Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 74 хикәя
  • Батыр кеше

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Батыр кеше
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иремия Йәһвә турында сөйләүдән туктамаган
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Йәһвә Ирмияне вәгазьләргә җибәрә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Иремия китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Иремия кебек батыр бул
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 74 хикәя
Иремия пәйгамбәр кыюлык белән исраиллеләрне кисәтә, әмма алар аңардан көлә

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Батыр кеше

РӘСЕМГӘ кара. Халык бу егеттән көлә. Кем соң ул? Аның исеме Иремия. Ул — Йәһвәнең танылган пәйгамбәре.

Йошия патша илдәге потларны юк итә башлагач, Йәһвә тиздән Иремиягә үзенең пәйгамбәре булырга куша. Әмма Иремия үзен бик яшь дип саный. Ләкин Йәһвә аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

Иремия исраиллеләрне начарлык эшләмәскә чакыра. «Халыклар табынган илаһлар ялган»,— ди ул. Әмма күп кенә исраиллеләр хак Йәһвә Аллаһыга түгел, ә потларга табынуны яхшырак күрә. Иремия халыкка Аллаһыдан тиздән җәза киләчәк ди, әмма халык аңардан көлә генә.

Еллар үтә. Йошия үлә, һәм өч айдан соң патша тәхетенә аның улы Йоким утыра. Иремия халыкка: «Әгәр начар эшләрегезне калдырмасагыз, Иерусалим җимереләчәк»,— дип сөйләвен дәвам итә. «Мондый сүзләр өчен сине үтерергә кирәк»,— дип кычкыра руханилар һәм Иремияне тотып алалар. Шуннан соң алар Исраил мирзаларына: «Иремияне үтерергә кирәк, чөнки ул безнең шәһәребезгә каршы сөйли»,— дип әйтәләр.

Нәрсә эшләр Иремия? Ул куркуга бирелми! «Мин Йәһвәнең сүзләрен әйтәм. Начар эшләрегезне калдырмасагыз, Йәһвә Иерусалимны җимерәчәк. Әмма шуны белегез: мине үтерсәгез, тәкъва кешене үтерәчәксез»,— ди Иремия.

Мирзалар Иремияне үтерми, әмма исраиллеләр үз начар эшләрен калдырмый. Соңрак Бабыл патшасы Набуходоносор Иерусалимга каршы сугыша һәм исраиллеләрне кол итә. Меңләгән исраилле Бабылга әсир итеп алына. Сине чит кешеләр өеңнән син белмәгән илгә алып китсә, син үзеңне ничек хис итәр идең?

Иремия 1:1—8; 10:1—5; 26:1—16; 4 Патшалык 24:1—17.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу