм хайваннарга җитә.

Әмма Йәһвәнең Муса белән Һарунга ачуы чыга. Ни өчен икәнен беләсеңме? Чөнки Муса белән Һарун суны кыядан без чыгарабыз дип әйттеләр. Ә чынлыкта моны Йәһвә эшләде. Йәһвә Муса белән Һарунга, ялган сөйләгәннәре өчен, җәза бирәчәкмен дип әйтә. «Сез минем халкымны Кәнганга алып кермәячәксез»,— ди ул.

Тиздән исраиллеләр Кадештан китеп, Ор тавы янына килә. Шушы тау өстендә 123 яшендә Һарун үлә. Исраиллеләр Һарун үлгәнгә бик нык кайгыра һәм 30 көн елый. Һаруннан соң аның улы Елиазар Исраил халкының баш рухание булып китә.

Саннар 20:1—13, 22—29; Канун 29:5.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу