Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 61 хикәя
  • Давыт патша итеп куела

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Давыт патша итеп куела
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Давыт һәм Шаул
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ни өчен Давыт качарга тиеш?
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • 1 Ишмуил эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Беренче Ишмуил эчтәлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 61 хикәя
Төн караңгылыгында Давыт Шаул патшага дәшә

АЛТМЫШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт патша итеп куела

ШАУЛ тагын бер тапкыр Давытны тотарга тырышып карый. Ул үзенә иң яхшы 3 000 сугышчыны сайлап алып, Давытны эзләргә чыга. Давыт бу турыда белгәч, шымчылар җибәрә: алар Шаул белән аның кешеләренең төн үткәрә торган урынын белергә тиеш була. Шуннан соң Давыт ике сугышчыдан: «Кем минем белән Шаул туктаган урынга бара?» — дип сорый.

«Мин барам»,— дип әйтә Әбисай. Ул Давытның апасы Сәриянең улы. Шаул һәм аның кешеләре йоклаганда, Давыт белән Әбисай тавышсыз-тынсыз аларның лагерена үтеп керә. Алар Шаулның баш очында яткан сөңге белән чүлмәкне алып китәләр. Барысы да йоклый, шуңа күрә аларны беркем дә күрми һәм ишетми.

Өстәге рәсемгә кара. Кайда хәзер Давыт белән Әбисай? Алар куркынычсыз җирдә, тау башында басып торалар. Давыт Исраил армиясенең җитәкчесенә: «Әбинир, ни өчен син үзеңнең патшаңны сакламыйсың? Аның сөңгесе һәм су чүлмәге кайда?» — дип кычкыра.

Шунда Шаул уянып китә. Ул Давытның тавышын танып: «Синме бу Давыт?» — дип сорый. Астагы рәсемдә Шаул белән Әбинирны күрәсеңме?

«Әйе, патшам һәм хуҗам, бу мин»,— ди Давыт. Һәм Шаулдан болай дип сорый: «Ни өчен син мине куып йөрисең? Мин сиңа нинди начарлык эшләдем? Менә патшам синең сөңгең. Берәрсен минем янга җибәр дә, ул сөңгене алып китсен».

Шаул патша Давытның тавышын ишетә

«Мин хак түгелмен. Уйламыйча эш иткәнмен»,— ди Шаул. Шуннан соң Давыт үз юлы белән китә, ә Шаул үз өенә кайта. Әмма Давыт үз-үзенә: «Кайчан да булса Шаул мине барыбер үтерәчәк. Миңа филистиләр яши торган җиргә качып китәргә кирәк»,— ди. Һәм ул шулай эшли дә. Давыт филистиләрне мин хәзер сезнең яклы дип алдый.

Соңрак филистиләр Исраилгә каршы сугышка чыгалар. Бу сугышта Шаул белән Йонафан һәлак була. Давыт моңа бик нык кайгыра һәм матур җыр яза. Анда мондый сүзләр була: «Кардәшем минем Йонафан, синең турыда кайгырам. Минем өчен син бик кадерле идең!»

Шуннан соң Давыт Исраилнең Хеврон дигән шәһәренә кайта. Монда ике төркем арасында сугыш бара. Бер төркем — Шаул улын Йәвәсфине патша итеп сайлап куйган кешеләр, икенче төркем — Давытны патша итеп сайлап куярга теләгән кешеләр. Ахыр чиктә Давыт кешеләре җиңеп чыга. Һәм 30 яшендә Давыт патша була. Җиде ел ярым ул Хевронда патшалык итә. Монда аның Амнон, Абессалом һәм Адония исемле уллары туа.

Вакыт уза, һәм Давыт үз сугышчылары белән бергә матур Иерусалим шәһәрен яулап алырга бара. Бу сугышта Давытның апасы Сәриянең икенче улы — Җаб җитәкчелек итә. Шуңа күрә Давыт Җабны үз армиясенең башы итеп куя. Шул вакыттан башлап Давыт Иерусалимда патшалык итә башлый.

1 Патшалык 26:1—25; 27:1—7; 31:1—6; 2 Патшалык 1:26; 3:1—21; 5:1—10; 1 Паралипоменон 11:1—9.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу