Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 51 хикәя
  • Рут белән Нагомия

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рут белән Нагомия
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рут белән Нагомия
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Рут китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 51 хикәя
Рут Нагомиягә: «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»,— ди

ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Рут белән Нагомия

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Рут исемле китап бар. Анда бер гаиләнең тарихы язылган. Бу гаилә Исраил хакимнәре вакытында яшәгән. Рут исемле яшь хатын-кыз Моав җирендә яшәгән. Ул Аллаһы халкыннан — Исраилдән түгел. Әмма Рут хак Аллаһы Йәһвә турында белгәч, аны бөтен йөрәге белән ярата башлый. Нагомия — өлкән яшьтәге хатын-кыз. Ул Рутка Йәһвә турында белем алырга булыша. 

Нагомия — Исраил кешесе. Исраилдә ачлык башлангач, ул ире һәм ике улы белән бергә Моав җиренә күчеп килә. Берникадәр вакыт үткәч Нагомиянең ире үлә. Соңрак аның уллары Моав кызларына өйләнә. Кызларның берсе Рут, ә икенчесе Өрпә исемле. Ләкин 10 елга якын вакыт үткәч, Нагомиянең уллары да үлә. Нагомия һәм аның ике килене бик нык кайгыра! Нәрсә эшләр хәзер Нагомия?

Бер көн Нагомия үз халкы янына, туган иленә кайтырга карар итә. Рут белән Өрпә аны ташлап китәргә теләми, һәм алар Нагомия белән бергә юлга чыгалар. Ләкин бераз баргач, Нагомия киленнәренә борылып: «Барыгыз, икегез дә әниләрегез йортына кире кайтыгыз»,— ди.

Нагомия киленнәрен аерылышу алдыннан үпкәч, алар елый башлый, чөнки алар аны бик нык ярата. Алар: «Юк! Без синең белән бергә синең халкың янына барабыз»,— диләр. «Кызларым, өйләрегезгә кайтыгыз. Сез өйләрегездә калсагыз, яхшырак булыр»,— ди Нагомия. Шуннан соң Өрпә өенә кайтып китә, ә Рут Нагомия белән кала.

Нагомия аңа: «Өрпә кайтып китте. Син дә өеңә кайт»,— ди. Әмма Рут: «Мин сине ташламыйм. Мине моны эшләргә мәҗбүр итмә! Үзең белән барырга рөхсәт ит. Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, син кайда яшәсәң, мин дә шунда яшәрмен. Синең халкың — минем халкым, синең Аллаһың — минем Аллаһым булыр. Син кайда үлсәң, мин дә шунда үләрмен һәм мине дә шунда җирләрләр»,— ди. Рут алай дигәч, Нагомия аны башка үгетләми.

Алар Исраилгә килеп җитәләр һәм анда яши башлыйлар. Ул вакытта кырларда арпа җыялар, шуңа күрә Рут кырда эшли башлый. Богаз исемле кеше аңа үз кырларыннан арпа җыярга рөхсәт итә. Беләсеңме, кем Богазның әнисе булган? Әрихә шәһәрендә яшәгән Рәхәб.

Бер көн Богаз Рутка болай ди: «Мин синең турында күп ишеттем. Син Нагомиягә бик күп яхшылык эшләгәнсең. Син әти-әниеңне, туган илеңне калдырып, бер дә белмәгән халык арасында яшәргә килгәнсең. Йәһвә сиңа игелек эшләсен!»

Рут аңа мондый җавап бирә: «Әфәндем, син миңа карата шундый мәрхәмәтле. Миңа синең җылы сүзләреңнән күңелле булып китте». Рут Богазга бик тә ошый, һәм тиздән алар өйләнешә. Нагомия шатлана! Ә Богаз белән Рутның Обид исемле беренче уллары тугач, Нагомия тагы да күбрәк шатлана. Обид Давытның бабасы була. Соңыннан без Давыт турында күбрәк белербез.

Изге Язмаларның Рут китабы.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу